Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрифуллин Наил

Сезнең җәмгыятебездәге күренешләргә карата җиденче каттан фикер йөрткәнегез бармы? Ә менә журналист Наил Шәрифуллин нәкъ тә шулай эшли. Моның шулай икәнен аның “Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек яки Җиденче каттан караш” яңа китабыннан укып белеп була.
Күптән түгел шул исемдәге китап “табадан төште”. Язучы һәм журналист Наил Шәрифуллинның әлеге китабы публицистик жанрны үз иткән, анализ, нәтиҗәләр, бәяләмәләр көткән укучыга карата язылган. Автор үзенчәлекле һәм кыю язмаларында бүгенге җәмгыятьнең җитешсезлекләрен күрсәтә, аларның чишелешен көтә, дөреслек һәм гаделлек эзли. Шулай ук тел, милләт язмышына да кагылган мәкаләләре биредә урын алган. Наил Шәрифуллин үзе бу хакта болай ди: “Эшләү дәверендә, гелдән-гел негатив язасың, дип бәйләнүчеләр дә, барысы да шулай начармыни, дип сораучылар, җиденче кат күкләргә менгереп мактаучылар – барысы да булды. Негатив дигәннәргә, мин, беренчедән, позитив кына язып тору өчен төзәлмәс оптимист булырга, икенчедән, тирә-ягыбыздагы күп гаделсезлекләр ким дигәндә, бер ун тапкыр азаерга тиеш, дип җавап биреп килдем”.
Китапка төрле елларда “Ватаным Татарстан”да (ул әлеге газетның махсус хәбәрчесе) басылган мәкаләләр кергән. Ул җиде бүлектән тора, һәрбер бүлектә шактый гына язмалар урын алган. Шунлыктан китап шактый саллы, сыйфатлы каты тышлыкта.

Язучылар