Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Пенза ягының “Качкару авылы тарихы”

Үзең яшәгән кала-салаларны өйрәнү, алар аркылы үз кавем-халкыңның тарихын ачыклау безнең тереклектә элек-электән үк күзәтелә. Артык ерак китмичә, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхреддин кебек мөхтәрәм затларыбызның эшчәнлекләрен искә төшерү дә җитә. Совет чорында бу эш бераз сүлпәнләнеп торса да, соңгы ярты гасырда, бигрәк тә XXI йөзгә аяк баскач җирле тарихны өйрәнү киң колач алды. Күптомлык “Татар энциклопециясе” китапларында шактый гына татар авыллары хакында мәгълүматлар бирелгән. Дистәләгән район энциклопедияләрендә бу эш тагын да киңәйтелә һәм тирәнәйтелә. Ә инде аерым салаларны яктырткан китаплар саны, мөгаен, берничә йөздән артып киткәндер. Болар арасында хәтта “Шыгырдан” кебек (Ульяновск, 2010) гаҗәеп саллы, кирпеч калынлыгындагы басмалар да бар. Аерым кимчелекләре, бәхәсле яклары, бигрәк тә тел-стиль кытыршылыклары булуга да карамастан, бу төр китаплар күп төрле факт-мәгълүматларга, гаҗәеп кызыклы һәм файдалы иллюстрацияләргә гаять бай. Буыннар бәйләнеше, нәсел-шәҗәрәләре дә читтә калмаган. Аларда архив материаллары, язма әдәбият, фольклор, сәнгати-рухи, дини кыйммәтләр дә уңышлы гына файдаланыла. Еш кына тарих һәм хәзерге заман үрелеп бирелә. Кала-сала атамалары дәлилле генә аңлатыла. Шактый гына китапларның татарча басылуы да игътибарга лаек. Әмма әле бу юнәлештәге эшне тагын да көчәйтәсе бар. Шунысы үзенчәлекле: татар авылы турындагы басмалар, гәрчә, нигездә, үзешчән авторлар тарафыннан язылсалар да, гыйльми, тарих казанышларын, принципларын сакларга омтылалар. Конкрет төбәк тереклеген гомумтатар, ил яшәеше, язмышы белән табигый бәйләнештә карыйлар. Алар белән танышканда тарихи һәм географик яктан зур татар дөньясы күзаллана. Шунысын да искә төшерик: профессиональ һәм үзешчән тарихчыларның үзара хезмәттәшлеген тагын да көчәйтү сорала. Бу юнәлештә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы җирле төбәк тарихын өйрәнү комитетының (рәисе – Альберт Борһанов) нәтиҗәле эшчәнлеген дә билгеләп китү урынлы булырдыр. Аның инициативасы белән илебезнең төрле кала-салаларында төбәк татар тарихын өйрәнүгә багышланган семинар-конференцияләр еш булып тора, бу төр чараларның нәтиҗәләре саллы-саллы басмалар рәвешендә дөнья да күрә. Алар һәм, гомумән, авыллар турындагы китаплар, нигездә, авторлар һәм җирле халык хисабына нәшер ителә. Бу эштә хакимиятнең ярдәме әле авыз тутырып сөйләрлек түгел.

* * *
Шунысы да игътибарга лаек: татар авылларының тарихын яктырткан басмалар чыгу Татарстан өчен генә түгел, ә гомумән татар дөньясы өчен дә хас. Менә безнең кулыбызда ― шундыйларның күркәм бер үрнәге. Ул әле табадан яңа гына төшкән каймак кебек, 2022 елда гына нәшер ителгән. “Качкару авылы тарихы” дип исемләнгән бу китапның (Пенза. ― 438 б.) тышлыгын дүрт манаралы ике катлы “Зөһрә мәчете” бинасы бизәп тора. Шунысы гыйбрәтле: бу гыйбадәт йортын әлеге китап авторларының берсе төзетә һәм аңа әнисенең исемен бирә. Бу игелекле заттан тыш, Качкару җыентыгын язуда һәм төзүдә аның Кадир Акъегет, Идрис Дубин һәм Абдулхак Тенишев кебек авылдашлары да турыдан-туры катнаша. Китап татар һәм урыс телләрендә язылган. Күпчелек материаллар, әлбәттә, үзебезнең телдә. Әмма татарча текстлар урыны белән тиешенчә редакцияләнми калган.

Качкару (аның рәсми исеме ― Кутеевка) хәзерге вакытта Пенза өлкәсе Белинский районына керә. Өлкә һәм район үзәкләреннән 92 һәм 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул биләгән урыннар ― элек-электән безнең әби-бабаларыбыз гомер кичергән төбәкләр һәм илләр (Хәзәр, Болгар дәүләтләре, Алтын Урда, Казан ханлыклары…); артык ерак кына түгел, Җучи Олысының Укек, Наручат (Мукшы) калалары.

Авылның кайчан нигезләнүе бүгенгәчә тәмам ачыкланмаган. Кайберәүләр аны 1445 елга нисбәт итәләр. Әмма хәзерге рәсми фәндә Качкару тарихын 1698―1700 еллардан башлау кабул ителгән. Аны нигезләүчеләр итеп Ломов, Темников, Кадом, Керенский һәм кайбер башка өязләрдән килгән “йомышлы” ( “служилые”) татарлар исәпләнә. Болар арасында беренчеләрдән булып “Кайбелев Котбеддин ― Коти бабай” атала. Авылның Кутеевка исемен дә шушы зат атамасына бәйләп карыйлар. Ә инде Качкару исеменең ничек барлыкка килүе тәмам ачык түгел. Китап авторларының берсе ― Абдулхак Тенишевның телдән аңлатуынча, бу атама “качу” сүзе белән бәйле. Заманында, имеш, биредә качкыннар, иреккә сусаган кешеләр җыела торган була.

Пенза тарафларында яшәүче милләттәшләребез (аларның саны хәзерге вакытта 90 мең тирәсе) өлкәнең төрле җирләрендә гомер кичерә. Әмма аларның чагыштырмача оешып яши торган төбәкләре дә бар. Шундыйларның берсе ― “Алтыавыл”. Бу исем Качкару һәм аның тирәләрендәге Мачали, Кикин (Яндовище), Кобылкин (Новоселок), Решетино авылларына карата кулланыла. (Алар еш кына ике исем белән аталып йөртелә). Бу салаларның барысы да диярлек бер чордарак нигезләнә. Кешеләренең күчеп китү географиясе һәм составы белән дә бу авыллар шактый якын, охшаш. Берничә гасырлар буе Алтыавыл халкы үзара аралашып яши. Аларда бер үк исем-фамилияләрнең (Акжигитов, Тенишев, Дубин, Кайбелев, Дашкин…) күпләп кулланылуы, сөйләмнең, гореф-гадәтләрнең уртаклыгы да нәкъ шуның белә аңлатыла. Шунысы кызык: бу төбәктәге аерым нәселләр ДНК ягыннан да тикшерелгән икән. Аларның кайбер нәтиҗәләре әлеге җыентыкта да бәян ителгән (15―17 б.)

Мәгълүм ки, Урта Иделдә, хәзерге Пенза, Тамбов, Улъян, Сарытау өлкәләрендә, Мордовия республикасында элек-электән гомер кичергән татарларның бер өлеше патша хөкүмәтенең колониаль сәясәте аркасында чукынырга, дин һәм милләтләрен алыштырырга мәҗбүр ителә. Лермонтов, Куприн һәм кайбер башка күренекле затларның нәселләре татарлар белән бәйләнешле булуы да билгеле. Урта Иделдәге күп кенә авыл-шәһәрләренең, географик атамаларның татарча яңгыравы да күп нәрсә хакында сөйли. Качкару урнашкан районның элеккеге исеме Чембар. Ул ― урысның мәшһүр заты В. Белинскийның туган җире. Ерак кына түгел ― Тархан авылы. Анда бөек шагыйрь М. Лермонтов берничә ел буе үз әбисенең утарында тәрбияләнә. Биредә хәзер искиткеч бай музей. Анда ил һәм халыкара күләмдә төрле чаралар уздырылып тора.

