Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галиев Фәйзи

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крәстиян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.

1942 елның декабрендә Ф.Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска мөддәтле курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла. Смоленск шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, дүрт ай Уфа госпиталендә дәваланып ятканнан соң, гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп,  1944 ел башында туган авылына кайта. Шул елның җәендә аны, унтугыз яшьлек инвалид егетне, колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Шушы вазифаны ул кырык тугыз ел (1993 елның җәенәчә) берөзлексез башкарып килә.

Шул дәвер эчендә колхоз күрше-тирәдәге җиде авылны берләштергән иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелеп, колхозчылар Фәйзи Галиевне егерме бер мәртәбә үзләренең җитәкчеләре итеп сайлыйлар.

Җитәкчелек хезмәтендәге уңышлары өчен Ф.Галиев Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аңа «Татарстанның атказанган агрономы», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1967 елда аны Татарстан АССР Югары Советына, 1979 елда СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. 2005 елда, сиксән яше тулу уңае белән, Фәйзи Галиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Бай хезмәт тәҗрибәсенә һәм башыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгалар турындагы хатирәләренә таянып, авыл халкының фидакарь хезмәтен, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм тормыш итүгә, яшәүгә нисбәтле уй-хисләрен фәлсәфи-аналитик планда тасвирлаган «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә ­– күңелем бишеге» (1998) исемле документаль повесть жанрындагы әсәрләре белән Фәйзи Галиев үзен сәләтле каләм иясе икәнлеген дә исбат итә.

Ф.Галиев ­– 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар