Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Корбан Рафис

Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт уни­верситетының журналистика факультетына укырга килә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы ре­дакциясендә, аннан, Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автоза-правкалар идарәсендә рәссам, 1962 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радио­сында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар һәм әдәби тапшыру­лар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакция­ләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел» дә, «Мәдәни җомга» газетасында, Татарстан язучыларының Әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» китап нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеген, матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. 2007—2008 еллар­да Р.Корбан Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир вазифасын баш­кара.

Ул башлангыч мәктәптә укыганда, тугыз яшьләрендә чакта, каләм тибрәтә башлый. Җиденче сыйныфта укыганда (1971) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында аның шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фатиха­сы белән «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң «Яшь ленинчы»да, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы шигырьләре, хәбәрләре, рәсемнәре басыла баш­лый. Студент елларында әдәби мохиттә кайнаучы яшь каләмдәшләре киңәше белән ул тулысынча диярлек балалар өчен язуга күчә. Ниһаять, 1987 елда аның кече яшьтәге балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Шуннан соң ике елдан «Җиде төстә кунакта» исемле икенче китабы, аннары «Сөзгәк болыт» (1991 ), «Капкор­сак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993) һәм башка шигъри җыен­тыклары нәшер ителә. «Капкорсак» китабы өчен автор 1 993 елда Ш.Ман­нур исемендәге әдәби бүләккә лаек була, шулай ук ул Татарстан Язучы­лар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләк иясе (2003).

Р.Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары ре­пертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994),«Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1 996) исемле пьесала­рын сәхнәләштерә. «Керпе малае дуслар эзли» дигәнпьесасы 1 995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куела, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001 ) исем­ле пьесалары уңыш казана. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татар­стан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын ала.

Ул лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы була­рак та билгеле («Уян, татар!», 1999). Аның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр языла.

Р.Корбан — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр