Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кукляшев Салихҗан

(1811–1864)

Тел галиме, педагог Салихҗан Бикташ улы Кукляшев 1811 елда Оренбургта морза гаиләсендә туа. Башта Оренбургтагы И.Неплюев хәрби училищесында (1825–1831), аннан Казан дәүләт университетының филология факультетында белем алганнан соң, Оренбургка кайтып, үзе тәмамлаган И.Неплюев хәрби мәктәбенә (соңыннан кадетский корпус) шәрекъ телләре (татар, гарәп, фарсы) укытучысы итеп билгеләнә.

Кукляшев бездә «Диване хикәяте татар» исемле хрестоматия китабы белән мәшһүр. Бу китап 1959 елны Казанда басыла. Китапның тышлыгында әйтелгәнчә: «Ошбу тәгълимнамә китабы Оренбург Кадетский корпус нам (исемле) мәдрәсәнең мөдәррисе коллежский советник һәм кавалер Салихҗан Кукляшев сәгый вә иҗтиһады илә (тырышлыгы белән) талибел-мәдарис (мәдрәсә шәкертләре) өчен төзелмештер». Китапның 104 битле беренче бүлеге татарча-русча сүзлектән гыйбарәт. 124 битле икенче бүлегендә халык телендә йөргән хикәяләр, мәкальләр, җырлар бирелә. Бу китап заманында Кадетский корпус укучыларына дәреслек булып хезмәт итсә, аннан соң тел-әдәбият тарихын өйрәнүчеләр өчен борынгы язма татар теле чыганагы хезмәтен дә үти.

Ул 1864 елда вафат була.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин