Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Болгари Мәхмүд

Болгари Мәхмүд бине Гали – XIII-XIV йөз татар әдибе, дин эшлеклесе. Ул Алтын Урданың Болгар төбәгендә якынча 1297 елда туган дип карала. Аның әтисе Гали, бабасы Гомәр исемле була. Шуңа күрә әдипне еш кына Мәхмүд бине Гали, кайчак Мәхмүд бине Гали бине Гомәр дип тә йөртәләр.
Әдип әүвәл Болгарда, аннан Урта Азиядә белем ала. Үз гомеренең шактый өлешен Алтын Урда башкаласы Сарайда уздыра һәм шунда иҗат итә.
Әдип 1360 елның 22 мартында Сарай шәһәрендә вафат була.
Мәхмүд Болгари – татарлар арасында элек-электән күп укылып килгән һәм кулъязма нөсхәләрдә киң таралыш тапкан «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның туры юлы») исемле зур күләмле, дини-дидактик эчтәлекле чәчмә әсәрнен авторы. Әсәр 1358 елда Алтын Урда башкаласы Сарай әл-Җәдидтә языла. Бу китап, кыйммәтле әдәби ядкәр булу өстенә, шул чорның болгар-татар әдәби телен, сүз байлыгын өйрәнүдә тарихи чыганак булып хезмәт итә. Суфичылык карашларын алга сөргән дини-әхлакый эчтәлекле әлеге әсәр кыска хикәяләр жанрында языла. Китапка күзәтү ясаган Ш.Мәрҗани: «Бу тел болгарларның үз телләре булырга тиеш», – дигән нәтиҗәгә килә. Китапның 1360 елгы кулъязма нөсхәсе Истанбулда саклана һәм аның фотокүчермәсе 1956 елда китап булып басылып чыга.
Соңрак күчерелгән кулъязма нөсхәләре С.-Петербург һәм Казан фондларында да бар. Татар язма әдәбиятында проза жанрының барлыкка килүе һәм үсүенә әсәрнең зур йогынтысы була.


Язучылар