Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәммәдева Гөлсем

       Тәрҗемәче һәм оригиналь әсәрләр авторы Гөлсем (Өммегөлсем) Даут кызы Мөхәммәдева 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә авариягә эләгеп суга баткан судноларны чыгару-күтәртү эшләре остасы-подрядчигы гаиләсендә туып үсә. Татар һәм рус мәктәпләрендә укып, урта белем ала. Хезмәт эшчәнлеген 1919 елда Әстерханның беренче баскыч мәктәпләрендә балалар укытудан башлый. 1922 елда Әстерхан медицина институтыннан Казан дәүләт университетының медицина факультетына күчеп укуын дәвам иттерә, бер үк вакытта Татарстан Халык Комиссарлары Советының хокук бүлегендә тәрҗемәче булып эшли. Шул вакытларда ул татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов белән танышып, 1923 елның җәендә аңа кияүгә чыга һәм 1927 елда, Татарстан хөкүмәте авыру Г.Ибраһимовны озак мөддәтле дәвалану курсын үтү өчен Кырымга җибәрү сәбәпле, аның белән бергә Гөлсем Мөхәммәдева да Ялта шәһәренә күчеп китә. Кырымда яшәгән елларында (1927–1932; 1934–1941) ул Кырым тәмәке техникумында укытучы, Ялта сәнгать музеенда, Симферополь архив идарәсендә, Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, Кырым татар Язучылары берлегендә техник-секретарь, бөтенсоюз «Литературная газета»ның Кырымдагы үзхәбәрчесе, татарча «Кызыл Кырым» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

            Ватан сугышы башлангач, 1941 елның август ахырларында эвакуация тәртибендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә күчерелә. Шунда ул, Казаннан Кырымга китүе сәбәпле өзелгән укуын дәвам иттереп, 1944 елда Сәмәрканд медицина институтын тәмамлый, аннан 1958 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, хастаханәдә баш табиб, Сәмәрканд авыл хуҗалыгы институтында өлкән укытучы, Бөтенсоюз каракүл сарыклары үрчетү фәнни-тикшеренү институтының физиология лабораториясендә башта – кече, соңыннан өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын үти. 1956 елда диссертация яклап, биология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

            Тәрҗемәче буларак, Г.Мөхәммәдева үзенең иҗат эшчәнлеген 1924 елда сәяси брошюралар һәм марксизм-ленинизмга нисбәтле аерым кечкенә күләмле әсәрләрне тәрҗемә итүдән башлый. Бер үк вакытта ул татарчадан русчага да тәрҗемә итә. 1925 елда Татарстан партия өлкә комитеты- ның Партия тарихы бүлеге (Татиспарт) аңа Галимҗан Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. 1 бүлек (1905)» исемле зур тарихи хезмәтен русчага тәрҗемә итү эшен тапшыра. Татарча оригиналь һәм рус теленә тәрҗемә, икесе аерым ике китап булып, Беренче рус революциясенең егерме еллык юбилей көннәрендә Казанда басылып чыга («Татары в революции 1905 года», 1926). Г.Мөхәммәдева Г.Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» («Без түбәннән күтәрелдек») повестен да тәрҗемә итә (повестьтан аерым өзекләр «Сказание о красных цветах» исеме белән «Красная Татария» газетасында басыла). Утызынчы һәм сугыштан соңгы елларда аның шулай ук шактый гына санда Кырым татар язучылары һәм Кырым татар халык иҗаты әсәрләреннән тәрҗемәләре дә дөнья күрә.

            Гомеренең соңгы егерме-утыз елын Г.Мөхәммәдева тулысынча Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә, аның турында истәлекләр һәм документаль повестьлар язуга багышлый. Г.Ибраһимов белән бергә гаилә корып яшәү елларын (1923–1933) үз эченә алган «Зур тормыш» исемле истәлекләр китабы (беренче тапкыр «Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» җыентыгында 1966 елда басылып чыга; русча басмасы: «Большая жизнь», Казан, 1968, 100 б.), әдипнең бала чагыннан алып 1917 елның Февраль вакыйгаларына кадәрге тормыш юлын тасвирлаган «Яшьлек көннәре» (Казан, 1975, 187 б.), «Эзләнүләр» (Казан, 1987, 375 б.), «Олы юл» (Казан, 1994, 271 б.) исемле документаль повестьлары тупланган китаплары әнә шул максатчыл иҗат омтылышының бәрәкәтле нәтиҗәләре булып торалар.

            Ул 1988 елның 11 мартында Казанда вафат була.

            Г.Мөхәммәдева – 1940 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлек көннәре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 187 б. – 8000 д.

Эзләнүләр: документаль повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 376 б. – 3600 д.

Олы юл: документаль повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 271 б. – 5000 д.

* * *

Большая жизнь: воспоминания о Г.Ибрагимове. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 100 с. – 8000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә м и д у л л и н Л. Тирән хатирәләр иясе // Мәдәни җомга. – 2003. – 19 сент.

Х ә м и д у л л и н Л. Әстерхан кызы // Татар иле. – 2003. – № 42 (окт.).


Язучылар