Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Исхаков Әнәс

Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый.

Читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны партиянең район комитеты аппаратына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар, ә берничә айдан ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре, 1972 елда исә беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әлеге җаваплы урыннарда ул үзен оста оештыручы, сәләтле җитәкче, иҗади актив шәхес итеп таныта, һәм 1978 елда утыз өч яшьлек егетне партия район комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп тәгаенлиләр. Тагын биш елдан ул – халык депутатларының Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 2005 елгача – Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгы хезмәтендә. 1995 елда аның җилкәсенә тагын бер вазифа – Азнакай шәһәре һәм районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе вазифасын да өстиләр. Бу тынгысыз, җаваплы вазифаларның барысын да ул холкына табигатьтән салынган тырышлык, түземлелек һәм яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек белән башкара, районның икътисади, халкының социаль-көнкүреш хәлен даими үсеш тенденциясендә тота. 1990 елда Ә.Исхаков Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана, 1995 елдан 2000 елгача ул – Татарстан Республикасы халык депутаты.

Әнәс Исхаков 2005-2007 елларда Татарстан Министрлар Кабинетының бүлек мөдире, 2007 дән Татарстан Республикасы юстиция министры киңәшчесе.

Мәшәкатьле җитәкчелек һәм күпкырлы җәмәгать эшләреннән тыш, Әнәс Исхаков яшьтән үк шигърияткә гашыйк күңеле ихтыяҗын да онытмый: гомере буе шигырь яза, үзе икърар иткәнчә, татар милләтенең чын шигъри традицияләрен бүгенге көн тормышы мисалында сәнгатьле сүз белән дәвам иттерә, туган халкының «борынгысын, бүгенгесен, киләчәген» рухланып җырлый.

Аның шигырьләре матбугатта зур бер цикл рәвешендә иң әүвәл 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Бу дөнья нигә уйчан?» җыентыгында шагыйрьнең лирик шигырьләре, 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Чишмәләр иле син, Туган як!» китабында лирик һәм җыр жанрында язылган тезмә әсәрләре туплана. Ул шулай ук үзенең бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып язган һәм студентлар, аспирантлар, гамәли хезмәт кешеләренә адресланган рус телендәге «Критерий – отношение к труду» дигән монография авторы буларак та билгеле.

Ә.Исхаков – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2019 елның  октябрендә вафат булды…

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бу дөнья нигә уйчан?: сайланма лирика / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Рухият, 1999. – 128 б. – 1000 д.

Чишмәләр иле син, Туган як!: җырлар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 63 б. – 2000 д.

И гомер агышлары… – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 199 б. – 1000 д.

* * *

Критерий – отношение к труду: монография. – Казань: КФЭИ, 2000. – 88 с. – 500 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә х м ә д и е в Н. Халыкның күңел сәфәрләре // Мәдәни җомга. – 2000. – 21 гыйнв.

Г ы й з з ә т у л л и н а Ф. Изгелек орлыклары // Маяк. – 2000. – 6 апр.


Язучылар