Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла турында: «Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин урынына килгән кыю сүзле шәхес»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла 60 яшьлек юбилей кичәсен Чаллыда уздырды. Туган көне гыйнварда булса да, юбилей чаралары ел дәвамында сузылды. Баштан туган ягы – Чувашиядә, аннары Казанда Камал театрында узган булса, ниһаять, Чаллы тамашачысы да юбилей кичәсен күрде.

Чаллы аның туган ягы да, торган урыны да түгел… Шуңа «Чаллыга Ркаил Зәйдулланың нинди катнашы бар соң?» дигән сорау туарга мөмкин. Озак уйларга кирәкмәс: беренчедән, биредә Татарстан Язучылар берлегенең филиалы бар, икенчедән, монда Ркаил Зәйдулланың каләмдәшләре, дуслары яши. Чаллы – ул үзенә күрә бер дөнья, иҗатчылар ягы, көчле иҗатчылар торган як.

Чаллыдагы кичә – татар җанлы мәктәп укучылары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, каләмдәшләр, дуслар белән бер күрешү, очрашу урыны булды. Һәм аннан барысы да канәгать булып кайтып китте. Очрашу-кичәдә «Интертат» хәбәрчесе дә булды

«Шигырен дә яздым, донос кына язмадым»

Ркаил абыйны «Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү укучылары бик көтеп алган иде. Актлар залында төрле сыйныф укучыларын җыйганнар: мөхтәрәм кунакны күрүгә, алар аны алкышлады, күзләрен алмыйча, Ркаил абыйның сөйләгәннәрен тыңлап утырды, соңыннан үзләре дә иҗатчыларыбызның шигырьләрен яңгыратты.

Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Нурисламова алып барды. Иң элек ул укучыларга Ркаил Зәйдулланың биографиясен сөйләде, аның тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Балалар белән очрашуда сүз иҗат темасына кагылды. «Шигырь язарга өйрәнеп буламы?», «Моның өчен ниндидер илаһи көч, сәләт тә кирәкме?» дигән сорауга Ркаил Зәйдулланың үз карашы, фикере бар иде:

– Энҗе апагыз мине «тырыш, үҗәт булган» дип мактады. Дөресен әйткәндә, мин алай ук тырыш кеше түгел, мин – ялкау кеше, – дип сүз башлады Ркаил Зәйдулла. – Гомумән, «прогресс, дөнья алгарышы ялкаулар аркасында булган» дип уйлыйм. Күтәрү, ташу эшләрен ничек итеп җиңелрәк башкарып булуы турында ялкау кеше уйланып яткан. Шулай уйлый торгач, тәгәрмәч уйлап тапкандыр… Башы эшләмәгән кеше физик көчен исраф иткән.

Шуңа күрә минем тормышта уңышлар да, җиңелүләр дә булды. Менә хәзер өлкәнәйгәч уйлап ятам әле: миңа һәр нәрсә дә бик җиңел килгән сыман. Әлбәттә, «язмыш» дигән төшенчә дә бар.

Рифма, үлчәмен өйрәнсәң, хәтта шигырь дә язып була. Әмма, чын әсәр килеп чыксын өчен, сәләт булырга тиеш. Мин кечкенә чагымнан ук хыялый кеше идем. Башыңда төрле вакыйгалар туа, һәм син аны бер «җеп»кә тезеп чыгасың… Син ничек, кайчан яза башладың, дип сорыйлар инде миннән. Укырга, язарга өйрәнгәнче үк ритмлы такмаклар уйлап чыгара идем мин. Ул вакытта әдәби телне дә белмим.

Кеше халыкка фикер җиткерәсе килсә шигырь яза башлый, диләр. Иҗат итү – аңлатып булмый торган процесс, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. Укырга, язарга өйрәнгәч, башка иҗат әһелләренең шигырьләре белән таныштым. Такмакларымны кәгазьгә төшердем, газета-журналларга җибәрә башладым.

Хулиганрак малай идем. Ләкин «игелек кылдым» дип, газетага язып җибәрәсе килә бит! Шуңа күрә «әбигә булыштым» дип язам икән, ялган булмасын дип, әбигә булышырга туры килә иде. Шулай итеп, шигырь аркасында тәртипкә керә башладым.

