Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый

Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы депутаты мандаты алгач, татар телен укыту, мәдәният проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләячәген әйтте.

“Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый. Бердәм Дәүләт имтиханын ана телендә дә тапшыру канунын чыгарырга иде. Әлбәттә, моны Татарстан парламенты гына булдыра алмый, әмма без закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итә алабыз. Ана телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. “Татарстан – дәүләт, ә дәүләт телен мәктәпләрдә барлык кеше мәҗбүри укырга тиеш”, – диде ул.

Язучы өчен хәл ителергә тиешле икенче мәсьәлә – мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хәлләрен яхшырту. “Мәдәният хезмәткәрләренең матди хәлләрен яхшырту мәсьәләсендә үземнең сүземне әйтермен дип уйлыйм. Без хакимияткә халыкның зарларын җиткерергә тиешбез. Мин гел халык арасында. Шагыйрь, язучы, халыктан ераклаша икән, ул, гомумән, шәхес буларак үлә, юкка чыга”, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла сайлау алдыннан сайлаучыларның телефон шалтыратуларын кабул иткән һәм иҗтимагый мәсьәләрне хәл итәргә кирәк дигән нияткә килгән. “Мәсәлән, пенсионерларны, яшәү җире 40 квадрат метрдан артса, субсидияләрдән мәхрүм иткәннәр. Торак метрларының күләме белән юлда йөрү берничек тә бәйләнмәгән. Бу инде пенсионерларның соңгы тиеннәрен тартып алу. Шундый гади халыкка зыян китерә торган законнарны юкка чыгарып, яңадан карарга кирәктер дип уйлыйм”, – диде Ркаил Зәйдулла.

“Кайсы комитетка керәчәгемне белмим, бәлки мәдәният буенча комитетка кертерләр. Әле рәсми рәвештә белдерелмәгән, шуңа күрә анысын әйткән кеше юк. Минем тәҗрибәм юк. Гомумән, мин түрә булып та, җитәкче булып та эшләгән кеше түгел. Шуңа күрә монда инде башта өйрәнергә кирәк. Халыкның борчылулары, зарлары миңа якын, шуңа күрә бу мәсьәләдә мин, әлбәттә, халыкның дәгъваларына игътибар итәчәкмен”, – диде язучы.

(“Интертат” сораштыруыннан)

Язучылар