“Алтыавыл”дан татарның шактый гына галим-әдипләре, дин әһелләре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, дистәләгән генерал, полковниклар чыккан. Татар мәгърифәтчелек әдәбиятының күренекле вәкилләре Муса Акъегетзадә (1864―1923), Заһир Бигиевнең (1870―1907) асыл ватаннары ― шушы “Алтыавыл” төбәге.

Качкару тиз арада үсеп, зураеп китә. 1723 елда анда 53 хуҗалык, 404 ир-ат булса, 1864 елда ир-атлар саны 1666 га, 1896 елда 2391 гә җитә. Соңгы ярты гасырда халык саны әкренләп кими бара. 2004 елда 413 хуҗалык, 1130 кеше булса, 2021 елда авылда яшәүчеләр саны 681 гә генә кала. Шуңа нисбәтән, мәктәптә укучы балалар да азаеп бара.

Качкару халкының элек-электән үк төп шөгыле ― игенчелек, терлекчелек. Һөнәрчелек, сәүдә белән көн күрүчеләр дә бар. Шуңа нисбәтән китапта “Авылның оста куллары” (“Умельцы села”) исемле бүлек тә бирелгән. Төрле төбәкләр белән бәйләнештә тора. Аеруча Әстерхан, Ростов, Баку, Петербург, Мәскәү белән. Казан белән дә тотрыклы элемтәләр яшәп килә. Күпләгән качкарулылар Пензада гомер кичерә. Башка калаларда яшәүчеләр дә шактый. Алар арасында җитәкче урыннарда, төрле җаваплы тармакларда эшләүчеләр дә бар. Китап авторлары языуынча, Качкару белән бәйләнешле Байкин Рашид Заһидулла улы Россия президенты аппаратында департамент җитәкчесе, Узбеков Вильдан Сөләйман улы Россия прокуратурасы урынбасары булып эшли (222 б.).

“Качкару… тарихы” ― китабында гаять күп төрле факт-мәгълүматлар, документаль материаллар тупланган, гыйльми әдәбият та мул файдаланылган. Авыл һәм аның кешеләре турындагы матбугатта басылган язмалар да махсус бер бүлек итеп бирелгән. Җыентыктагы фотосурәтләр, иллюстратив материаллар да авыл турындагы күзаллауларны шактый тулыландыра. Качкаруның җитәкчеләре, колхоз белгечләре, зыялылары махсус бүлекләрдә яктыртыла. Авылда электән бирле мәчет-мәдрәсәләр эшләп килә, шуңа нисбәтән халык белем-мәгърифәт ягыннан шактый югары тора. Чоры белән 4―5 әр мәчет эшләп килә. [Җыентыкның 289 битендә “до Октябрьской революции 1917 год в селе была сплошная неграмотность” диелгән. Әмма бу җөмлә реаль хакыйкать белән һич тә керешми.]

Авторлар алар хакында, имам-муллалар турында да шактый тулы белешмәләр бирәләр. 36―39 нчы битләрдә, нигездә, XIX гасырга мөнәсәбәтле каберташ язмалары да урнаштырылган. Дистәләгән нәсел шәҗәрәсе дә бар. Илнең башка сала-авылларындагы кебек, Качкару халкы да мәмләкәтнең азатлыгын, иминлеген яклап төрле сугышларда катнаша, күпләгән кешеләрнең гомерләре өзелә. Ватан сугышында һәлак булучыларның саны гына да 183 кә җитә. Китапта боларның һәм орденнар белән бүләкләнүчеләрнең исемлеге дә бирелгән. Шунысы гаҗәп: баксаң 12 генерал [Вилдан Узбеков (генерал-полковник), Рәшит Байкин, Идрис, Илнур, Хәлил Дубиннар, Равил Мусаутов…], 8 полковник (Рифат Акжигитов, Рафик Бибяков…) чыгышлары яисә нәсел-шәҗәрәләре белән Качкаруга мөнәсәбәтле затлар икән. Соңгы ярты гасыр татар дөньясында бик тә билгеле шәхес, полковник, Әстерхан төбәгендә бик җаваплы урыннарга эшләгән Әнвәр Алмаев тумышы белән (7. 07. 1949) Качкаруныкы . Китап авторлары Госманлы империясенең атаклы генералы “Шакир паша- Яваев Мөхәммәтшакир улы”ның да үз авыллары белән бәйләнешле булуын искәртәләр (222 б.). Халкыбызның Качкару белән бәйләнешле атаклы кешеләре ― галим-голямаларына да җыентыкта шактый гына урын бирелгән. Болар арасында күренекле тюрколог, күп кенә татар филологларының остазы Әдһәм Рәхим улы Тенишев (1921―2004) та бар. 2006―2014 елларда Татарстан Фәннәр Академиясен җитәкләгән, мәшһүр химик-технолог, техник фәннәр докторы Әхмәт Мазһар улы Мазһаровны (1943 нче елгы) да качкарулылар үз якташлары итеп хисаплыйлар. Мәгълүм ки, аның әби-бабалары бу төбәктән. Әхмәт әфәнденең бабасы Мирхафиз Кайбелев Кышкар мәдрәсәсен төгәлләгәч, Балтач районының Сосна авылында мулла булып төпләнеп кала. Татарстан телевидениесендә шактый еллар диктор булып эшләгән, күренекле журналист, филокартист (филателист) Абдулла Дубин да, гәрчә Әстерханда туып (1941) үссә дә, үзен Качкару белән бәйләнешле саный. Шунысы да кызыклы: аның бабаларының берсе заманында М. Лермонтов әбисенең Тархандагы утарында хезмәт иткән. “Атаклы кешеләр” бүлегендә бу юлларның авторына да урын бирелгән (215― 216 б.). Фоторәсеме дә бар.

Дөресен генә әйткәндә, мин бу авылда тумаган, нәсел-нәсәбемнең дә аның белән бәйләнеше юк. Әмма шуңа да карамастан, Качкару Хатыйп Йосыф угылы өчен шактый якын, кадерле. Моның үзенә күрә сәбәбе, нигезе бар. Тукай әйтмешли, “Гәрчә анда тугмасам да, мин бераз торган идем”. Гомеремнең төп өлеше укыту-тәрбия эшләре белән бәйле. Педагогик стажым гына да 60 елга якын. Шуның тәүге адымнарын мин Качкару мәктәбендә ясадым. Эш шунда ки, безне, Казан университетының IV курс студентларын, читтән торып укуга күчереп, бер елга төрле өлкә-республикаларның мәктәпләренә тараталар. Язмыш без фәкыйрегезне Пенза тарафларына ташлады. 1962―1963 уку елында мин Качкару мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, бераз вакыт немец теле укыттым. Биредә эшләү минем өчен үзенә күрә бер тормыш, хезмәт мәктәбе булды. Мин шунда мөгаллимлек һөнәренең авыр да, җаваплы да, мактаулы да икәнен аңладым. Качкару укытучылары, бигрәк тә мәктәп директоры Якуб ага Сабанчеев, шулай ук укучылар, авыл халкы мине аңладылар, миңа ярдәм иттеләр. Моның өчен мин аларга хәзер дә рәхмәтле. Фатир хуҗасы Айшә апа пешергән коймаклар, тәмле ризыклар әле һаман да искә төшеп тора.