6нчы сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» газетасында шигырем чыкты. Үземнең укучы икәнемне күрсәтми идем, чөнки яшь кешенең шигырен чыгармыйлар иде. Яшүсмер вакытта «Казан утлары» журналы редакциясенә дә язып җибәрә идем. Марсель Галиевның хатлары килә иде. Алар мине зур кеше дип, ә кайберләре пенсионер дип уйлаган. Ә миңа 14 яшь. «Хикәяләрең редакция таләпләренә җавап бирми», – диләр иде.

Аннан соң мине язудан тукта алмадылар. Көн саен диярлек шигырь язып җибәрә идем. Антон Чехов: «Мин донос белән шигырьләр генә язмадым», – дип әйткән. Мин шигырен яздым, донос кына язмадым», – дип үзенең иҗаты белән таныштырды ул.

Кичәдә «Тылсым» театр студиясе Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакленнән өзек тәкъдим итте. Укучылар кунак булган шагыйрьләрнең шигырьләрен яңгыратты. Гимназиянең директоры Лиза Нәбиуллина кичәдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Марат Әхмәтов: «Ркаил әйтсә, үтеңне сытарлык итеп әйтергә мөмкин»

Юбилярның «Син кара Шагыйрь күзенә…» дип исемләнгән кичәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында дәвам итте. Ркаил абыйны хөрмәт итеп, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тә килеп җиткән. Әйтсә, күңелдәгесен кычкырып әйтә инде ул Марат абый. Кичәдә ул юкка гына Туфан Миңнуллинны искә алмагандыр. Бер дә арттырусыз: Ркаил Зәйдулла Туфан абый «бушлыгын» тутыручы кеше хәзер.

– Юбилярыбызның иҗат кичәсендә Казанда катнашкан идем. Бу монда нишләп йөри икән, дигән сорау туарга мөмкин. Югыйсә, мин аның якташы, сабакташы, каләмдәше дә түгел, – дип башлады сүзен Марат Әхмәтов. – Дөрес, депутатлык вазифаларын бергә башкарабыз. Мин аның китапларын мөкиббән укучы да түгел. Бу әле аның китаплары укымаслык дигән сүз түгел, китаплары бик яхшы, дип сөйлиләр. Китап укучы түгелмен.

Мин – күп еллар чәчеп-урып яшәгән кеше. Әле күптән түгел генә үлчәүгә салып булмый торган рухи дөньяга эләктем. Президент каршындагы яңа хезмәт вазифаларында туган тел мәсьәләсендәге уртак эшебезгә миңа Язучылар берлегенең, кыю, үткен сүзле, тәвәккәл рәисе бик кирәк. Бергә эшләсәк, без телебезне саклый алачакбыз, һичшиксез.

Күп еллар Дәүләт Советында кыю, үзсүзле һәм саллы сөйләшә торган Туфан абый Миңнуллин җитми иде. Аның җитмәве сизелә иде. Менә хәзер андый кеше бездә бар. Ул да булса – Ркаил Зәйдулла (бу урында көчле алкышлар яңгырады. – авт).

Ике тәртә арасына сыймый торган кыю шәхесләргә сокланам. Ркаил Зәйдулла – шундый вәкилләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә аңа талантны капчык-капчык биргән: үзе шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, драматург, хәзер җәмәгать эшен алып бара. Мондый мөмкинлеге, сәләте булган, халык тарафыннан кабул ителгән фикерле кешене уртак максатыбызга файдаланырга кирәк.

Тәгәрмәчләре шыгырдап тора торган арбаны җигелеп тартсын иде. Ә без аңа арбаның тәгәрмәчләрен майлап торырга булышырбыз. Кыюлыгы, үзсүзлелеге, таланты өчен хөрмәтем зур. Ркаил Зәйдулла, әйтсә, үтеңне сытарлык итеп әйтергә мөмкин. Беркайчан да үзенең әйткәненә үкенмәс. Кемнеңдер арбасына утырып бара икән, Ркаил аның җырын җырлый, дигән сүз түгел, беркемгә дә туры килми торган, әмма хаклыкны сөйли торган аерым фикере бар. Иҗатың – синең горурлыгың. Күңел байлыгың бик зур. Исән-сау булып, игелекле, озын-озак хезмәт итәргә язсын, – дип, котлау сүзләрен җиткерде Марат Әхмәтов һәм юбилярга «И туган тел, и матур тел» дип язылган истәлек билгесен тапшырды.

Шәһәр администрациясе исеменнән юбилярны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады.

– Рәхмәт, Марат абый! Озын юлны якын итеп килгәнсең, шундый хөрмәт белән сөйләдең. Моны мин үлгәнче онытмам инде. Синең кул астында эшләргә тырышырмын. Милләт юлында мин сабый чагымнан ук эшлим сыман тоела башлады. Марсель Мингалиев, Рамил Хәлимовка, барыгызга да рәхмәт! Татар булып калыйк, бирелмичә калыйк! – дип рәхмәтен әйтте юбиляр.

Факил Сафин: «Бүләкләр дә биреп булмый инде сиңа, үзеңнән алырга тырышып йөрибез бит гел…»

«Шагыйрь милләте тарихының елъязмасын яза. Мәйданнарга чәчрәп чыккан ярсу, туры сүзле әсәрләре янәшәсендә Ркаил Зәйдулланың җанга тансык, нечкә лирик шигырьләре күләгәдә кала кебек. Калмасыннар!» – диде кичәнең алып баручылары Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров һәм Энҗе Шиһапова. Сәхнәгә алар Ркаил Зәйдулланың каләмдәшләрен дәште.

– Аның ярдәменнән башка шактый эшләребез башкарылып чыкмаган булыр иде. Әлләни бүләкләр дә биреп булмый инде сиңа, үзеңнән алырга тырышып йөрибез бит гел…

Ркаил, мәктәп укучысы булган чорда ук, Казанда чыга торган газета-журналларга мәкаләләр, әсәрләрен язып җибәреп, Социалистик Татарстан газетасында мәкаләләрен бастыра. Андагы хезмәткәрләр аны Чувашиядәге партком сәркатибе дип уйлый, ә ул – 8нче класс укучысы. Аның бер генә сүзенә дә хилафлык китермичә бастырып, шактый уңыш казана.

Мин аңа сәламәтлек, иҗат уңышлары телим. Язучыларыбыз депутатлыкка кергәч, ул урында бик озак утыралар иде. Мин дә Ркаилгә озак кына рәисебез, депутатыбыз булып эшләвен, халкыбызга, әдәбиятыбызга хезмәт итүен телим», – диде Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

Зиннур Мансуров: «Шул иярдә тойган хәлдә кыю-кыю чыгышлар ясарга язсын!»

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров:

– Ркаилгә 5 яшь тулган вакытта, җәйге иртәләрнең берсендә, ул ишегалдына чыга һәм үлән ашап торучы атны күреп ала. Бу ат әле менү-җигүгә өйрәтелмәгән айгыр була. Ркаил ике дә уйлап тормый, утын пүләннәре куеп, ат өстенә менеп атлана. Ачык капкадан чыгып китә, ат әкрен генә Чичкан авылы буйлап юырта башлый. Ә инде япан кырга чыккач, ат томырылып чаба башлый. Әмма ат Ркаилне, ягъни 5 яшьлек сабыйны екмый. Чөнки ат – акыллы хайван. «Һей, ул ничек егылсын инде, ул бит – Шәкүр каракның туганы! Бу малай бит, үсеп җиткәч, Татарстан Язучылар берлегенең рәисе булачак, ничек егылсын инде?!» – дип уйлап куя.

Ат тагын чаба-чаба да җаваплылыгын арттыра: Ркаил Зәйдулла бит әле ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты булачак! Һәм, Аллага шөкер, иркенләп чапкач, ат туган йортына әйләнеп кайта. Атасы Рафаил абый җиңел сулап куя. Аның чәчләре агарган була.

Менә шулай, урта мәктәпне тәмамлагач, Ркаил Зәйдулла шушы атта Казан тарафына юнәлә. Атның тоягыннан утлар чәчри – Ркаил Зәйдулла Казанны ала. Ул яшь Ульянов һәйкәле янына килеп, атын бәйләп куя да шушы мәһабәт бинада 5 ел буе укый. Һәм шушы атта әдәбиятыбызга томырылып килеп керә. Әдәбиятның ул бөтен жанрларын үзләштерергә ниятли, шушы атта ул шигърият кыры буйлап чаба, драматургия, проза, публицистика биләмәләрендә чабып үтә. Ниһаять, ул Татарстан Дәүләт Советына шушы атта чабып килеп җитә, үзен иярдә тойган хәлдә кыю-кыю чыгышлар ясый.

Ркаил дустым, киләчәктә дә сиңа шушы атта озак чабарга, шушы иярдә калырга язсын. Татарча уйлап, сөйләп, язып, газиз милләтебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын, – дип котлады ул.

Марсель Галиев: «Рухың сау булсын, киләчәктә дә синнән рәхәтләнеп көлик!»

Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев үзенең «Кәефеңә көя төшермә» дигән китабыннан Ркаил Зәйдулла белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде.

– Ркаил Зәйдулла минем турыда шундый фикер тараткан. Имеш, мин юмор китабымны аңа бүләк итмәгәнмен. «Китабын укып чыктым, яртысы минем турында. Гонорар сорар, дип курыккандыр инде», – дип әйтә, ди.

Бервакыт мин, «Шәһри Казан» газетасында эшләгәндә, Ркаилгә шигырьләрен газетада «бит тутырып» чыгарырга тәкъдим иттем. Аның авылына кайтуы, әнисе пешергән мич төбендәге ипине кабып каравы һ.б. турында матур итеп кереш сүз яздым.

Шигырьләр басылып чыкты. Шуннан соң, Ркаил килде, «рәхмәт, чыгаргансың да» дими… Аптырагач, үзем әйтергә мәҗбүр булдым. «Нәрсә, әллә ошамадымы? Шигырьләрең чыкты бит», – дим. «Күрдем. Кереш сүз язып харап иткәнсең минем шигырьләрне. Әни дә, апа да синең кереш сүзеңне укыйлар да елыйлар. Минем шигырьне укырга көчләре калмый», – ди.

Ркаилнең «Идел» журналында эшли башлаган чагы. Мәкаләләр яза башлады. Мин укыйм да, гел минем фикерне алган кебек тоела. «Минем фикерләрне алгансың, кемнеке икәнен әйтмисең? Мин бит сезнең фикерне алган вакытта батырып әйтәм», – дип, бер-ике мәртәбә сүгеп алган идем. Соңыннан карыйм, бер яңа журнал чыкты. Беренче битендә Ркаил Зәйдулланың мәкаләсе. Болай башлана: «Иртән кояш чыгып килә иде, Марсель Галиев әйтмешли», – дигән.

«Нигә алай иттең инде?» – дим. «Соң, хәзер башка нинди фикер килсә дә, син әйткән кебек тоела», – диде Ркаил.

Кешенең рухы сәламәт булганда гына аннан көлеп була. Рухың сау булсын, киләчәктә дә синнән рәхәтләнеп көлик, – дип теләде ул.

Рөстәм Галиуллин: «Ркаил Зәйдулла белән Газинур Моратның 40 елдан артык дәвам иткән дуслыгы – безнең өчен үрнәк»

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин Ркаил Зәйдулланың һәр кеше белән уртак тел таба белүен, җиңел аралашып китүен билгеләп үтте:

– Без аны үз итеп, якын итеп, мишәрчәләп «Ркаил әзи» дип әйтәбез. Моңарчы аны туган көне белән котлап булмый иде, ул тыңламый да, өнәми дә иде. Татар халкы юкка гына: «Алтыдагы – алтмышта», – димәгәндер. 60 яшьлек кешенең сөенечләре 6 яшьлек баланыкына тиң. Ниһаять, Ркаил абыйны туган көне белән котлыйбыз.

18 ел элек мин аңа беренче хикәяләремне күрсәтеп, хәер-фатиха алган идем. Бүгенге көнгә кадәр минем өчен аның фикере – беренче.

Татар әдәбиятында Сибгат Хәким белән Хәсән ТуфанИлдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев  арасында шагыйрьләр дуслыгы дигән төшенчә яши. Бүгенге көндә Ркаил Зәйдулла белән Газинур Моратның 40 елдан артык дәвам иткән дуслыгы – безнең өчен үрнәк. Алга таба да дуслашып яшәгез.

Кыргызстанда вакытта кыргыз язучылары, берсен-берсе уздырып, «андый укымышлы кешене очратканыбыз юк иде әле, бөтенесен белә» дип, Ркаил Зәйдулланы мактый. Ул очраклы гына кыргыз язучысының иҗат кичәсендә була. «Без шаккаттык. Ул аның бөтен әсәрен укыган, бездән дә күбрәк белә», – дип сөйли кыргыз язучысы. Гаҗәп тоелды. Ул кыргыз язучысының исеме билгеле түгел иде… Ркаил абыйның үзеннән сорарга булдым. Аңа президиумда дүртенче булып чыгыш ясарга әйткәннәр. Ярты сәгатьтән аны, алкышлар белән бүлдерә-бүлдерә, рәхмәтләр әйтеп озатканнар. «Мин өч кешене игътибар белән тыңладым. Ул язучының исемен дә ишеткәнем юк иде», – диде ул.

Шәхесе нинди – иҗаты шундый, иҗаты нинди – шәхесе шундый. Ркаил абый, безне алга таба да иҗатың, шәхесең белән сокландырып яшә! – диде Рөстәм Галиуллин.

Шагыйрь, драматург, публицист Рүзәл Мөхәммәтшин, юбилярны котлап, «Кыш алды» дигән шигырен укыды һәм: «Без ел әйләнәсе ике зур датаны билгеләп үтәбез: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу һәм Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге. Икесе белән дә котлыйм сине, Ркаил абый!» – диде.

«Ркаилне мин 43 елдан артык ярыйсы ук яхшы белән икән. Безне күп тапкыр бутыйлар иде», – диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдуллага багышланган автобиографик шигырен яңгыратты.

«Күңелдә канәгатьсезлек хисе бар…»

Кичә менә шундый күтәренке рухта тәмам булды. Әмма Ркаил абыйны күбрәк сөйләттерәсе, аның фикер-теләкләрен ишетәсе килде минем. Юбилей кичәсе көне бик тыгыз булуга карамастан, бер утырып сөйләшергә форсат туды.

– Ркаил абый, язучы язмый тора алмый, диләр. Бу кадәр эш белән күңелдә җыелганны кәгазьгә төшереп өлгереп буламы?

– Бик язып булмый шул. Бугазга килеп өелә инде ул. Шуннан соң, шигырьләр язам. Бастырыр өчен дә түгел, үзем өчен. Өйгә арып кайтам мин. Кешеләр белән очрашулар рухи яктан да, физик яктан да арыта. Дөресен әйткәндә, аның күп вакыты бушка үтә, ләкин ансыз да булмый. Сүз дә юк, рәсми эш иҗат эшенә хилафлык китерә.

Тинчурин театрында пьесамны куерга тиешләр, режиссер белән сөйләшкәннән соң, мин аны яңадан эшләп чыктым. Иҗат белән бер дә шөгыльләнмим, дип әйтә алмыйм, әмма күңелдә канәгатьсезлек хисе бар.

– Менә хәзер Сез бер елдан артык Язучылар берлеге рәисе вазифасында. Төрле кеше бар, бөтенесенә дә ярап бетеп буламы?

– Юк, ярап бетеп булмый. Мин доллар түгел бит. Хәер, хәзер кемнәргәдер доллар да ошамый…

Каршыма килеп, «син миңа ошамыйсың» дип әйткән кеше юк. Элекке бер дус интервьюсында, фамилияне куймыйча: «Җитәкчеләр татар әдәбиятын дөньяда танытырга тели, ләкин «әдәбият түрәсе» моңа киртә куя», – дигән иде. Ул кешенең әсәре конкурста катнашкан һәм игътибарга алынмаган… Конкурста катнашкан бөтен әсәрне мин укырга тиеш тә түгел. Жюри рәисе буларак, шорт-листка чыкканнарын гына укыдым. Ә ул шорт-листка да чыкмаган иде.

Һәркемнең ниндидер дәгъвасы була инде ул. Ансыз була алмый. Ул урында фәрештә булса да, аның ак канаты күпмедер керләнгән булыр иде.

«Халыкка спектакль итеп куелган пьесалар барып җитә»

– Кичәдә җырларыгызны беренче тапкыр ишеттем. Җырлар языйм әле, дип максат куймыйсызмы? Әллә Сезгә туры килә торган композитор юкмы?

– Җыр булсын әле, дип, махсус җыр язганым юк. Мәсәлән, «Мин сине яратмадым» җырын пародия итеп язган идем. Бөтенесе «мин сине яраттым», «мин сине сагындым» дип яза бит инде. Дистәләгән җыр шундый. Ә мин киресенчә яздым.

Апаска очрашуга барган идек. Фирзәр Мортазин миннән шигырь сорады, шунда мин аны язып бирдем. Фирзәр көй язды, җыр популярлашып китте.

Пьеса язганда җыр кирәк була. Шунда җыр текстларын да язам. Мәсәлән, «Саташкан сандугач» спектаклендә Фоат абый Әбүбәкеров белән берлектә матур гына җыр булды, «Үлеп яратты» спектаклендә дә шулай ук. Ягъни мәҗбүрият булганда язам.

Аңа үзенә күрә дулкын кирәктер. Җыр текстының үзенең законнары бар, ул гади булырга тиеш. Эләктереп ала торган юлы булырга тиеш. Законнарын беләм, әлбәттә. Тик ул юнәлештә эшләмәдем.

– Халык күңеленә сеңеп калган иң популяр әсәрегез нинди?

– Халыкка спектакль итеп куелган пьесалар барып җитә. «Саташкан сандугач», «Үлеп яратты» пьесалары Камал театрында сәхнәләштерелде. Шулар халыкка барып җитте.

Басма әсәрләрдән, балалар өчен «Татар таҗы» дигән китабым чыккан иде. Ул бик тиз таралып бетте. Балаларга тарихны кыска хикәяләрдә аңлату ягыннан мин аны файдалы эш дип саныйм.

«Өйдә булганда балаларымны татар телендә сөйләшергә мәҗбүр иттем»

– Үзегезнең дәвамчыгыз дип кемне атый аласыз?

– Монда остаз һәм шәкерт мәсьәләсе килеп чыга. Мин үземнең остазларны рәхәтләнеп әйтә алам: Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, бик күп инде алар… Ә мине кем остаз дип саный икән? Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталова… Саный китсәң, шулай ук, шактый исемнәр чыга. Бу – бик куанычлы хәл. Алар безнең эшне дәвам итәләр, дип уйлыйм.

– «Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан да югалтмый»,  дигән булгансыз бер әңгәмәгездә. Балаларыгызга татар рухын сеңдерә алдыгызмы?

– Сеңдердем дип уйлыйм. Улым Баязит Бөтендөнья татар конгрессында эшли. Күңелендә милли хисе булмаса, ул анда эшләмәс иде. Үзенең вазифасын яратып башкара. Өйдә булганда, балаларымны бары тик татар телендә сөйләшергә мәҗбүр иттем, дисәң дә була.

Кызым Энҗе Николай Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында укый, рус сүзен катнаштырып сөйләсә, «штраф сиңа» дия идем. Хәйләкәр генә елмаеп: «Ә штраф татарча ничек була?» – дип каршы сорау бирде. «Штраф рус сүзе дә түгел ул», – дидем. Аллага шөкер, балаларым татарча яхшы сөйләшә, грамоталы язалар да. Милли хисләре дә бар.

… Мин үземне милли шагыйрь дип саныйм. Татар шагыйре, язучысы милләтенә төгәл сүз әйтергә дип яза. Без бергә булырга тиеш, телебезне, гореф-гадәтләрне сакларга һәм бербөтен булып яшәргә тиеш. Шундый «тиеш»ләр безне язарга мәҗбүр итә. Халык безнең сүзебезгә колак сала икән, бу – күңелле хәл, – диде юбиляр Ркаил Зәйдулла.

Кичәдә Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Равил ГалиевГөлдания Хәйруллина, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры актерлары, «Таң» иҗат берләшмәсе, шагыйрьләр Айзирә Имамова, Гөлназ НуриеваЗимфира Исламова, Лилия Гыйбадуллина, Әнвәр Шәрипов, Лилия Фәттахова, Рәзинә Мөхияр, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Резедә Гасыймова, Амур Фәләхов, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәкит Аллабирде, Марс Яһүдин, Айрат Суфиянов, Зөләйха Минһаҗева һ.б. катнашты.

 

  • Ркаил Зәйдулла – язучы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге (1990), Габдулла Тукай исемендәге (2010) Дәүләт премияләре лауреаты. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чувашия Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы «Татарстан яшьләре» белән хезмәттәшлек итә башлый.
  • 1984-1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәмсуы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә.
  • 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Зәйдулла озак еллар анда бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. 2009-2012 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. 2017 елда берара «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире булып ала.
  • Татарстанның халык язучысы (2019). Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән). 2021 елның 3 мартыннан – Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

 

intertat.tatar


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров