Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Низамов Илдар

 Язучы, публицист һәм тел галиме Илдар Мәлик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстанның Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туа. Балачагы, мәктәптә уку еллары шул районның Чишмәле Сап авылында үтә. 1951–1955 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп эшкә җибәрелә. Аннан армиягә алынып, 1955–1957 елларда Ерак Көнчыгышта гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, шул ук Агыйдел пароходчылыгында өч елга якын техник, инженер-диспетчер булып эшли.

           1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл таң» редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

           1968 елда И.Низамов Казанга күчеп кайта һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире булып эшли, ә 1976 елдан, Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң, Татарстан китап нәшриятында ун ел буена иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясен җитәкли. Шул чорда ул, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамлап, 1981 елда филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. 1987 елда

           И.Низамов Казан дәүләт университетына укыту эшенә күчә: журналистика факультетының татар журналистикасы кафедрасында өлкән укытучы, доцент вазифаларын башкара. 1996 елда докторлык диссертациясе яклаганнан соң, профессор (1997) дәрәҗәсе ала.

           Әдәби иҗат эше белән И.Низамов Казан елга техникумында укыган елларында кызыксына башлый, «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шул газета битләрендә беренче әдәби парчаларын, очеркларын бастыра. Соңга таба башка газета-журналларда да актив языша, күмәк җыентыкларда басыла башлый. Кыска әдәби парчалардан торган «Күңелеңдә ниләр бар?» исемле беренче китабы 1970 елда чыга. Әдәби-публицистик жанрда аның барлыгы унике китабы нәшер ителә. Алар арасында «Дәрья күзе» (1974), «Өмет» (1977) кебек повестьлар да, «Бер карадым…» (1989) кебек нәсер, парча җыентыклары, «Кул җылысы» (1975), «Илдә мин дә сандугач» (1978) кебек очерк җыентыклары, сайланма әсәрләр рәвешендә нәшер ителгән «Мәхәббәт хакы» исемле томлык та (1986) бар. Әдипнең табигать күренешләрен кешенең рухи кичерешләре белән гармоник тәңгәллектә нечкәләп сурәтләгән парчалары татар лирик прозасының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

           И.Низамовның әдәби иҗаттагы төп кыйбласы – очерк, публицистика, яраткан темасы – табигать, Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы, татар тарихының күренекле шәхесләре. Аның Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның дуслыгын, казанышларын чагылдырган «Ул кабызган маяклар» дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе белән билгеләп үтелә. Идел буенда Гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган «Иделем…» повесте, тарихи шәхесләрдән Мулланур Вахитов, Фәйзерахман Хәкимов, Гыйлемдар Баембәтевләргә багышланган «Идел улы», «Елларга тиң көннәр», «Өзелгән революция» исемле документаль повестьлар да үз вакытында әдипнең иҗади уңышлары итеп бәяләнә.

           Фән өлкәсендә эзләнүләрен матбугат, публицистика сөйләмен өйрәнүдән («Матбугатның тәэсирле сүзе» монографиясе, 1981) башлаган галимнең тел куллану осталыгына багышланган дистәгә якын дәреслек, кулланма, программалары, йөзгә якын фәнни мәкалә һәм башка хезмәтләре бар. «Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре» монографиясе нигезендә ул 1996 елда филология докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый.

           Аннары аның бер-бер артлы «Татар рекламы һәм матбугат» (1997), «И туган тел…» (1998), «Татарская речь» (1998) дигән фәнни хезмәтләре дөнья күрә. И.Низамов җәмәгать эше тәртибендә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Телләрне гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, Республика термин комиссиясе рәисе булып эшли, әлегә кадәр «Мәдәни җомга» газетасы кушымтасы «И туган тел…» сәхифәсенең мөхәррире вазифасын үтәвен дә дәвам итә.

           Ул 1987 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, 1960 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы.

           И.Низамов – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

  • Күңелеңдә ниләр бар?: нәсерләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 80 б. – 5000 д.
  • Кул җылысы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 160 б. – 1000 д.
  • Өмет: повесть, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 191 б. – 14000 д.
  • Иделем…: документаль повесть-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 216 б. – 3500 д.
  • Мәхәббәт хакы: повестьлар, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 392 б. – 15000 д.
  • Бер карадым…: парчалар бәйләменнән повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 192 б. – 10000 д.
  • Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 287 б. – 10000 д.
  • Татар рекламы һәм матбугат. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1997. – 110 б. – 1000 д.
  • И туган тел… – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б. – 1000 д.
  • Ярдәмең берлән синең…: фәнни публицистика. – Казан: Мәгариф, 2008. – 239 б. – 1500 д.

* * *

Татарская речь: функционирование и развитие речевой системы в массовой коммуникации. – Казань: Дом печати, 2002. – 272 с. – 1000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

  • А х у н о в Г. Заман таләбе // Г.Ахунов. Чишмәләр белән сөйләшү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 287–288 б.
  • С а б и р о в С. Кайнар көннәр сулышы // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 май.
  • К а м а л о в Б. Агыйдел-Идел егете // Кызыл таң. – 1986. – 3 сент.
  • Х ә с ә н о в а З. Туган телгә якынайыйк // Кызыл таң. – 1989. – 13 дек.
  • Г а р и ф у л л и н В. Сөйләмият – үзе бер фән // Мәгърифәт. – 1995. – 14 окт.
  • Б ә ш и р о в а И. Адәм сөйләшеп таныша // Шәһри Казан. – 1996. – 12 гыйнв.
  • Ә г ъ з а м о в Ф. Тынгысызлар токымыннан // Шәһри Казан. – 1996. – 20 сент.
  • М ә х м ү т о в Х. «И туган тел…» // Мәгърифәт. – 1999. – 12 июнь.

Язучылар