Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиди Җамал

Күренекле әдәбият һәм тел галиме, тәнкыйтьче һәм публицист, педагог Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елның 13 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязенә кергән Апас авылында (хәзер Татарстан Республикасының район үзәге) мулла гаиләсендә туа. Әүвәл әтисе җитәкләгән авыл мәдрәсәсендә, аннары Казанда (1897–1905) һәм 1906–1910 елларда татарның алдынгы уку йортларыннан «Буби» мәдрәсәсендә укып, заманы өчен җитеш белем алганнан соң, матбугатта инде исеме күренә башлаган Җ.Вәлиди махсус чакыру буенча 1911 елда Оренбург шәһәренә китә һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенә югары сыйныфларның тел-әдәбият мөгаллиме булып эшкә урнаша. Бу эшен ул 1917 елның инкыйлабы көннәренәчә дәвам иттерә. Бер үк вакытта Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасына һәм «Шура» журналына актив язышып, соңга таба «Вакыт»ның идарә (тәхририат) составында да эшли.

Оренбургта яшәгән биш-алты ел Җ.Вәлидинең әдәби тәнкыйть һәм тел белеме өлкәләрендә нәтиҗәле иҗат активлыгы белән характерлы. «Вакыт» газетасында, «Шура» (Оренбург), «Аң» (Казан) журналларында басылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән ул үзен әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирән аңлаган, аларга төпле бәя бирергә сәләтле, киң эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның күренекле язучылар (Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал һ.б.) иҗатына һәм әдәби хәрәкәтнең гомуми торышына багышланган мәкаләләрендә, «Татар әдәбиятының барышы» (Оренбург, 1912), «Милләт вә миллият» (Оренбург, 1914) исемле монографик хезмәтләрендә ул, төрле заманга нисбәтле конкрет әсәрләрне, язучылар иҗатын әтрафлы анализлаудан тыш, әдәбият һәм сәнгатьнең специфик хасияте, иҗтимагый тормыш һәм тарихи чынбарлык белән турыдан-туры бәйләнеше, милли аңны үстерүдәге роле кебек әһәмиятле теоретик мәсьәләләрне күтәреп, аларны заманның алдынгы фәлсәфи карашлары, демократик-гуманистик эстетика таләпләре югарылыгында хәл итәргә омтыла. Бу яктан аның бигрәк тә Г.Тукай иҗаты турындагы хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Җ.Вәлиди XX йөз башы тәнкыйтьчеләре һәм әдәбият белгечләре арасында беренчеләрдән булып Тукай иҗатының идея-эстетик эволюциясенә әтрафлы күзәтү ясый һәм аның татар халкы тарихында тоткан югары урынын дөрес билгели. Ул шулай ук зур кереш сүз белән шагыйрьнең күпчелек шигъри мирасын үз эченә алган күләмле беренче җыентыгын («Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре» – Казан: Мәгариф, 1914, 463 б.) нәшер итүдә якыннан катнаша. 1918 елда дөнья күргән «Габдулла Тукаевның мәҗмугаи асаре»нә (икенче басма) кереш мәкаләдә һәм 1923 елда «Мәгариф» журналының 3–4 нче саннарында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» исемле хезмәтендә автор татарәдәбият белемендә шагыйрь иҗатын беренче мәртәбә чорларга һәм жанрларга бүлеп тикшерә һәм әдипнең гыйльми биографиясен тудыруга нигез сала. Җ.Вәлиди татар халкының төрле этник төркемнәрдән бер милләт булып оешу мәсьәләләрен үзәккә алып тикшергән «Милләт вә миллият» китабындагы теоретик фикерләр хәзерге заман өчен дә бик актуаль яңгырыйлар. Бер милләт кешеләренең башка халыклар арасында йотылып, ассимиляцияләнеп бетүдән саклау өчен иң мөһим шартлардан берсе итеп ул динне, аннан соң тел, гореф-гадәтләр, ватан-кан берлеген саный һәм шул тарихи берлек җирлегендә милли гыйлем-мәгарифне, әдәбият һәм сәнгатьне Көнбатыш Европа мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә үстерә бару тиешлеген искәртә.

Җ.Вәлиди инкыйлабкача иҗат эшчәнлегенең тагын бер тармагы – тел белеме. «Хөсәения» мәдрәсәсендә тел-әдәбият мөгаллиме буларак туплаган тәҗрибәсенә таянып, ул 1915 елда «Татар теле имля һәм сарыф вә нәхү кагыйдәләре» исемле дәреслек китабын бастырып чыгара. Дәреслек, исеме үзгәртелеп һәм тулыландырылып, берничә басмада дөнья күрә (соңгы басмасы: «Татар теленең грамматикасы. Сарыф вә нәхү», Казан Корылтай, 1920, 184 б.).

1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларыннан соң, 1918 ел башында Оренбургның большевистик Хәрби мөселман комиссариаты карары белән «Вакыт» газетасы ябылып, басмаханәсе һәм бар мөлкәте конфискацияләнгәч, даими хезмәт урынын югалткан Җ.Вәлиди шул елның җәендә гаиләсе белән Казанга күчеп кайта. Хакимият алмашуга бәйле бу ыгы-зыгылы, афәтле айларда ул, гәрчә бернинди рәсми-сәяси төркемнәрдә әгъза булып тормаса да, киң демократик карашлы, хөр фикерле, милләтпәрвәр зыялы шәхес буларак, татар милли азатлык хәрәкәте һәм аның лидерлары (С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Баттал һ.б.) алга сөргән идеяләр белән рухланып, «Яшәсен милли вә мәдәни мохтарият!» шигаре астында Казанда нәшер ителгән «Корылтай» (мөхәррире Г.Баттал), аннары аның дәвамы «Алтай» газеталарында хезмәттәшлек итә һәм языша.

Гомумән, инкыйлабкача татар әдәбияты белеме һәм әдәбият тарихын өйрәнү өлкәсендә алып барган иҗади эзләнүләре нәтиҗәсендә формалашкан һәм ныгыган әдәби-эстетик карашларыннан Җ.Вәлиди большевиклар хакимияте урнашкач та ваз кичми, үз фикерләрен кыю төстә яклавын дәвам иттерә. «Пролетар культурасы» исеме астында үткәндәге әдәби мираска нигилистик караш, әдәбият, сәнгать әсәрләренә фәкать сыйнфый күзлектән чыгып кына бәя бирүләр белән килешмичә, ул егерменче еллар башында тәнкыйди мәкаләләрендә әдәбият, сәнгать әсәрләрен анализлаганда иң беренче чиратта аларның үзләренә генә хас образлы фикерләү, эстетик тәэсир итү сыйфатларын ачыклауны әдәби тәнкыйтьнең иң төп бурычларыннан берсе икәнлеген исбатларга тырыша («Әдәби мөсахәбәләр» мәкаләсе, 1922). Бу мәсьәләдә ул егерменче еллар башында әдәбиятны, сәнгатьне хакимият идеологиясе һәм «сыйныфлар көрәше» белән тыгыз мөнәсәбәттә карауны төп «фәнни ысул» дип игълан иткән «марксист» тәнкыйтьчеләр, аерым алганда, үткән әдәби мирасны, Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан иҗатларын үз заманы өчен генә эстетик әһәмияткә ия, «эшче-крәстиян гаммәсе» өчен алар «фикерләре, мәгънәләре ягыннан үткән, артта калган» дип бәяләгән Г.Ибраһимов белән матбугат аша принципиаль төстә бәхәсләр алып бара.

1923 елда Җ.Вәлиди Петроград дәүләт нәшриятында татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты үсеше тарихына багышланган «Очерк истории образованности и литературы поволжских татар (до революции 1917 г.)» исемле монографик хезмәтен бастырып чыгара. Анда ул Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорларыннан башлап татар халкының мәгариф, укыту-тәрбия, әдәбият, гыйлем өлкәләрендә үткән юлына кыскача гына булса да күзәтү ясый, татар иҗтимагый фикере үсеше тарихында хөр фикер йөртүгә, хакыйкатьне эзләүдә мөстәкыйльлеккә беренче юл ярган Г.Курсави, XIX йөздә мәгърифәтчелекнең ислам тәгълиматы белән фәнгә ярашлы рационалистик юнәлешен нигезләгән Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләре И.Гаспралы, Г.Баруди, З.Кәмали, бертуган Бубилар, дин галиме һәм тарихчы Р.Фәхретдин, М.Бигиевләр, XX йөз башы әдип һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Ф.Кәрими, Й.Акчура, С.Максудилар, матур әдәбият вәкилләреннән Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, шагыйрьләрдән Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәми, тарихчылардан Һ.Атласи, Ә.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин һ.б. турында тәрҗемәи хәлләре һәм иҗат эшчәнлекләреннән мәгълүматлар биреп китә һәм аларның татар рухи дөньясында, мәдәниятендә тоткан урыннарын билгели.

Әлбәттә инде, татар иҗтимагый фикере, мәгарифе һәм язма әдәбияты үсеше тарихын «буржуаз объективизм» ысулы белән шулай тоташ, бербөтен агым итеп күз алдына китереп бастырган бу хезмәт сыйнфыйлык идеологиясе, социологизм принципларына буйсындырылган «пролетариат тәнкыйте» тарафыннан кире кагыла. Г.Ибраһимов, хезмәтнең «җиңел, җанлы тел» белән язылуын һәм кадими мәдрәсә-мәктәпләр турындагы өлешен «муаффәкыятьле» тапса да, тулаем китапка тискәре бәя бирә һәм: «…дикъкатьле укучы, әһәмиятсез, иттифакый (очраклы) нәрсәләрнең тәхеткә утыртылуы, тарих баганаларының, нигез ташларының телгә алынмавы яки вак күрсәтелүе, күп тарихи хаталар керүе кеби нәрсәләр аркасында тугры көзге тапмаячак, гыйльми дөреслек тә күрмәячәк», – дигән кискен нәтиҗәсен чыгара.

Гәрчә, әйтергә кирәк, бу татар мәдәнияте, әдәбияты үсеше тарихының төп этапларын рус телендә шулай эзлекле рәвештә бәян иткән беренче гыйльми хезмәт иде. Монография татар мәдәниятен өйрәнүче даирәләрдә бүгенге көнгә кадәр әһәмиятле мәгълүматлар тупланган тарихи-гыйльми чыганак буларак тәкъдир ителә. 1986 елда Англиянең Оксфорд шәһәрендәге Азияне өйрәнү үзәге тарафыннан, инглизчә сүз башы белән, китапның икенче басмасы нәшер ителүе дә шул хакта сөйли булса кирәк. Хезмәт шулай ук 1992 елда Татарстан китап нәшриятында да кабат басылды.

Егерменче елларның урталарыннан әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть мәйданы тулысынча пролеткультчылар кул астына күчеп беткәннән соң, Җ.Вәлидигә матбугатта басылу мөмкинлеге бөтенләй диярлек калмый, шуңа күрә ул иҗади эшчәнлеген һәм гыйльми сәләтен педагоглык эшенә һәм фәннең тынычрак өлкәсенә – лингвистикага юнәлтә. Педагог буларак ул мөгаллимнәр әзерләү курсларында, икенче баскыч гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 1921–1923 елларда әүвәл Шәрекъ академиясендә, аннары татар рабфагында укыта. Педагоглык хезмәте белән бер үк вакытта, 1921–1924 елларда, Татарстан Җир эшләре комиссариатында нәшрият бүлеге мөдире һәм терминология комиссиясе җитәкчесе вазифаларын да башкара. 1923 елдан 1931 елның маена кадәр исә ул – Көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты хезмәтендә, студентларга татар теленең гыйльми грамматикасы курсыннан лекцияләр укый.

Тел белеме өлкәсендә Җ.Вәлиди – урта мәктәпнең югары сыйныфлары өчен язылган һәм тулыландырылып берничә мәртәбә басмада чыккан «Татар теленең грамматикасы» дәреслеге, төрле гыйльми журнал һәм җыентыкларда дөнья күргән дистәләрчә мәкалә-тикшеренүләр авторы.

«Каюм Насыйрида татар теле» (1922), «Татар телен эшләү мәсьәләсе» (1922), «Төрек-татар телләренең язмышы» (1923), «Телебезнең иң иске хәзинәләреннән «Диване лөгатет-төрк» (1927), «Г.Ибраһимовның тел мәйданындагы хезмәтләре» (1928), рус телендә басылган «О диалектах казанско-татарского языка» (1927), «Турок-филолог о татарском языке» (1930), «Наречие каринских и глазовских татар» (1930) исемле мәкаләләр һәм, ниһаять, 1927, 1929 елларда аерым-аерым ике зур том итеп нәшер ителгән «Татар теленең тулы сүзлеге» – әдип-галимнең тел белеме өлкәсендә дә җитди уңышларга ирешүе турында сөйли.

Җ.Вәлидинең фәнни әдәбияттан берничә китап тәрҗемә итүе дә мәгълүм. Шундыйлардан, мәсәлән, шәркыятчы галим В.Бартольдның «Краткая история мусульманской культуры» («Кыскача ислам мәдәнияте тарихы». Казан, 1922) тәрҗемәсен күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Җамал Вәлидинең шәхси язмышы фаҗигале, ул – сәяси репрессия корбаннарының беренче буыныннан. Эчке һәм тышкы сәясәттә «кызыл террор»ны, репрессияләр оештыруны мөһим бер чара итеп рәсмиләштергән совет режимы үзенең канлы тырнакларын иң беренче нәүбәттә әнә шундый мөстәкыйль карашлы, баш бирмәс зыялыларга каршы юнәлтә. Җ.Вәлидине 1931 елның 6 май төнендә алып китәләр. Шул ук төнне аның туганнан туган энесе әдип Садри Җәлал, язучы-галим Гали Рәхим һ.б. күренекле әдәбият, җәмәгать эшлеклеләре дә (җәмгысы 18 кеше) кулга алына.

Аларны заманында дөнья шаулаткан «солтангалиевчеләр» белән элемтә урнаштыруда, ниндидер мифик «оештыру үзәге»ндә әгъза булып торуда, халык арасында һәм матбугатта буржуаз-милли идеяләр таратуда гаеплиләр.

Елдан артыкка сузылган тикшерү-сорау алулар барышында кулланылган кыйнау-мәсхәрәләүләргә, нахак гаепләүләргә протест йөзеннән, Җ.Вәлиди төрмәнең өченче каттагы тәрәзәсеннән сикерә, бик нык имгәнә, аяк-кулларын сындыра, ләкин үзе исән кала. Шуннан соң аны Пләтән төрмәсе ихатасындагы хастаханәгә урнаштыралар. Аның калган көннәре санаулы була: 1932 елның 30 ноябрендә ул төрмә хастаханәсендә дөнья куя.


Язучылар