Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саттар Рәхим

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында игенче гаиләсендә туа.

Ул балачактан ук әдәбиятка гашыйк булып үсә, дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган төбәгендә төрле эшләрдә эшли, шигырьләр язуын дәвам иттерә. Шул елларда Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның яшьлек хисләре белән өртелгән беренче лирик парчалары басылып чыга.

Урта мәктәпне Р.Саттар Уфа шәһәрендә тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләрне анда Нәкый Исәнбәт укыткан була. Бу хәл егетнең иҗат эше белән шөгыльләнү хыялын тагын да ныгыткан булса кирәк. Урта мәктәпне тәмамлагач, Р.Саттар төрле җирләрдә йөри, Донбасска барып эшләп кайта, Башкортстанның Учалы районында урман кисү эшендә дә чыныгу ала. Шунда эшләгәндә 1932 елны ул гаилә корып җибәрә, бераздан исә армиягә алынып, Байкал чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт вазифаларын үтәп кайта.

1937 елда Р.Саттар гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыттан соң күңеленә яраклы эш тә таба: «Кызыл яшьләр» газетасында (хәзерге «Татарстан яшьләре») әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, сугыш алды елларында газетаның җаваплы мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара. Бер үк вакытта аның иҗат активлыгы да арта: газета битләрендә яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, очерк язмалары, шигырьләре, әдәби тәрҗемәләре басыла.

Ләкин сугыш афәте тыныч тормыш агышын да, иҗат хыялларын да кискен үзгәртә: 1941 елның җәендә Р.Саттар үзе теләп фронтка китә. Десантчы сыйфатында ул фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда булган шундый операцияләрнең берсендә чолганышта калып, Р.Саттар фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда газап чиккәннән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла.

Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган антифашистик оешманың иң ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Р.Саттар да шул исемлектә була, әмма ул, үзе сизенепме яисә җае чыгыпмы, 1943 елның июнь аенда ук лагерьдан качып китә. Аның шуннан соңгы язмышы әлегәчә билгесез.

Р.Саттар 1942–1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагеренда чагында да шигырьләр яза. Ватанны, туган җирне сагыну, фашистларга нәфрәт хисләре белән сугарылган шундый шигырьләрнең ике дистәгә якыны («Ант», «Шөһрәт», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Очрашу» һ.б.) «Тоткынлыкта» исемле кулъязма җыентык рәвешендә туган илгә дә кайтып ирешә һәм берничә тапкыр матбугатта басылып чыга. Әдипнең зур булмаган шигъри мирасыннан үрнәкләр «Җыр дәвам итә» (Казан, 1966, 1985) исемле җыентыгында, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (Казан, 1979) исемле китапта да нәшер ителә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җыр дәвам итә: шигырьләр / төз. Ил. Саттаров; кереш сүз авт. М.Хөсәен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 64 б. – 6000 д.

* * *

Три поэта-воина: стихи (А.Алиш, Х.Музай, Р.Саттар). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә м и д и Н. Мусаның якташы // Татарстан яшьләре. – 1966. – 3 февр.

М о с т а ф и н Р. «Президент» доносы // Соц. Татарстан. – 1969. – 7 гыйнв.

К а м а л о в Б. Җәлилче батыр // Соц. Татарстан. – 1969. – 7 гыйнв.

С а т т а р о в Ил. Әтиемә хат // Татарстан яшьләре. – 1969. – 27 сент.

Ш а к и р С. Биргән антын бозмас халкына… // Соц. Татарстан. – 1972. – 8 сент.

Д ә ү л и Н. Мусалар дивизиясеннән солдат кайтты // Н.Дәүли. Ак янында кара. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 84–87 б.

Ә м и н е в Ю. …Рухым иркен, хөр кала // Соц. Татарстан. – 1981. – 16 апр.

Ш а к и р С. Димнең җырчы егете // Казан утлары. – 1982. – № 8. – 182–183 б.

С а т т а р о в Ил. Әтием әсәре // Казан утлары. – 1996. – № 2. – 155–157 б.

И с м ә г ы й л е в а З. Бүленгән җыр ялганырмы? // Татарстан яшьләре. – 2004. – 12 окт.

* * *

М у с т а ф и н Р. Поэзия в солдатской шинели // Сов. Татария. – 1979. – 13 мая.

С а т т а р о в Ил. Завещание // Казань. – 1998. – № 5–6. – С. 34–39.

С а т т а р о в Ил. Разговор с отцом // Казань. – 2000. – № 5. – С. 30–34.


Язучылар