Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Китап булса, шундый булсын!.

Газета укучыларыбызның күбесе, бирәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләре — рухи тормышыбызда китап хакимлек иткән чор балалары. Китап — күпләрнең гомер юлдашы да, дөньяны танып-белүдә төп чыганак та, уй-хыялларны чынга ашырырга әйдәүче маяк та, үзгә бер тәрбияче дә. Күп гасырлар буе шулай булган ул. Әмма соңгы дәвердә, бигрәк тә соңгы дистә еллар эчендә, вазгыять нык үзгәрде. Кеше акылының бөек ачышлары — дөньяны аңлауның яңа ысулларын тудырды. Һәм шул ук вакытта кешелек алдында ахырзаманны уйлата торган яңа проблемалары да барлыкка килде, традицион-фикерләүне күпмедер дәрәҗәдә инкяр итүче яңа буыннар хасил булды.   Шушы катлаулы чорда китапның, гомумән, басма матбугатның җәмгыятьтәге роле ничек булачак? Русия кебек күпмилләтле илдә бу мәсьәлә үтә дә актуаль һәм четерекле. Чөнки ул милли телләрнең исән-имин булуына бәйле. Сораулар күп. Аларга җавап эзләргә тырышу да — табигый ихтыяҗ. Шуңа күрә без газетабыз битләрендә китап язмышы һәм аның нигезе булган Туган телебез турында аналитик язмалар бирергә ниятлибез. Бу әңгәмә-сөйләшүләрдә, фикер алышуларда әһле каләм ияләре дә, шулай ук укучыларыбыз да актив катнашыр дип өмет итәбез. Танылган язучы-журналист Рашат Низами әзерләгән шушы язма белән яңа рубриканы башлап җибәрәбез.

Рашат Низами:   Сүземне конкрет бер китап белән башлап җибәрәсе килә. Күптән түгел генә тышкы кыяфәте, олпатлыгы һәм күләме белән үк үзенә тартып торган бик тә эчтәлекле, кызыклы китап кулыма керде. Мөгаен, аны китап-альбом дип тә атап буладыр. Карап торышка ук ниндидер кырыс ягымлылык та бар бу китапта. Исеме — «Равил Фәйзуллин. Гомер калейдоскобы». Ул халык шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына багышланган, аның 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган басма булып чыкты. Һөнәри эшем язу булгач, бик күп китаплар күрдем, бик күп китаплар укыдым үз гомеремдә, әмма туган телемдә күргән мондый басмалар сирәк очрады. Уйлап куйдым: теләгәндә, бездә дә менә нинди китаплар чыгарып була икән! 50 табак чамасы бу китап мине чын мәгънәсендә әсир итте, сокландырды. Кат-кат актардым битләрен, кайта-кайта укыдым. Күз өчен дә (фоторәсемнәр генә дә 500 дән артык), аң өчен дә гыйбрәтле күп нәрсәләр бар бу китапта. Иң мөһиме: бергә-бергә үзебез кичергән иҗади дөньяга — татар әдәбиятының ким дигәндә ярты гасырлык тарихына чума алдым. Инде гүр иясе булган һәм әлегә исән-сау булган күренекле әдипләр, алар язган әсәрләрендәге геройлар хәтергә килде. Яшьлек хыяллары, беренче шигырьләр, редакцияләргә йөри башлаулар… Әдәбиятның кадере зур чаклар, халык белән шыгрым тулы залларда үткән әдәби кичәләр, китап укучылар конференцияләре, иҗат йортларына барулар, район һәм шәһәрләрдә әдәбият көннәре дисеңме… Тоныкланып барган хатирәләрне менә ничек яңарта, күелне кузгата ала икән бер китап! Авторның иҗади активлыгына тагын бер кат инанып, күңелемә мондый юллар да килде:   Сиксәненә таба авышса да, Һаман эштә, һаман хезмәттә. Татарстаныбыз күлләрендә Колач салып тагын йөзмәктә.

«Татарстан яшьләре»нең «Китап язмышы» рубликасын хуплап, «Гомер калейдоскобы»н төзүчеләрнең берсе — Гүзәл Габдуллаҗанова һәм китапның төп каһарманы, халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән әңгәмә корырга булдык.

Р. Н. Равил абый, бу китапны чыгарырга нәрсә этәргеч булды? Бер юбилей гына түгелдер…

Р. Ф. Берничә ел элек миңа 75 тулды. Рәсми юбилейлар рәтенә керә торган сан. Гомумән, кылган гамәлләреңә нәтиҗә ясый торган яшь. Азмы-күпме танылу алган язучылар, гадәттә, күләмлерәк китаплар чыгарырга тырышалар инде мондый чакта. Мин менә шушындый альбом-китап формасын сайладым. Бу теләгемне каләмдәшләрем дә хуплады. Китапны төзүчеләр белән бергә әдипләргә багышланган, төрле телләрдә чыккан байтак альбом-китапларны карап чыктык. Өлге булырдаен тапмасак та, аларны өйрәнү файдага китте. Әмма без фәкать үзебезнеке дип әйтерлек, әле моңарчы булмаган китап әзерләргә тырыштык. Төп теләк һәм максат: безнең буын үткән әдәби юлның дөрес һәм объектив чагылыш табуына ирешү иде. Әйтик, 1970 елларда әдәби атмосфера нинди булган яки 1990 елларда? Нинди мәкаләләр чыккан, нинди фотоларда кемнәр сурәтләнеп калган? Китапка кергән материаллар һәммәсе документаль, һәммәсе дөрес. Калейдоскоп дип әйтелсә дә, хронологик тәртип сакланган…   Шушында туктыйм. Үзеңә багышланган хезмәт турында үзең сөйләү бик үк килешеп бетмәс.

Р. Н. Гүзәл ханым, Сез — бу китапны төзүчеләрнең берсе һәм мөхәррире. Моңарчы мондый характердагы кулъязманы редакцияләгәнегез булдымы? Төп максат нинди иде һәм аңа ирешелдеме?

Г. Г. Равил абый белән минем хезмәттәшлек 2016 елда башланды. Нәкъ шул елда аның Татарстан Язучылар берлеге узган тарихи юл турында җентекләп язылган, сирәк очрый торган күпсанлы фотолар һәм документлар белән баетылган («Татарстан Язучылар берлеге (Әдипләр берлеге)») китабы дөнья күрде. Мөхәррир буларак, әлеге төр хезмәтләр эшләүдә беренче тәҗрибәне мин шул вакытта алдым, әзерлек мәктәбе уздым. Әлбәттә, эш җиңел һәм тиз бармады, Равил абый — бик таләпчән автор. Нинди хезмәт башкаруыбызны аңлап, мин дә бик җаваплы карарга тырыштым. Ә инде «максат нинди иде һәм аңа ирешелдеме?» дигән сорауга җавапны китапның «Төзүчеләрдән» дигән кереш сүзеннән китерер идем: «Теге яки бу чорның үзенчәлеген һәм асылын, ул елларның рухи яшәешен — шул заманның аерым Шәхесләре аша яхшы ук дәрәҗәдә белеп-аңлап була. Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тормыш һәм иҗат юлын барлаганда һәм өйрәнгәндә, төзүчеләр буларак, без моңа янә инандык. Җыйналган материал буенча татар әдәбиятының соңгы илле-алтмыш ел эчендәге иҗади атмосферасын тоеп, үзебезне андагы хәл-вакыйгаларның шаһитлары кебек хис иттек». Камиллекнең чиге юк, диләр. Шулай да максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Җыентыкның күркәм килеп чыгуында бизәлеш өчен җаваплы булган Диләрә Нәүрүзованың да тырыш хезмәтен һәм тәҗрибәсен билгеләп үтәргә кирәк.

Р. Н. Табигый, һәр язучы язган әсәренең киңрәк даирәгә барып җитүен, укучыларының ишле булуын тели. Сүз китапларның тиражлары, ничәшәр данә чыгуы турында. Нәшрият әзерләгән китаплар (әдәби, фәнни, тарихи, мәктәп дәреслекләре һ. б.) бүгенге көндә нинди тиражлар белән чыга?

