Әдәбият тәнкыйтьчесе Илдус Габделгани улы Ахунҗанов 1930 елның 23 апрелендә Ижау (Ижевск) шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Аның әтисе Габделгани абзый, чыгышы белән Татарстанның Чаллы төбәгеннән булып, егет чагында «атлык акча эшләү» дәрте белән Ижау якларына чыгып китә һәм Ижевск металлургия заводында корыч коючы һөнәрен үзләштереп, тора-бара бөтенләйгә шул шәһәрдә төпләнеп кала.
Илдусның балалык һәм яшүсмер чагы Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы кырыс елларга туры килә. Күпчелек яшьтәшләре кебек, ул да өлкәннәр белән беррәттән авыр хезмәт һәм ачлы-туклы яшәү фаҗигаләрен башыннан кичерә. Әмма укуга, белем алуга омтылыш аңарда беркайчан да кимеми. 1948 елда Ижевскида ир балалар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казанга килә һәм университетның тарих-филология факультетына укырга керә. Монда Илдус бөтен барлыгы белән үзе ашкынган әдәбият дөньясына чума, әдәби түгәрәкләрнең үзәгендә кайный, диспутларда катнаша. Икенче-өченче курсларда укыганда инде ул үзе дә каләм тибрәтә башлый, республика газеталарында беренче мәкаләләрен, рецензияләрен бастыра. Ул вакытларда университетта татар әдәбияты буенча махсус курс алып барган күренекле тәнкыйтьче Гази Кашшаф, яшь егетнең иҗади сәләтен күреп, аны укуын тәмамлаганчы ук үзе баш мөхәррир булып торган «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенең тәнкыйть бүлегенә эшкә тарта. Журналда эшләү (1953–1958) И.Ахунҗанов өчен чын тәҗрибә мәктәбе була. Монда ул татар әдәбиятын тагын да тирәнрәк өйрәнергә керешә, аның күренекле вәкилләре (Н.Исәнбәт, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, С.Хәким һ.б.) турында тирән эчтәлекле, яңа фикерле мәкаләләр язып чыга. Бер үк вакытта дөнья әдәбияты һәм рус классик язучыларының иҗаты белән татар укучыларын таныштыру юнәлешендә дә актив эшли: У.Шекспир, С.Сервантес, Л.Толстой, А.Чехов, В.Короленко кебек каләм осталары иҗатына кагылышлы мәкаләләрен яза.
1958–1964 елларда И.Ахунҗанов Татарстан радиосы һәм Казан телевидениесе, хроникаль фильмнар студияләрендә әдәби мөхәррир булып эшли, аннары, каты авырып китүе сәбәпле, шактый озак еллар матбугат битләреннән югалып тора. Җитмешенче еллар дәвамында исә «Казан утлары», «Волга», «Дружба народов» кебек абруйлы журналларда һәм үзәк газеталарда чыккан мәкаләләре белән янәдән үзенең исемен таныта. Чагыштырмача кыска иҗат гомерендә мәйданга чыгарган әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән иң җитдиләре аның 1978 елда Татарстан китап нәшряты чыгарган «Художник һәм аның сүзе» дигән җыентыгында урын ала.