Теләче районы мәдәният йортында шагыйрә һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Моратованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат (далее…)
2024 елның февралендә Дәһли шәһәрендә Халыкара китап ярминкәсе һәм Һиндстанның Рус (далее…)
21 нче февраль көнне Буа районы Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” республикакүләм (далее…)
Әнгам Атнабаевның 91 яшьлек бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев Югары Тәтешледә абыйсына һәйкәл ачылышында халык алдында уңайсыз хәлдә калган. Ул Башкортстан түрәләре өчен татар язучыларыннан гафу үтенә. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан? «Интертат» материалында.
Әнгам Атнабаевның якташлары – Тәтешле районы җәмәгатьчелеге чакыруы буенча, Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасына Казаннан язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килде. Делегация составында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Туган телем» V Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды. Ул ХХ гасыр башының татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.
Кичә Дәрдемәндкә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 гимназия укучылары Дәрдемәнднең «Кораб» шигырен сәхнәләштерде. Быел конкурска 200гә якын видео килде. 400дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортстан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә, Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. (далее…)
Татарстан китап нәшриятында язучы, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллинның ун томлык “Әсәрләр” җыентыгы басылып чыкты. Олуг язучының роман, повесть, бәяннары, тәнкыйть мәкаләләре тупланган томлыкларның төзүчесе шагыйрә, публицист, тәнкыйтьче Фәүзия Солтан.
Самара шәһәрендә җурналист, төбәкче Фәрид Ширияздановның рус hәм татар телләредә язылган “Подвиг- длинною в жизнь. Село Старое Фейзуллово. Время, события, люди” исемле яңа китабы басылып чыкты.
Китап танылган шагыйрь һәм рәссам Гакил Сагиров яшәгән һәм иҗат иткән Иске Фәйзулла авылы тарихы һәм кешеләре турында язылган. Ул фаҗигалы язмышны җиңеп, тиңдәшсез тормыш батырлыгы күрсәткән якташыбызның тууына 85 ел тулуга багышланган. Бу китап Татарстаннан читтә төпләнгән татар авыллары тарихын, анда яшәгән халыкның гореф – гадәтләрен, телен саклау максаты куеп эшләнгән. Ул илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр турындагы һәм үткәндәге башка якты истәлекләрне хәтердә яңартып, аларны киләчәк буыннарга да җиткерү өчен дә кыйммәтле язма чыганак булачак.
Монда узгандагы хәлләрне белеп, бүгенге белән чагыштыру һәм киләчәк турында дөрес фикер йөртү өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Андагы хәбәрләр архив материалларына, олы буын кешеләрнең истәлекләренә һәм элгәредән сакланган язмаларга нигезләп тупланган..
Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматовның 95 еллык юбилее уңаеннан зур фәнни- мәдәни чаралар уза, бу уңайдан Казан да читтә калмады. 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас” дип аталган түгәрәк өстәл булды, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фәнни институт галимнәре Чыңгыз Айтматовның барлык юбилейларын да югары дәрәҗәдә уздыралар, быелгысы да истә калырлык булды. (далее…)
Самокаттан – комбайнга, айфоннан – дисклы телефонга…XXI гасырдан XX гасырның 80 нче елларына кайту – Альбертның иң куркыныч төше… ме?
«Киләчәктән килгән малай» повесте 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Үсмерләр өчен повесть» номинациясендә 2 нче урынны алды.