Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәров Нияз

Нияз Үзбәк улы Әхмәров 1945 елда Казан шәһәрендә туа. 1962 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң, ординатурада һәм читтән торып аспирантурада укый, нерв авыруларын дәвалаучы белгечлеге ала. 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1980 елда ул кандидатлык диссертациясе яклый, 1993 елдан – фәннәр докторы.
Н.Әхмәров, үзенең медицина һәм фәнни эшчәнлегенә таянып, 200 дән артык фәнни мәкалә бастыра, шуларның сигезе . монография. Әтисе Үзбәк Әхмәров белән бергә алар фәнни журналистика өчен яңа булган «Яңа фәнни концепцияләр, идеяләр, гипотезалар» журналы чыгара башлыйлар. Бу рәсми фән танымаган фәнни идея-фикерләрне халыкка җиткерү өчен кирәк була.
Н.Әхмәров фәнни эшчәнлектән тыш матур әдәбият өлкәсендә дә даими актив эш алып бара. Ул Габдулла Тукайның 60 тан артык шигырен, шул исәптән «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» кебек зур күләмле әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Соңгы поэмага нигезләнеп, ул сценарий язып та бастырып чыгара.
Н.Әхмәровның әдәби эшчәнлегендә тагын бер юнәлеш – хәзерге көндә онытыла башлаган – шигъри телдә язылган борынгы хикмәтле һәм гыйбрәтле хикәятләр жанрын кире кайтару. Ул инде бу жанрны үз эченә алган берничә шигъри җыентыгын төзеп бастырып та чыгара. Н.Әхмәров – «Век» һәм «Сад» дип исемләнгән мөстәкыйль лирик шигърияте тупланган җыентыклар авторы да.
Н.Әхмәров – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр