Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габделхакова Рәмзия

                  Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 1959 елның 2 ноябрендә Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туа.

        Сигезьеллык мәктәпне шул районның Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. 1975–1979 елларда Казан кооперация техникумында укый, техник-технолог һөнәрен үзләштереп, Азнакай районына эшкә билгеләнә.

        1980 елда Р.Габделхакова гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Биредә район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану ашханәләрендә хезмәт итә. 1992 елдан ул Лениногорск җирле радиотапшырулар редакциясендә хисапчы һәм хәбәрче вазифаларын башкара, радиотапшырулар оештыруда якыннан катнаша. 1998–2004 елларда читтән торып Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый.

        Р.Габделхакова мәктәптә укыганда ук яза башлый. Беренче язмалары, шигырьләре, проза жанрындагы парчалары, нәсерләре – район газеталарында басыла. Лениногорскига күчеп килгәч, «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 1999–2004 еллар арасында бу берләшмәне үзе җитәкли. «Кар өстендә миләшләр» исемле беренче шигъри китабы 1996 елда Әлмәттә, икенчесе («Көзге яшен») Казанда «Рухият» нәшриятында дөнья күрә. Беренче җыентыгы Әлмәт Язучылар оешмасының Ш.Бикчурин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре шулай ук «Җырларымны сиңа багышлыйм» (1995), «Чишмә җыры» (1998), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Хикәя-нәсерләре исә «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан» журналларында, республика газеталарында даими күренә килә. 2000 елда «Мәдәни җомга» газетасы оештырган «Гасыр башы – гасыр ахыры» әдәби бәйгесендә аның «Көмеш тун» исемле хикәясе кызыксындыру бүләгенә лаек дип табыла.

        2005 елда «Казан утлары» журналының 10 нчы санында Р.Габделхакованың «Зинһар, югалма…» дип аталган повесте басылып чыга.

        Р.Габделхакова – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар