Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Алешков Николай

Николай Петрович Алешков 1945 елның 26 июнендә Татарстанның Чаллы (хәзерге Тукай) районы Орловка авылында тимерче гаиләсендә туа. Әдәбият камәхәббәте балачактан уяна. Журналист булу хыялы белән 1962 елда Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбен тәмамлый. Ул чакта югары белем алу өчен хезмәт стажы кирәк булганга, Чаллы районы элемтә бүлегенә монтер булып эшкә урнаша. Берелдан «Знамя коммунизма» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли баш­лый. 1964 елда армия сафларына китә һәм Мәскәү өлкәсендә рядовой булып хезмәт итә.
Армиядән соң Чаллыда газета редакциясендә эшли. 1968 елдан Казан университетында укый, тик аны тәмамламый. Аннары Көньяк Уралда яши. Мәскәү шәһәрендәге төрле газеталарда корреспондент хезмәтен башкара. 1972 елдан ул кабат Чаллыда: 1984 елга кадәр төзелештә матбугат үзәге җитәкчесе, аннары төзелеш комбинатында инженер-диспетчер. Үзгәртеп кору елларында «Время» газетасы мөхәррире (1990-1991), «Бизнес-класс» газетасының баш мөхәррир урынбасары (1995–1996), регионара әдәби «Звезда полей» газетасы мөхәррире (1998) булып эшли. Хәзерге вакытта Н.Алешков – Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе. Рес­публика статусы алган бу иҗади оешма 1999 елда Чаллы шәһәрендә дәүләт тарафыннан теркәлә.
Николай шигырьләрен 12 яшьтән язса да, әдәби иҗат белән чынлап торып утыз яшьтән соң гына шөгыльләнә башлый. 1976 елда ул Мәскәүнең М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә һәм 1982 елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Н.Алешков – 1971 елда КамАЗ төзелешенә бәйле барлыкка килгән «Орфей» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Бу әдәби иҗат берләшмәсен ул 20 елдан артык җитәкли.
Николай Алешковның шигырьләре «Новый мир», «Волга», «Студен­ческий меридиан», «Литературная учеба» журналларында, «Поэзия», «Ис­токи» («Молодая гвардия» нәшрияты) альманахларында, күмәк җыентык­ларда, «Аргамак» (Чаллы), «Идель» (Казан), «День и ночь» (Красноярск) журналларында, «Литературная Россия» газетасында һәм башка матбугат битләрендә басыла. Ул җиде китап авторы.
Н.Алешков – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар