Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җаманаклы Кәрим

Шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклорчы галим Кәрим Җаманаклы (Кәрим Рәшид улы Рәшидов) 1905 елның 21 гыйнварында элекке Россия империясенең Таврия губернасы Кизләү өязе (хәзер Украина Республикасының Кырым өлкәсе) Җаманак авылында йөземче гаиләсендә дөньяга килә. Большевиклар хакимиятенә кадәр дүрт сыйныфлы авыл мәктәбендә белем ала, аннары, Кырымда Совет хакимияте урнашкач, Симферополь педагогия техникумында һәм 1929–1934 елларда Симферополь педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны аспирантурада укырга калдыралар.

1937 елда ул Кырым татар әдәбияты классигы Хөсәен Шамил Туктаргазыйга багышланган хезмәте нигезендә Казан дәүләт университетында диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1935–1941 елларда Кәрим Җаманаклы Бакчасарайда яши. Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында фольклор секторын җитәкли.

Аның бу еллар арасында матбугатта «Әдәбият һәм әдәбиятны өйрәнү терминнары», «Шагыйрь Гомәр Ипчи», «Әйтешләр һәм бию җырлары», «Хикәятләр» исемле гыйльми хезмәтләре, аерым язучыларның иҗатларына караган күләмле мәкаләләре басылып чыга.

Шагыйрь буларак, Кәрим Җаманаклының исеме Кырым татар телендәге көндәлек матбугатта . «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталары һәм «Элгәре» журналы битләрендә 1924 елдан күренә башлый. 1927 елда Бакчасарай шәһәрендә «Азатлык җырлары» исемле беренче шигырьләр җыентыгы, аннан соң «Балаларга Ленин хакында» (1939), «Ана җырлары» (1940), «Бәхетле халыкның җырлары» (1940) дип аталган шигъри китаплары дөнья күрә.

1941–1942 елларда К.Җаманаклы фронтта була. 1944 елда Кырым татар халкын бер гаепсезгә туган җиреннән депортацияләү вакытында ул, милләттәшләре белән бергә Урта Азиягә сөрелеп, бер ел Сәмәркандта яши һәм Сәмәрканд университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент булып эшли.

1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килергә рөхсәт ала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1965 елның 1 августында вафат була) Алабуга педагогия институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында укытучы-доцент һәм кафедра мөдире булып эшли. Алабугада яшәгәндә әдип, төп педагоглык хезмәтеннән тыш, гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам иттерә, шигырьләр яза, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил иҗатлары турында мәкаләләр, фәнни тикшеренүләр язып бастыра. Вафатыннан соң, 1978 елда, Ташкентта каләмдәшләре аның «Дусларыма» дип исемләнгән сайланма шигырьләр җыентыгын бастырып чыгаралар.

К.Җаманаклы – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Азатлык җырлары: шигырьләр. – Бакчасарай (?), 1927.

Ана җырлары: шигырьләр. – Бакчасарай (?), 1940.

Дусларыма: шигырьләр. – Ташкент (?), 1978.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а д е л Ә. Кәрим Җаманаклының 100 еллыгына // Шәһри Казан. – 2004. – 28 июль.

Латыйфи Ф. Беренче укытучым иде // Казан утлары. – 2004. – № 12. – 160–163 б.

С и б г а т у л л и н а Ә. Кырым бакчасыннан өзелгән гөл // Алабуга нуры. – 2005. – 26 гыйнв.


Язучылар