Мин эшләгән чорда Качкару шаулап, тулы канлы тормыш белән яши иде. Хәтерем ялгышмаса, мәктәбендә 300 дән артык бала укый иде. Параллель сыйныфлар да шактый булуы истә калган. (Хәзер исә укучылар саны ике-өч дистә генә). Мин мәктәптә, авылда төрле чаралар уздыруда да булдыра алган кадәр катнаштым. Укучылар белән Тарханга, район үзәгенә Лермонтов, Белинский музейларына барулар хәтергә тирән уелып калган. Биредә мин бик күп кешеләр белән дуслаштым, аз-маз җирле тарихны да өйрәндем. 1963 елның февралендә без фәкыйрегез авырып, күршедәге Аргамаково авылы хастаханәсендә ятты. Сукыр эчәккә операция ясадылар. Шунда өлкән яшьтәге, зыялы гына бер урыс хатынының шул төбәк тарихы хакында кайбер сөйләгәннәре истә клаган. Аның фикеренчә, бу тарафлардагы урыс авылларында яшәүчеләрнең бер өлеше урыслашкан татарлар. Заманында Аргамаковога бөек җырчы Ф. Шаляпин (1873―1938) да килгән. “Ул, ― диде әңгәмәдәш апам,― Казанда яшәгән чордан ук үзенә таныш һәм якын булган татар моңнарын тыңларга дип Кутеевка да бара”.

Мин 1963 елның июнендә Качкарудан киттем. Ни кызганыч, шуннан бирле, гәрчә чакырулар булса да, бу авылга башка барганым юк. Әмма аның кешеләре белән билгеле бер бәйләнештә торам, бигрәк тә китап авторларының берсе булган Абдулхак Тенишев белән. Ул минем элеккеге укучым да.

1945 елда атаклы Урта Әләзәндә туып үскән, Казанда медицина институтын тәмамлап, дистә елга якын биредә табиб, баш врач булып эшләгән, аннан шушы ук шөгылен Пензада дәвам иттергән, татарпәрвәр Асият Дашкин белән дә аралашкалыйм, бу төбәктәге милли тормыш хакында шактый гына мәгълүматлар алып торам. Шунысын да искә төшерим: бу күренекле затның әтисе Качкару белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә торган Гомәр Билал угылы Дашкин (1912―1988) әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Без фәкыйрегез аның шигырьләрен туплап, билгеле бер шәрех-аңлатмалар белән аерым җыентык рәвешендә бастырган иде: Гомәр Дашкин . “Сөям сине, Әләзәнем…”. Шигырьләр. ― Казан: Ихлас, 2012. ― 96 б. Китапка язылган кереш мәкаләдә (3―18 б.) Пенза төбәге татарлары, аларның тарихы, күренекле затлары, әдипләре хакында да шактый гына факт-мәгълүматлар, фикер-күзәтүләр бар.

Качкаруда бер елга якын яшәү, эшләү мине бу төбәккә шактый якынайткан. Шуңа күрә бу авыл турындагы китап без фәкыйрегез өчен бик тә якын, үз. Анда язылганнарның шактый өлеше минем өчен теге яки бу дәрәҗәдә билгеле. Мин бу җыентыкта күп кенә элеккеге укучыларымны, танышларымны, хезмәттәшләремне очраттым. Яшьлеккә, үткән гомергә кайткан кебек булдым, күп кенә хатирәләрем яңарды.

Гомумән, Качкару турындагы бу китап энциклопедик рәвеш алган. Анда авылның тарихы да, соңгы дәвердә яшәеше дә төрле яктан яктыртылган. Табигать күренешләренә дә урын бирелә. Аналитик язмалар, хатирә-истәлекләр, публицистик текстлар, документаль материаллар еш кына үзара үрелеп бара. Җирле авторларның шигъри текстлары басманы тагын да бизи төшкән.

Пенза төбәге татарлары, “Алтыавыл”, аларның аерым вәкилләре хакында моңа кадәр дә аерым җыентыклар, язмалар бар иде. Бу китап аларны тулыландыра, баета төшкән. Авторларның әле бу юнәлештә тагын да эшләргә теләк-дәртләре бар. Үзләренә уңышлар телик!

Хатыйп Миңнегулов ― филология фәннәре докторы,
Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе,
КФУ профессоры


Язучылар

Туган көннәр