Г. Г. Өлкәнрәк буын авторлар белән эшләгәндә, сүз ара сүз чыгып, алар элеккеге елларны еш исләренә төшерә. Мәсәлән, үткән гасырның 70 нче елларында китаплар зур тираж белән чыккан. Димәк, китап егерме меңләп, хәтта аннан да артыграк әдәбият сөюче укучы кулына килеп кергән, рухи яктан аларны баеткан, яшәүләренә ямь өстәгән. Китап җене кагылган кешеләр яраткан авторларының яңа чыккан китапларын сатып алу өчен чиратларда да торганнар, йә булмаса, бер-берсеннән алып укыганнар. Бүгенге көндә исә нәшриятта чыккан китапларның тиражлары 1000 данәдән башлап 3000 гә кадәр. Соңгы сан балалар өчен чыккан китапларга карый. Дәреслекләр саны да шул тирә.   Китапның дөнья күрүе — бер хәл, аның бит әле укучы кулына барып ирешүе дә кирәк. Нәшриятта чыккан китапларның 85 проценты китапханәләргә, татарлар яшәгән регионнарга таратыла. Ә калган өлеше үзебезнең элеккеге «Матбугат йорты» бинасындагы (Бауман урамы, 19 нчы йорт), шул ук Бауман урамы, 31 нче йортта — ГУМ сәүдә үзәгендәге китап кибетләрендә, Аграр урамындагы «Казан» агросәнәгать паркында («Велорикша») сатыла. Күпмесендер «Дом книги» кибетләр челтәре дә ала. Шулай ук безнең электрон китаплар “Литрес” сайтына да куелган, укырга яки тыңларга мөмкин. “Озон” аша сатып алу мөмкинлеге дә каралган.   Тираж һәм сату турында сүз чыкканда, икенче мәсьәлә дә баш калкыта. Ул — китапларның бәясе югары булу. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаган гади халык, бик теләсә дә, китапларга куелган хакны күреп, берне генә сатып алу белән канәгатьләнергә мөмкин. Җирнең нуры — кояш, кешенең нуры гыйлем булуын искә алсак, бәя югары булырга тиеш тә кебек! Китап укучыларга якынрак булу өчен, фирма кибетләрендә айның 15 нче көнендә 15 проценты ашлама ясала, төрле конкурслар уздырыла. Минемчә, бу чаралар игътибарга лаек. 2020 елның декабрь аенда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә шул ук оешма урнашкан бинада «Китап+каһвә» әдәби салоны ачылды. Өстәл артында тәмле каһвә яки чәй эчеп, кызыклы, мавыктыргыч, йә булмаса, тарихи, фәнни, матур бизәлешле китаплар белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Яңа гына табадан төшкән китапларның хуҗасы — авторлар белән күрешеп сөйләшү, автограф-сессия уздырулар да матур традициягә әйләнеп бара.

Р. Н. Равил абый, сез — 60 елга якын язучылар һәм нәширләр белән якыннан аралашкан кеше. Китапларыгыз төрле телләрдә дә күп чыкты. Ялгышмасам, аларның тиражы миллионга якын. Тиражлар турында сүз чыккач, шушы сорауны Сезгә дә юллыйм…

Р. Ф. Әйе, без әдәби китаплар күп тиражлар белән чыккан заманда яшәдек. Ул чакта татар язучыларының рус телендә чыккан әсәрләрен СССРның төрле почмакларында, китапханәләрдә, китап кибетләрендә күрергә була иде. Үземнең китапларым белән Владивостокта, Киевта яки Рига, Баку кебек шәһәрләрдә «очрашканым» хәтердә… Совет әдәбияты дип йөртелгән ул чорда Г. Әпсәләмов   әсәрләре бигрәк тә популяр иде. Бер генә мисал: аның «Ак чәчәкләр» романы гына да төрле телләрдә 3 млн чамасы басылып таралган! Шапырыну түгел — факт: минем үземнең дә балалар өчен рус телендә 100 әр мең белән чыккан вакытлар булды. Татар телендә ул елларда проза әсәрләре, гадәттә, 10–20 мең, ә шигырь китаплары 3–5 мең данә белән басыла иде. Моннан 10 еллар элек «Мәгариф» нәшриятында «Кыска шигырьләр» китабым татарча 10 мең (шул исемдәге ул шигырьләр Мәскәүнең «Современник» нәшриятында шулай ук 10 мең) чыккан иде. Шигырь китаплары өчен шактый зур саннар.

Р. Н. Без үскәндә (үткән гасырның 70 нче елларын күздә тотам) аерым шәхесләргә багышланган мондый затлы китаплар бик аз чыга иде. Алары да, нигездә, мәрхүм классик әдипләр. Хәзер вазгыять нык үзгәрде. Зур казанышларга ирешкән исән затлар турында да ел саен альбомга охшаш китаплар чыгып тора. Ихтимал, елына җәмгысы 5–6 га җыеладыр алар. Дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, театр-эстрада артистлары, шулар арасында — әдипләр дә…

Р. Ф. Сүзеңнең төбендә «мондый басмаларның кайчан чыгуы хәерлерәк?» дигән сорау да ята шикелле. Җавабым: үз вакытында чыгуы хәерлерәк. Төп критерий — шәхеснең җәмгыятькә керткән хезмәте. Халык таныган хезмәте зур икән, димәк, ул — лаек. (Бәхетебездер, безнең халыкта андыйлар шактый.) Үз вакыты дигәннән, кемнең ничек килеп чыга бит! Әйтик, җырчы Илһам Шакиров турында үзе исән чакта ук альбомнары берничә мәртәбә басылды. Ә менә дөньякүләм билгеле композитор Нәҗип Җиһанов турында андый басма вафатыннан соң гына чыкты… Күп нәрсә андый басманы әзерләүчеләрдән, төзүчеләрдән дә тора бит әле… Кайчак шулай да була: зур шәхес бакыйлыкка күчә. Туганнары, якыннары, мәрхүмнең замандашлары исән чакта, алар ярдәме белән әлеге шәхесне тизрәк мәңгеләштерү хәстәренә керешә (истәлек тактасы кую, таш һәйкәл кую, кино төшерү һ. б.). Алыйк әңгәмәбезнең үзәге булган китап чыгаруны. Алар, ягъни китап чыгарырга теләүчеләр дусларыннан, хезмәттәшләреннән әлеге шәхес турында истәлек-хатирәләр язуын сорыйлар. Күпләр риза була. Мәрхүм турында андый чакта, гадәттә, фәкать яхшы сүз генә әйтелә бит инде. Ә исән мәшһүр шәхес турында үзе алдында артык мактап, күпертеп язу кыенрак. Хисләргә, эмоцияләргә түгел, күбрәк чын фактларга, документларга таянырга туры килә. Нәтиҗәдә бәя дә чагыштырмача объективлыкка якын була.

Р. Н. Элегрәк, совет чорында дип әйтикме, китапларның күпчелеге, нигездә, бер нәшриятта — дәүләт нәшриятында чыга иде. Хәзер эреле-ваклы хосусый нәшриятлар күбәйде. Аларның төп максаты — табыш алу. Акча түләсәң, теләсә нинди китапны чыгарырга мөмкинлек бар. Кайбер байлар, бигрәк тә дан-шөһрәткә ымсынганнар үзләре, нәселләре яки бизнес ширкәтләре турында калын-калын тупланмалар чыгаралар. Алар байтак. Каләм осталарының бәгъзеләре, мохтаҗраклары (әлбәттә, түләү хакына) әлеге иптәшләрнең «шедевр»ларын тәртипкә китерә, төзәтә, типографиягә әзерли. Ул чыккан китаплар да каядыр, кемнәргәдер тарала бит. Гомумән алганда, китаплар күп чыга хәзер. Кибетләрдә китап киштәләре тулган. Алучы гына сирәк. Пародокс хәл: китапның дәрәҗәсе төшә, ә үзе кыйбатлана.

Г. Г. Дөрес фикер, килешәм. Соңгы ун елда шәхси нәшриятлар бик күбәйде. Шул   сәбәпле эчтәлеге һәм эшләнеше ягыннан китапларның төрлесе — әйбәте дә, начары да дөнья күрә, укучы кулына килеп керә. Бүгенге һәм киләчәк буыннарның тирән белемле, кешелекле, игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, көчле рухлы һәм, иң мөһиме, милли җанлы булып үсүен, үз ана телендә саф һәм иркен сөйләшүен-аралашуын, милли тарихыбыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә карата хөрмәт хисе белән карауларын теләсәк, зәвыклы һәм затлы милләт балалары итеп күрергә уйласак, безнең китапларыбызның сыйфаты югары дәрәҗәдә булырга тиеш! Татарстан китап нәшрияты үз эшчәнлегендә нәкъ шушы максатларны тормышка ашыруда тырышып хезмәт куя. Язучыларыбызның, галимнәребезнең, сәнгатькә бәйле һөнәр ияләренең, әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы яшьләрнең иҗат җимешен укучы хөкеменә илтеп җиткерүдә һәр хезмәткәр үз белемен, үз сәләтен, еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен куллана. Бигрәк тә мөхәррирләребезнең, корректор, машинистка, техник мөхәррирләребезнең хезмәте бәяләп бетергесез зур. Шулай булмаса, 100 еллык тарихка ия булган нәшриятыбыз илкүләм конкурсларда, фестивальләрдә дипломнарга, югары исемнәргә лаек була алыр иде микән? Алга таба да тырыш хезмәтнең уңай нәтиҗәләре булыр дигән өметтә калам.

Р. Н. Алга таба да альбом китаплар булачакмы? Гомумән, нинди китаплар әзерләнә?

Г. Г. Равил абый белән эшчәнлекне дәвам итеп, «Әхсән хатлары» дип исемләнгән китап әзерлибез. Җыентыгыбыз татар рәссамы, сынчы Әхсән абый Фәтхетдиновның Равил Фәйзуллинга атап язган хатларын үз эченә ала. Әлбәттә инде, рәссамның танылган эшләре, шәхси тормышына караган фотолары да урын алыр дип көтелә. Рәсем сәнгатенә бәйле булган тагын бер хезмәт басылачак. Ул — агачтан уеп ясалган әсәрләр иҗат итүче Хәмит Латыйповның «Уелган бизәкләр» исемле китабы. Быел март аенда халык шагыйре Рәдиф абый Гаташка 80 яшь тула. Шушы уңайдан шагыйрьнең бөтен гомер юлын, иҗатын иңләгән, истәлек-хатирәләргә, тарихи фотоларга бай китабы әзерләнә. Юбилейлар темасын дәвам итсәк, 2021 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына — 135, Батырлык үрнәге булган Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аларның сайланма әсәрләре, С. Хәким, Л. Шагыйрьҗан, Ф. Яруллин китаплары дөнья күрәчәк. Проза әсәрләре дә шактый булачак: Т. Галиуллин, Ә. Мушинский, Р. Мир-Хәйдәров, Ә. Гаффар, З. Хөснияр һ. б., балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы, бай эчтәлекле китаплар (М. Галиев, Ф. Садриев, Н. Каштанов һ. б.) нәшер ителәчәк. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең булышлыгы белән танылган шәхесләребезнең туган телебез турындагы гыйбарәләре язылган плакатлар әзерләү дә дәвам итәчәк дип беләм.   Мин әле нәшриятыбызда чыгачак китапларның бик азын гына атадым. Быелгы план буенча барлыгы 87 исемдәге китап укучы кулына барып ирешәчәк, Алла боерса! Ел дәвамында, әлбәттә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килгән дәреслекләр, методик әсбапларга заказларны да үтәп барырга тырышабыз.

Р. Н. Китаплар турында фикер йөрткәндә, бер күренешкә яки тенденциягә дә игътибар итәргә туры килә. Бездә хатын-кыз язучылар күбәеп китте түгелме?

Р. Ф. Акыл, талант җенескә карамый. Һәр адәм баласының мөмкинлекләре чиксез, дияргә дә ярыйдыр. Ул мөмкинлекләрне тормышка ашырган очракта, әлбәттә. Сезнең сорау тикмәгә тумагандыр. Әдәбиятка хатын-кызларның күбрәк килүе факт. «Кыска шигырьләр» циклында минем мондый юлларым бар:   Башны ия-ия, «бия» дия-дия» Әдәби Ат әйләнеп бара Әдә Биягә…   Ир-егетләрнең әдәбиятка әзрәк килүе заманга бәйле. Хәзерге чорда әдәби хезмәт белән генә тормыш алып барып булмый. Шуңа күрә ир-ат бүтән һөнәрне сайларга мәҗбүр… Хатын-кызларның табигате дә бүтәнрәк бит әле! Тормышның дәвамын тәэмин итүче буларак, алар бездән акыллырак, нечкәрәк, бала җанлырак… Бу темага кереп китсәң, башың чыкмас… Шунысы хак: бездә талантлы хатын-кыз язучылар, чыннан да, күп. Алар күп яза, белеп яза, бигрәк тә көнкүреш һәм мәхәббәт-интим хәлләрне тирән кичереп яза… Көзгедәге кебек, тормыш аларда дөрес чагыла. Сүз дә юк, аларны күбрәк укыйлар да. Бигрәк тә шул ук хатын-кызлар. Шулай да җитди фикер әйтүчеләр, милли идеяне алып баручылар, гавам халыкны әйдәүчеләр күбрәк ир-ат язучылар дип уйлыйм.

Р. Н. Бәгъзе язучылар әсәр язу белән аны бүтән, әйтик, рус теленә тәрҗемә итү хәстәренә керешә башлыйлар. Сез тәрҗемә эшенә ничек карыйсыз?

Р. Ф. Тәрҗемә эше, чиксез, — кирәкле шәй. Яшьрәк чакта шигырьләремне русчага тәрҗемәләү буенча байтак шөгыльләндем. Мәскәүдә генә дә унлап тәрҗемә китапларым чыкты. Яшь чакта таныласы килү хисе көчле булган, күрәсең. Тәҗрибәмнән чыгып, хәзер шуны әйтә алам: поэзияне идеаль мәгънәдә тәрҗемә итеп булмый диярлек. Бер телдән икенче телгә аударып була. Тәрҗемәне кайчак «аудару» дип тә әйтәләр. Тупас булса да, дөрес тәгъбир — кемдер әйткән «Тәрҗемә — магия түгел, ә шул магия турында тасвирлау» гына. Тәрҗемә эше кирәк, дидем. Ачыклык кертәм: бүтән телләрдән үз телеңә тәрҗемә итү мөһимрәк. Бу очракта Ана телебез байый. Үткән гасырның урталарында рус һәм чит ил язучыларының әсәрләре күп тәрҗемә ителгән. Халыкның берничә буыны дөнья әдәбиятын татар теле аша өйрәнде. Бу исәпкә мин үзем дә керәм. Алда әйтелгәнчә, хәзер вазгыять бөтенләй бүтән. Укучылар саны бөтен дөньяда кимеде. Бер генә мисал, кайчандыр миллионга якын тираж белән чыккан рус телендәге әдәби журналлар берничә мең генә булып чыга (сүз уңаеннан, безнең «Казан утлары» илдә иң зур тиражлы журналларның берсе, соңгы елларда 7 мең белән басыла). Җавабымны шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:   Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен Файдалырак телләр бары да… Тик шунсы хак: фәкать туган телдә Иман иңә кеше җанына.

Р. Н. Китапның тышына конкрет язучының исеме күрсәтелеп чыгарылса да, эш процессында редакторның вазифасы, җаваплылыгы ифрат зур. Сез, тәҗрибәле мөхәррир буларак, моны яхшы беләсез. Эшегездә төп кыенлыклар нидән гыйбарәт? Гомумән, редакторлар төркеме нинди контингенттан җыйнала? Аларны каян алалар, кемнәр тәрбияли? Безнең заманда Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Марк Зарецкий, Наис Гамбәр кебек дәрәҗәле мөхәррирләр бар иде…

Г. Г. Татарстан китап нәшриятына эшкә 2001 елның ахырында килдем. Корректор вазифасына. Эшләү дәверендә тәҗрибәле редакторлар Роза апа Заһидуллина, Венера апа Шәрипова, Гәүһәр Мөхәммәдиеваларның эшенә кызыгып та, кызыксынып та карый идем. 12 еллап эшләгәннән соң, миңа, өстәмә эш буларак, редакцияләргә кулъязма бирделәр. Сынауны яхшы уздым дип беләм, 2015 елда мөхәррир вазифасына куйдылар. Бу изге хезмәттә минем таянычым, күпмедер күләмдә остазым Венера Камалиева булды. Бүгенге көндә нәшриятта хезмәт куючы күп кенә редакторлар — нәкъ шушындый юл узып килүчеләр. Арабызда кайчандыр мәктәп һәм югары уку йортында эшләгәннәр дә бар. Бүгенге көндә Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах кебек мөхәррирләр белән бер максатларга хезмәт итүебез аеруча сөендерә. Хезмәтебез, әлбәттә, бик җаваплы, чөнки планга кергән эшләр төрле. Күңел биреп язылганнары да, эшләнеп бетмәгәннәре дә очрый. Менә шул вакытта инде, тәҗрибәңнән чыгып, эшне ахырына җиткерергә тырышасың. Һәр язучы, галим, сәнгать кешесе үзенең иҗат җимешенә сөенсен өчен, кулъязманы кулга алган көннән башлап, ул эш китап булып басылганчы иңнәребездә зур җаваплылык тоеп эшлибез. Үзара фикер алышабыз, бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. Аллага шөкер, нәшриятыбыз эшләп торганда, теләсә кайсы бүлектә тәҗрибә уртаклашырлык хезмәткәрләребез бар әле!

Р. Н. Басма китапның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

Г. Г. Җәмгыятебездә һәрнәрсә үсеш-үзгәрештә. Бу — котылгысыз күренеш, ул шулай булырга тиеш тә… Телевидение барлыкка килү белән театр юкка чыкмады бит, рэп җырлый башлагач та опера сәхнәдән төшмәде. Электрон китап бүгенге көндә уңайлырак һәм отышлырак санала икән, аннан да качып булмый. Барыбер басма китапка өстенлек бирүчеләр калачак. Шәхсән үземә китапны кулга алып карау яки уку рәхәтрәк тә, уңайлырак та. Иң мөһиме, безнең үзебезнең киләчәгебез булсын! Һәр йортта китап яшәсен! Без, урта буыннар, өлкәннәр, балаларыбызда китапка карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялик. Бездән күреп, алар укысыннар. Дөньяның асылына, хикмәтенә китап аша төшенсеннәр!   Р. Ф. Тарих моңарчы «ташка басылган» сүзләрдә язылган. Туры мәгънәсендә ташка… соңрак — тирегә, пергаментка, кәгазьгә… Киләчәктә Тарих ничек язылыр? Әлегә җавапны беркем дә кистереп әйтә алмас. Кешелек казанышы булган электрон коммуникация чараларын бермәл шул ук фән-техник казанышлары юк итәргә дә мөмкин. Әйтик, берәр көн электрсыз яшәсәк тә, тормышыбызның ничек үзгәрәсен күз алдына да китерү кыен… Бу елларда телдән төшмәгән вирус дигән төшенчә дә бар икәнен онытмыйк. Телефон, смортфон, планшет һ. б. яңа буыннарның сәламәтлегенә ничек тәэсир итәсен дә белгән юк бит әле…   Кыскасы, мин үзем басма (кәгазь) матбугатның үлемсезлегенә ышанам. Дөрес, ул бик тар даирә өчен генә калыр, бәлки. Безнең телевидениедәге популяр тапшыру исеме белән әйтсәк, басма китапның таяну ноктасы — энциклопедик белемле зыялылар катламы.

Р. Н. Бу әңгәмәдә без күбрәк нәшриятыбызда дөнья күргән альбом тибындагы китаплар турында сөйләштек. Мондый басмалар арасында, безнеңчә, әлегә өлге булырлык китап — «Гомер калейдоскобы». Нәтиҗәдә «Китап булса, шундый булсын» дигән фикергә киленә. Китап дөньябыз бит мондый характердагы китаплардан гына тормый. Төрле жанрлардагы, төрле форматтагы әсәрләр, китаплар бихисап. Алда булачак әңгәмәләрдә алар турында да тәфсилләп фикерләшербез дип уйлыйм. Язучыларыбызның тиздән булачак корылтаенда да китапларыбыз язмышы турында җитди сүзләр булыр дип ышанам. «Китап язмышы — әдипләребез язмышы белән турыдан-туры бәйләнгән бит. —

(«Татарстан яшьләре»)


Язучылар