Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хатыйп Миңнегулов: Тукай белән бергә башка олуг шәхесләребезне дә онытмасак иде

Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов Тукай белән бергә башка бөек шәхесләрнең барлыгын да онытмаска кирәклеген искәртте.

«Апрель ае безнең өчен бик кадерле, чөнки бу айда безнең бөек шагыйребез, татарның йөз аклыгы Тукай туа. Шулай ук апрель Тукаебызны бакыйлыктан фанилыкка алып китә. Шуңа күрә апрель ае татар өчен үзенчәлекле, сагышлы һәм кадерле. Дөнья тарихында бөек әдипләр булган. Әмма Тукайга тиңләшерлекләр сирәк. Ходай Тәгалә аңа олуг сәләт биргән, ул гомеренең кыскалыгын тоеп яшәгән.

Әмма бөек Исхакыебыз, Мәҗит Гафуриебыз, Дәрдемәндләребез бар. Аларны да онытмаска иде, аларның эшчәнлегендә аеруча бүгенге көндә аваздаш якларга игътибар итәргә кирәк. Монда аеруча Гаяз Исхакыйга басым ясап китәр идем, чөнки Тукай аны илаһилаштырган, югары дәрәҗәгә куйган», — диде ул. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-04-2021/hatyyp-mi-negulov-tukay-bel-n-berg-bashka-olug-sh-hesl-rebezne-d-onytmasak-ide-5821114


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм