Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәдиев Шәһит

Язучы, журналист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев 1888 елның 29 декабрендә элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы) Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәдрәсәдә ала, 1901–1907 елларда Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия»дә укый. Шунда ул Галимҗан Ибраһимов белән таныша һәм аның гомерлек дустына әверелә.
1905–1907 еллардагы революция тәэсирендә кузгалган шәкертләр хәрәкәтендә башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, Ш.Әхмәдиев мәдрәсәнең һәр икесеннән дә куып чыгарыла һәм, Себер якларына китеп, 1908–1910 елларда Иртеш буендагы татар авылларында балалар укыта, бер үк вакытта бик тырышып үзлегеннән белемен камилләштерү өстендә эшли, телләр өйрәнә.
1910 елның җәендә Ш.Әхмәдиев Казанга килә һәм матбагада хәреф җыючы һәм корректор булып эшли башлый. Шул чорда әдәби иҗат һәм журналистика өлкәсендәге тәүге адымнарын атлый, көндәлек матбугатта төрле хәбәрләр, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби китапларга рецензияләр, публицистик мәкаләләрен бастыра, соңга таба «Суга баткан килен» (1912), «Хат һәм җаваплар» (1912), «Шагыйрь моңая» (1913), «Мөгаллим» (1913), «Татар кызына» (1914), «Сагыш» (1914) кебек хикәя һәм нәсерләрен иҗат итә. Шул чорның халыкчан фикерле башка язучылары кебек, Ш.Әхмәдиев тә үзенең әдәби әсәрләрендә һәм мәкаләләрендә милли тәрәккыят, азатлык идеяләрен яклап, тормыштагы гаделсезлеккә, искелеккә каршы чыга, чын дуслыкка, рухи тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә, халыкның аң-белем дәрәҗәсен үстерү юлында армый-талмый хезмәт иткән кешеләргә, мөгаллимнәргә дан җырлый. Әдипнең 1913–1916 еллар арасында «Ак юл» журналында һәм күмәк җыентыкларда басылып чыккан балалар өчен хикәяләре һәм әкиятләре дә шул ук гуманистик рух белән сугарылалар.
Ш.Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр языла. Октябрь инкыйлабыннан соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм җәмәгать, сәясәт, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. 1917 елгы Февраль көннәрендә Мулланур Вахитов белән берлектә Мәркәз мөселман социалистлар комитетында эшли, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторчыларның кәсептәшлек оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета чыгара. 1918 елда Ш.Әхмәдиевне Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Башта ул Казан шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман шөгъбәсе (секциясе) мөдире, соңыннан (1920 елга кадәр) Казан губернасы мәгариф халык комиссары булып эшли. Бер үк вакытта Бөтенроссия мөселманнарының мәгариф халык комиссары урынбасары вазифаларын да башкара. 1919 елда ул большевиклар партиясенә әгъза итеп алына.
1920–1921 елларда Ш.Әхмәдиев Урта Азиядә халык мәгарифе системасында җитәкче урыннарда эшли: Төркестан автономияле совет җөмһүри ятендә мәгариф комиссары, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе һәм Төркестан Үзәк башкарма комитеты әгъзасы сыйфатында халык арасында уку-укыту эшләрен җайга салу, наданлыкны бетерү, мәдәни-агарту йортларының эшен яхшырту, көндәлек матбугат басмаларын булдыру кебек зарури чараларны уздыруга җитәкчелек итә.
1921 елда Идел буе төбәкләрендә каты ачлык башланып, аңа каршы көрәш мөһим һәм кичектергесез иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш.Әхмәдиев Татарстанга кайта һәм яңадан мәгариф халык комиссары вазифасын үз өстенә ала. Ул гражданнар сугышы елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, эшханәләр ачу, Татарстанда мәгариф системасын яңача үзгәртеп кору, заманча белемле кадрлар әзерләү буенча күп чараларны гамәлгә куя. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, Бөтенсоюз, РСФСР һәм Татарстан Үзәк башкарма комитетлары әгъзасы итеп сайлана, «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире була.
Шәһит Әхмәдиев озак дәвам иткән каты авырудан 1930 елның 12 августында Казанда вафат була һәм шәһәрнең М.Горький исемендәге Үзәк паркында урнашкан туганнар каберлегенә җирләнә.


Язучылар