Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйльманов Галимҗан

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәби-белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасың Дүртөйле районы Әсән авы­лында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Сту­дент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908–1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмә­тен яза. Университетны тәмамлагач, татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, «Лиро-эпик жанрлар», «Һади Так­таш: иҗат эволюциясе» дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редак­тор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989–1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтип булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редак­ция – балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөди­ре хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенеңXIII корылтаенда Г.Гыйльманов Берлек идарәсенә сайлана, Берлекнең рәисе урынбасары һәм аппа­рат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифасы XIVкорылтай (2002) сайлаган Идарә составында кабат раслана. 2005 елда Г.Гыйльманов «Ка­зан утлары» журналында фән һәм сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләп ала. Шул ук елның сентябреннән ул Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүле­гендә баш консультант вазифасын башкара.

Г.Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятының иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнү һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» (1989) исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен – шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар», 1990, 543 б.) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, шулай ук аерым әсәрләргә багышланган «Заман сүз сорый» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыга.

Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрла­рында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г.Гыйльманов 1993 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш китапта кайчандыр та­тар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик жанр әсәрләре дә (парча нәсер, әдәби этюд һ.б.) урын ала. Бу төр әсәрләрендә автор «сәер кеше», «ялгызак кеше», «сагышлы кеше» об­разлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъдим итә. «Тозлы яңгыр» (1986) повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятын­дагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик ки­еренкелек көчәя төшә. Әдипнең сиксәненче-туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерелә. Галимҗан Гыйльманов – бүгенге көн татар прозасында үз стилен, үз образлар дөнья­сын булдырган язучыларның берсе. Аның үтә дә мавыктыргыч геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яшиләр, шул ук вакытта алар тетрәндер­геч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры калалар.

Г.Гыйльмановның чәчмә әсәрләре рус, чуаш, башкорт, төрек, немец телләренә тәрҗемә ителә.

Нәшриятта балалар-үсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы ел­ларда Г.Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда Галим Әсәнов исеме астында аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек – Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң ел саен диярлек балалар өчен шигырь җыентыклары басы­лып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999), «Алдакчы тукран» (2003) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г.Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, дәүләт һәм үзешчән театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнә әсәрләре яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнә. Мәктәп театр студия­ләрендә популярлык казанган әсәрләрен туплап, әдип 2003 елда «Көмештарак» исемле пьесалар җыентыгы бастырып чыгара. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасын­нан, фольклордан алынган образларны яратып куллана. Әдип өлкәннәр өчен язган «Бала – бәгырь ите» (2002) исемле психологик һәм «Бәхет күлмәге» (2006) дигән музыкаль драмалар авторы буларак та билгеле.

Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифла­рын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйль­ми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996, 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.

Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1994), Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (2002), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Г.Гыйльманов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар