Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәтшин Гарифҗан

Шагыйрь Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин 1941 елның 12 октябрендә Татарстанның Балтач районы Арбор авылында туа. 1960 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач, дүрт елга якын (1964–1968) Мамадыш районының Үсәли (Өчиле), аннары 1975 елга кадәр Балтач районының Чепья урта мәктәпләрендә физика, математика укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли. 1975–1977 елларда ул – Балтач районының Яңгул урта мәктәбе директоры, 1977 елдан – район хакимияте башлыгының социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары хезмәтендә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Г.Мөхәммәтшинның беренче шигырьләре студент елларында институт газетасында басыла. Актив иҗат эшчәнлеге узган гасырның җитмешенче елларында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким фатихасы белән башлана.

Ул – лирик шигырьләр һәм фәлсәфи эчтәлекле кыска шигырьләр остасы. Аның шигырьләренә чын мәгънәсендә халыкчанлык хас. Алар туган халкыбыз, аның катлаулы, фаҗигале язмышы, гомумкешелек проблемалары турында тирән фәлсәфи уйланулар, моңсу-оптимистик, лирик кичерешләр белән сугарылган. Шагыйрь шулай ук заман проблемаларына багышланган юмористик шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга билгеле. Ул балалар өчен дә актив иҗат итә.

Шагыйрьнең алтмышлап лирик шигыренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Аның «Керим әле урманнарга» (Р.Яхин музыкасы), «Аулак өй» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Ак җыр» (А.Хөсәенев музыкасы), «Унсигез яшем язы» (А.Хөсәенев музыкасы) кебек һ.б. бик күп җырлары, башкаручылар репертуарын баетып, халыкның яратып тыңлый торган әсәрләренә әверелә. 2001 елда сәхнә осталары башкаруында шагыйрьнең байтак җырларын үз эченә алган «Җырлар тәлгәше» исемле видеокассета язмасы да дөнья күрә.

Г.Мөхәммәтшин халык иҗаты үрнәкләрен (җырлар, такмаклар, мәзәкләр, әйтемнәр һ.б.) җыю-туплау һәм бастырып чыгару, төрек һәм немец шагыйрьләре, язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. 2002 елда аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Әхмәт Боенаганың Касыйм татарлары тарихына нисбәтле «Газаплы күченү» исемле романы басылып чыга.

Г.Мөхәммәтшинның аерым шигырьләре рус, башкорт, төрек, украин, удмурт һ.б. халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул – дистәгә якын шигъри җыентык һәм ике тәрҗемә китабы авторы. Г.Мөхәммәтшин Балтачта яшәп иҗат итә. Районның җаваплы җитәкчеләреннән берсе буларак, төбәктә милли әдәбиятны, сәнгатебезне пропагандалау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыру һәм гамәли эшләр алып бара.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Россиянең халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе (1985), 2008 елда аңа С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия бирелә.

Г.Мөхәммәтшин – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Килегез, дусларым…: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 72 б. – 2500 д.

Уеннан уймак: шигырьләр: кече яшьтәге мәктәп балаларына. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 24 б. – 20000 д.

Гомерлек язым: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 136 б. – 5000 д.

Серләвек: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 48 б. – 2000 д.

Югалган йомгак: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 15 б. – 2000 д.

Керим әле урманнарга…: җырлар, робагыйлар, кыска шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 137 б. – 1500 д.

Бәхет: шигырьләр, җырлар, тәрҗемәләр. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 289 б. – 3000 д.

Бер уйласаң…: робагыйлар. – Казан: Рухият, 2003. – 202 б. – 1000 д.

Робагыйлар бакчасы: – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.

Әгәр мин янмасам: публицистика. – Казан: Сүз, 2008. – 258 б. – 500 д.

Балтач энциклопедиясе. – 2 томда. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 3000 д.

1 т. – 410 б.

2 т. – 486 б.

* * *

Б о е н а г а Ә. Газаплы күченү: тарихи роман. – Казан: Иман, 2002. – 175 б. – 1000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)

Т а у а с л ы Й. Утыз рамазан вәгазе. – Казан: Иман, 2003. – 270 б. – 10000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ә й н а ш е в а Г. Их, мин көйче булсам… // Ватаным Татарстан. – 1997. – 7 март.

С а д ә Г. Шагыйрь җырга таяна // Мәгърифәт. – 2001. – 22 сент.

Г а т а ш Р. Туган җир гамен тоеп… // Казан утлары. – 2001. – № 10. – 81–82 б.

Р ә х и м Г. Шигъри чырагъ // Татарстан. – 2001. – № 9. – 68–69 б.

Ф а з ы л җ а н о в Ә. Мәйдан уртасы // Шәһри Казан. – 2001. – 12 окт.

Р ә ш и т Ә. Инде күпме еллар үткәнбез // Мәдәни җомга. – 2001. – 12 окт.

К ы д а ш е в а З. «Мин бәхетле бугай…» // Татарстан яшьләре. – 2001. – 13 окт.

Ю н ы с о в а А. Инде көзләр җитте дәмени? // Ватаным Татарстан. – 2001. – 12 окт.

Ю н ы с о в а А. Чәчәкләр арасында // Ватаным Татарстан. – 2002. – 28 июнь.


Язучылар