Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт язучылары Чирмешән районында иң озын татар сүзен эзләде

28 июльдә каләмдәшләребез Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы һәм Равил Сабыр (далее…)

Шагыйрә Гөлфия Исхакова «Туган якка сәламем» дип исемләнгән иҗади очрашулар уздырды

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, чәчмә (далее…)

Төрлесеннән

Ҡазан сәфәренән бер нисә фекер

1.Ҡазанда үткән Рәсәй халыҡтарының милли әҙәбиәте конференцияһына 12 төбәктән – Уралдан, Алтайҙан, Идел яны һәм илдең төнъяҡ – көнбайышынан – өс тиҫтәнән ашыу әҙип йыйылды. Башҡортостандан биш яҙыусы: етәксебеҙ Айгиз Баймөхәмәтов, Камил Зиганшин, Тәнзилә Дәүләтбирҙина, Миләүшә Ҡаһарманова, мин барҙыҡ. (далее…)

29 елдан соң үтәлгән әманәт: Биккол авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч очрашу үтте

90нчы елларда Төркиядән килеп, Казанда яшәп калган, бүгенге көндә татар һәм төрек телләрендә иҗат итүче язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу Бикколга килде

(далее…)

Сәнгать декадасы ачылды. Идеясе шәп. Ә кемнәрне зурлыйбыз?

Татарстанда Сәнгать декадасы старт алды. Декада ЦУМда ачылды. Ә ачылыр алдыннан иҗат берлекләре һәм журналистлар җыелып сөйләшеп утырдык.

«Сәнгать декадасы – мәдәният министры Ирада Әюпова идеясе. Без елыбызны 1 гыйнварда Фатих Әмирханның юбилее белән башладык һәм ел дәвамында безнең бик күп бөек шәхесләребезнең юбилейлары бара. Алар илебезнең һәм халкыбызның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Алар – безнең мәдәни код. Аларның тормыш һәм иҗат юлы мәдәни кодыбызга бәйләнгән. Әлеге декаданың ачылышы 1 июньгә – балаларны яклау көненә туры килүе дә балаларның дәвамчыларыбыз булуына бәйле», – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясен ачып. (далее…)

Казан кооператив институтында «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Казан кооператив институтында Бөек Җиңү батырларына багышлап оештырылган II Бөтенроссия «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. (далее…)

Тукай премиясе лауреаты белән телекүпер

Менә инде 16 ел дәвамында безнең тарафтан гамәлгә ашырыла торган «Дуслык күпере» проекты әдәбият сөючеләрне һәм күренекле сүз осталарын берләштерә.  Алар Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының милли китапханәләре һәм Муса Җәлил исемендәге Яр Чаллы Үзәк шәһәр китапханәсе белән хезмәттәшлек кысаларында уза. (далее…)

Балык Бистәсендә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабын тәкъдим ителде

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист, Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә Казан каласыннан мәртәбәле кунакларыбыз: язучы һәм драматург Рабит Батулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Сания Әхмәтҗанова да килгән иде. (далее…)

«Үзем уйлап чыгарган геройлар белән сөйләшү төшемә дә кермәгән иде!»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казанның Г. Кариев исм. яшь тамашачылар театрында 16 мартта «Кадерлем» пьесасы буенча куелган эскизны карап, аның буенча фикер алышуларда катнашты. Әлеге әсәрнең авторы — Әлмәттә үткәрелә торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финалына узган Лилия Шакирова, режиссёры — Булат Гатауллин.

(далее…)

Язучылар