Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әйди Тәүфикъ

Күренекле язучы-прозаик, милләтпәрвәр пуб­лицист Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе­нең Шатура районы Туголеевский Бор дигән эш­челәр бистәсендә сезонлы эшче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер еллары Татарстанның Апас рай­оны Түбән Балтай (1941-1951; 1955-1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951-1953) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апас районының Урта Балтай авылында китапханә мөдире, ә 1962 елда Казанга килеп, төзелештә — ташчы, милиция бүлегендә — бригадир, «Орг-синтез» берләшмәсендә — слесарь һәм аппаратчы, мәктәптә — укытучы, Татарстан халык иҗаты йортында — методист, газета-журнал редакция­ләрендә — әдәби хезмәткәр һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әдәби консультант булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген һәм 1983-1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Юга­ры әдәби курсларны тәмамлый. 1985-1997 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясенең проза бүлеген җитәкли, 1997-1998 елларда «Та­тарстан» журналы баш мөхәрриренең урынбасары булып эшли.
1998-2001 елларда Т.Әйди «Аваз» исемле хосусый нәшриятның баш­каручы директор вазифаларын үти.
Т.Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» (хә­зерге «Сабантуй») газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1957 ел­дан басыла башлый. Шуннан соң республика матбугатында, «Казан утла­ры» журналында, «Инешләр Иделгә кушыла» (1971 ) кебек күмәк җыен­тыкларда шактый санда хикәяләре, очерк язмалары, мәкаләләре дөнья күрә. 1978 елда милиция хезмәткәрләре тормышыннан алып язылган «Боҗра» исемле детектив повесте һәм 1991 елда шул ук жанрда язылган һәм егер­менче еллардагы Бохара хәлләрен үзәккә алып тасвирлаган «Елан угы» һәм «Иблискә ришвәт» (2000) романнары белән ул үзен талантлы каләм иясе итеп таныта.
Шулай да Тәүфикъ Әйди документаль проза, очерк, публицистика жанр­ларында аеруча нәтиҗәле эшли. Төрле төбәкләргә, төрле илләргә сибелеп яшәгән татар милләтенең киләчәк язмышы, татарның Татарстанда һәм Татарстаннан читтә, хәтта бик еракларда яшәүче күренекле шәхесләре, чит илләрдәге татар диаспорасы, төрки халыкларның тарихи туганлыгы — болар әдип иҗатының төп тематикасын тәшкил итә. Ләкин совет чорын­да, хакимиятнең язылмаган законы буенча, бу мәсьәләләрне матбугатта кузгату, бигрәк тә чит илләрдәге татарлар һәм тугандаш төрки халыклар турында язу бөтенләй диярлек тыела һәм язылганнарын матбугатка чыга­ру ифрат кыенлаштырыла. Әмма Т.Әйди үзенең иҗат кредосыннан кире чигенми, «өстәл тартмасына» булса да, иҗади хыялларын кәгазьгә терки. Ә инде М.Горбачевның «үзгәртеп кору» сәясәте игълан ителгәч һәм ан­нан соң күп тә үтми тоталитар режим бөтенләй җимерелгәч, әдипнең иҗади омтылышларына киң юл ачыла, ул Германия, Болгария, Румыния, Төркия, Эстония һ.б. илләргә сәяхәтләр ясап, андагы тормыш һәм татар диаспора-лары турында бай эчтәлекле, эмоциональ яктан тәэсирле юлъязма һәм сәя­хәтнамә китапларын ирекле рәвештә матбугатка чыгару мөмкинлеген ала. «Йөртә безне язмышлар» (Германиягә сәяхәт), «Кечкенә дә, төш кенә» (Эстония), «Идел тамагында» (Әстерхан), «Оҗмах утравы» (Кипр), «Ду­най буендагы кардәшләр» (Болгария, Румыния), «Исәнме, Гагаузстан!» (Молдова), «Кардәшләр кочагында» (Төркия) һ.б. әнә шундый сәяхәтләр тәэсирендә язылалар. Алар, үз вакытында көндәлек матбугатта басылу­дан тыш, әдипнең 1 999-2003 елларда хосусый «Аваз» нәшрияты тарафын­нан күптомлыклар рәвешендә нәшер ителгән сайланма әсәрләр җыелма­сында киң урын алгалалар.
Тәүфикъ Әйдинең «Без төрки халыклар төрле, әмма безне уртак теләкләр, язмышлар берләштерә» дигән сүзләре бар. һәм ул бөтен әдәби эшчәнлегендә шушы бергәлек хакына рухланып иҗат итә.
1991 елда Т.Әйдигә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 2001 елның 2 апрелендә Казанда вафат була. Кабере — Татарстан­ның Биектау районы Әлдермеш авылы зиратында.
Т.Әйди — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар