Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәтшин Газиз

       Узган гасырның алтмышынчы еллар татар прозасында кыска хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасының Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә – җиде сыйныф һәм 1952 елны Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, аннары ике ел (1956–1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958–1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, ә 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.

           Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң алтмышынчы еллар дәвамында яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ.б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтәге бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхлакый-фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967–1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре дә бар. Шулардан Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басыла), үз вакытында Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.

           Шулай да Газиз Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр – хикәя. Бу жанрда ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итә. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ.б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет-композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел-сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып торалар. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.

           1979 елда Татарстан китап нәшрияты Г.Мөхәммәтшинның хикәя жанрындагы иң яхшы әсәрләре тупланган «Кадерле бүләк» исемле аерым җыентыгын бастырып чыгара.

           Язучы 1972 елның 17 февралендә вафат була.

           Г.Мөхәммәтшин – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сер итеп кенә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 70 б. – 7000 д.

Яз башы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 94 б. – 6000 д.

Без әле җирдә яшибез: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 166 б. – 15000 д.

Йолдызлар астында: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 168 б. – 12000 д.

Кояш кызы: хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Минский. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 230 б. – 10000 д.

Торналар киткәндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б. – 15000 д.

Язгы кичтә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 30 б. – 15000 д.

Йөрәктәге эзләр: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 286 б. – 15000 д.

Саумысыз, аккошлар!: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 68 б. – 9000 д.

Тәрбия сәгате: юмористик һәм сатирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 168 б. – 9000 д.

Без әле җирдә яшибез: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 255 б.  8000 д.

Кадерле бүләк: хикәяләр / төз. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 239 б. – 13000 д.

Саумысыз, аккошлар!: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 335 б. – 3000 д.

* * *

Волны: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 111 с. – 15000 экз.

Мой характер: юмористические рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель. – 1968. – 159 с. – 30000 экз.

Мы живем на Земле: повесть / пер. с татар. Н.Алимбекова. – М.: Дет. лит. – 1974. – 126 с. – 100000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б а к и р Г. Үсү юлында // Соц. Татарстан. – 1963. – 5 гыйнв.

Б а я н о в Ә. Юксынырбыз, сагынырбыз сине // Казан утлары. – 1972. – № 4. – 193 б.

Ш ә ф и г у л л и н Ф. Йөрәктәге эзләр // Казан утлары. – 1982. – № 12. – 173–174 б.

Г ы й л ә җ е в а Н. Газизебез бар иде… // Казан утлары. – 2005. – № 4. – 162–167 б.


Язучылар