Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вергазов Азат

Язучы-прозаик Азат Фатих улы Вергазов 1932 елның 8 мартында Пенза өлкәсенең Неверкино районы Карновар авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1937 елда аларның гаиләсе Татарстанга күчеп кайта һәм хәзерге Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында төпләнә. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, әниләре балаларын ияртеп шул ук районның Каратмән дигән авылга күченә һәм башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Азатның балалык һәм үсмер еллары урман-күлләргә бай шул төбәктә уза, Каратмәндә башлангыч, күрше Олы Җәкедә җидееллык һәм Олы Карауҗада урта мәктәпне тәмамлап, 1949 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. 1951–1954 елларда гаскәри хезмәттә була. Институтны ул соңрак читтән торып 1958 елда тәмамлый.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Вергазов Олы Карауҗа урта мәктәбендә тарих һәм география укытучысы (1954–1957), Ключи совхозында комсомол оешмасы сәркәтибе (1957–1958), Олы Җәкедә сигезьеллык мәктәп директоры (1958–1964) һәм, яңадан Олы Карауҗага кайтып, 1970 елга кадәр урта мәктәптә укыту бүлеге мөдире һәм укытучы булып эшли.

1970 елда А.Вергазов гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәренә күчә һәм 1972–1974 елларда Казандагы 36 нчы номерлы һөнәр училищесында укыта. 1974 елның җәеннән 1985 елга кадәр ул Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. Шуннан соңгы елларда Яшел Үзән шәһәренең төрле совет оешмаларында эшли, берара Яшүсмерләр клубы җитәкчесе булып та тора. 1991–1998 елларда үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Аҗаган» исемле әдәби-нәфис журнал чыгара. Бер үк вакытта әүвәл 1 нче номерлы мәктәптә, соңга таба татар гимназиясендә укучыларның әдәби-драматик түгәрәкләренә җитәкчелек итә.

А.Вергазовның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, хикәяләре, балаларга атап язган шигъри парчалары матбугат битләрендә узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Алтмышынчы еллардан ул, нигездә, проза жанрында иҗат итә. Аның бу жанрдагы күләмле беренче әсәре – һөнәр училищесында укучы кыз балалар тормышыннан алып язылган «Дулкыннар ни сөйли?» повесте – 1978 елда басылып чыга. Төп белгечлеге буенча педагогикага кагылышлы кеше буларак, язучыны балалар тәрбиясе, яшь буынга гаиләдә, уку йортларында һәм көнкүрештә дөрес әхлакый ориентирлар бирү, аларның холкы-табигатендә кешелеклелек, ата-анага, өлкәннәргә олы ихтирам, әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хезмәткә мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны тәрбия итү проблемалары кызыксындыра. Язучының күпчелек әсәрләренең, аеруча шәһәр яшүсмерләренең тормышын чагылдырган «Уяну» (1984), «Без – сезнең балалар» (1996), «Йөрәк җыр сорый» (1998) кебек күләмле повестьларның төп идея-эчтәлек нигезен нәкъ менә шушы мөһим мәсьәләләр тәшкил итә.

А.Вергазов прозасында авыл тормышы, авыл проблемалары да үзәк урыннарның берсен били. «Ташу» дигән повестенда (1979) автор үткән гасырның утызынчы елларындагы татар авылы, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү чоры вакыйгалары турында сөйли, авылдагы «сыйнфый көрәш» дәһшәтләрен тасвирлау белән бергә, «кулак» дип тамгаланган урта хәлле крәстияннәрне йорт-җирләреннән мәхрүм итү фаҗигаләрен тарихи яктан чынбарлыкка шактый якын позицияләрдән торып сурәтли. «Кайту» романында (1992) исә әдип авылга эшкә дип кайткан ике яшь белгечнең гыйбрәтле язмышлары аша кеше гомеренең асыл мәгънәсе – аның үз халкының милли гореф-гадәтләренә, традицияләренә тугры булу, аларга хыянәт итмәү белән дә билгеләнә дигән фәлсәфи фикерен укучыга ирештерә.

Яңа гасыр башында язучы, үзенең яраткан темасына – мәктәп тормышына әйләнеп кайтып, «Соңарган юлчы» дигән яңа романын иҗат итә.

Әсәрнең аерым өлешләре «Аҗаган» журналында һәм «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыга.

А.Вергазов юмор-сатира жанрында да уңышлы гына эшли («Кода, май кап!» җыентыгы, 1993). Ул шулай ук тезмә әсәрләре тупланган «Язгы сөйләшү» (1993) исемле китабы һәм балалар өчен «Аюның йокысын кем урлаган?» (2002) дигән шигъри әкияте белән дә укучыларга таныш.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен аңа 2002 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2012 елның 20 ноябьрендә Татарстанның Зеленодольск шәһәрендә вафат була.

А.Вергазов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дулкыннар ни сөйли?: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 127 б. – 9000 д.

Ташу: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 148 б. – 14000 д.

Уяну: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. –136 б. – 15000 д.

Кайту: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 252 б. – 2000 д.

Кода, май кап!: юмор һәм сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 128 б. – 10000 д.

Язгы сөйләшү: шигырьләр, мәсәлләр. – Казан: Аҗаган, 1993. – 70 б. – 2000 д.

Без сезнеңбалалар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 112 б. – 5000 д.

Йөрәк җыр сорый: сайланма әсәрләр. – Казан: Аҗаган, 1998. – 367 б. – 2000 д.

Аюныңйокысын кем урлаган?: шигъри әкият. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 16 б. – 2000 д.

Үзеңәкайту: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 255 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ф ә й з и З. Олы иҗат юлында // Шәһри Казан. – 1994. – 25 нояб.

И л м а т о в а З. Безнеңбалалар нинди? // Мәдәни җомга. – 1997. – 15 окт.

С в е р и г и н Р. Кеше кадере // Мәгърифәт. – 1998. – 3 окт.

С а л и х җ а н И. Тугрылык үрнәге // Шәһри Казан. – 1998. – 6 нояб.

С ә й ф е т д и н о в Р. Язучы һәм мәктәп // Яшел Үзән. – 2000. – 9 июнь.

И л м а т о в а З. Аны яңа үрләр көтә// Шәһри Казан. – 2002. – 1 март.

Ш ә й д у л л и н а Г. Якты эз // Яшел Үзән. – 2002. – 2 март.

Ф и л и п п о в А. Тормыш дулкыннарында // Ватаным Татарстан. – 2002. – 15 март.

 


Язучылар