Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сөләйманов Булат

(1938–1991)

Булат (Бикбулат) Вәли (Вәлиулла) улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туа. Булат 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Омск, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. Б.Сөләйманов 1961 елда экстерн тәртибендә гомуми урта мәктәп программасы буенча имтихан тоткач, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә. Фрунзе шәһәрендә – балта остасы, Сургутта – маляр, Бакуда – нефтьче-оператор, Казанда – слесарь-сантехник һәм Төмән Язучылар оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1974 елда А.Горький исемендәге Әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлый.

Б.Сөләймановның беренче шигырьләре узган гасырның алтмышынчы еллары башында «Татарстан яшьләре» газетасында басыла. Соңга таба «Казан утлары», «Ялкын» журналларында, «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта (1970), «Идел» альманахында (1976) шигъри цикллары белән күренә. Аерым шигырьләре русча тәрҗемәдә «Юность», «Сибирские огни» журналларында, «Литературная Россия» атналык газетасында һәм альманахларда да («Тверской бульвар», 1970; «Вдохновение», 1979) басылалар.

1980–1988 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең «Таңнар фонтаны» һәм «Ак метеор» исемле ике шигъри китабы дөнья күрә. Б.Сөләйманов шигырьләре, нигездә, интим-лирик характерда булып, иң беренче нәүбәттә алар Себер җиренең, кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын чагылдырырга омтылуы, этнографик детальләргә бай булуы белән кызыклылар.

Шагыйрь 1991 елның февраль аенда Төмән шәһәрендә вафат була.

Б.Сөләйманов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таңнар фонтаны: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 95 б. – 2000 д.

Ак метеор: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 112 б. – 14000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М а н н а п о в Ш. Себер киңлегеннән // Казан утлары. – 1981. – № 3. – 167–168 б.

Х ә м и д Р. Каһарманнар затыннан иде ул // Казан утлары. – 1998. – № 5. – 176–177 б.


Язучылар