Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Такташ Һади

     Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Башта ул үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары аны заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган, Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле бермә-бер кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул җөмләдән унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Бохара шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларда актив катнаша һәм, бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. Болардан «Төркстан сахраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасында 1918 елда басылып та чыга. Бу – Һ.Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

         1918 елның көзендә Һ.Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта. Ләкин әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет, авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире һәм башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгәннән соң, яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Ш.Камал, А.Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен («Караңгы төннәрдә», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ.б.) бастыра.

         1920 елда иген уңмау сәбәпле Идел-Җаек буйларында яшәү шартлары кыенлашкач, Һ.Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә һәм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта.

         Ташкент чоры (1921–1922) Һ.Такташ иҗат эшчәнлегенең тагы да активлашуы, шагыйрь буларак иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Ташкентта ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен – эчтәлеге белән, нигездә, мифик легендаларга нигезләнгән һәм мифик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер төркем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.

         1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәдә дә куела. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

         Казанга килгәч, Такташ берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923–1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926) журналларында һәм 1926 елның октябреннән 1929 елның мартына кадәр «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

         Казанда 1922–1923 елларда язылган әсәрләрендә («Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Урамда», «Гыйсъян», «Янар таулар», «Пасха чаңнары» һ.б.) поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап Һ.Такташ иҗатында һәм язу стилендә тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В.И.Ленинның вакытсыз үлеме тәэсирендә туып, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйланулар рухында язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы (1924), «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927), «Алсу» (1929), «Мокамай» (1929) кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун шагыйрь булып таныла.

         1930–1931 еллар дәвамында Һ.Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәрен эшли. Ун хат итеп уйланылган һәм авторның чор турында, аның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемалары, буыннар язмышы турында фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерергә тиешле бу киң колачлы лиро-эпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә. Әмма шул язылган өлешләре белән генә дә «Киләчәккә хатлар» поэмасы шагыйрь иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә яңа чорның, социалистик чынбарлыкның лирик эпосын тудырудагы иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булып санала.

         Һ.Такташ – барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул – «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

         Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күптөрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый.

         1980–1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен үз эченә алган өчтомлык җыелмасын бастырып чыгара.

         Һ.Такташ иҗаты – сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Әдип бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ача, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертә. Аның рухы, аһәңе белән халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына уңай йогынты ясый һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә. Такташ традицияләрен өйрәнү, аның поэтика өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләрен иҗади үзләштерү бүген дә дәвам итә.

         Һ.Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

         Ул Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура паркы территориясенә урнашкан туганнар каберлегендә җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алтын сарайларда: шигырь. – Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1923. – 1 б. – 1000 д.

«Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр». – Казан: Корылтай, 1923. – 102 б. – 2000 д.

Давылдан соң: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 80 б. – 3000 д.

Кояш көлми дә, елмаймый да: хикәя, шигырьләр. – Казан: Татгиз, 1926. – 36 б. – 3000 д.

Караборынның дусты: балалар хикәясе. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1927. – 27 б. – 3000 д.

Мәхәббәт тәүбәсе. – Казан: Татиздат, 1927. – 24 б. – 1500 д.

Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1927. – 38 б. – 3000 д.

Күмелгән кораллар: драма. – Казан: Татиздат, 1928. – 66 б. – 3000 д.

Сагыну җырлары: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татиздат, 1928. – 40 б. – 5000 д.

Тәүфыйклы песи: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1928. – 16 б. – 4000 д.

«Мәхәббәт тәүбәсе» һәм башка шигырьләр». – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 47 б. – 5000 д.

Һади Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1929. – 32 б. – 3000 д.

Һади Такташ әсәрләре: тулы җыелма / кереш сүз авт. Г.Гали. – Казан: Татиздат, 1931. – 355 б. – 3000 д.

Такташ шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1931. – 16 б. – 10000 д.

Киләчәккә хатлар: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татиздат, 1932. – 56 б. – 8000 д.

Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 32 б. – 7100 д.

Һади Такташ шигырьләре. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 87 б. – 5100 д.

Шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 254 б. – 10000 д.

Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 36 б. – 5115 д.

Һади Такташ шигырьләре / кереш сүз авт. Г.Галиев. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 180 б. – 20000 д.

Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 59 б. – 10000 д.

Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 28 б. – 10000 д.

Такташ шигырьләре. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 116 б. – 9000 д.

Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 307 б. – 9070 д.

Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 367 б. – 3070 д.

Караборынның дусты: балалар хикәясе, шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 28 б. – 10185 д.

Караборынның дусты: балалар хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 35 б. – 5000 д.

Сайланма әсәрләр: шигырьләр / кереш сүз авт. X.Хәйри. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 208 б. – 10000 д.

Әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 343 б. – 6065 д.

Яшьләргә: җыентык. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 91 б. – 5065 д.

Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 24 б. – 5065 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 319 б. – 20037 д.

Бүгенге матурлык: сайланма әсәрләр. Олы яшьтәге балалар өчен. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 115 б. – 7037 д.

Ләйлә: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 35 б. – 10000 д.

Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 283 б. – 10000 д.

Киләчәккә хатлар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 20 б. – 6000 д.


Язучылар

Туган көннәр

Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов