Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге үз сафларына яшьләрне алырга тели

Татарстан язучылар берлеге үз сафларына яшьләрне чакыра. Яшь язучыларның республика семинары да шушы максатларны күздә тотып оештырылган. Семинар Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында бара.

«Бүген дистәләгән кеше Татарстан Язучылар берлегенә керергә әзер тора икән, димәк, әдәбиятыбызның киләчәге бар дигән сүз», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов семинарның пленар утырышында. Ләкин аларның күбесе яшьләр булмавына борчылу бар.

Берлек рәисе Данил Салихов талантлы кызларның тормыш мәшәкатенә батып иҗаттан китүләренә борчылу белдерде. «Безгә яшьләр кирәк! Бүген 80гә житкән абый-апалар берлеккә кертүне сорап кулъязма тотып киләләр икән, без инде яшьләрне алырга тырышабыз. Алга карап яшәргә кирәк», – диде ул.

Ул бүгенге милли вазгыятьне күздә тотып, яшь язучылар алдында зур йөк торуын билгеләп үтте. «Хөрмәтле яшь буын! Сезне үз арабызда күрсәк иде. Телебезгә килгән авыр чорда бу авыр йөкне сез күтәрергә тиешсез. Марсель Галиев, Фоат Галимуллиннар эстафетасын сез алырсыз. Милләтебезнең алдагы көнен киләсе буынга сез илтерсез», – диде Данил Салихов.

Семинарның пленар утырышын алып барган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәтов әдәби берләшмәләрдә яшьләрнең азлыгын борчылып әйтеп узды.

Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Умида Гапарова мәдәният министрлыгының талантлы яшьләргә таяныч булырга әзерлеген хәбәр итте. «Бу юнәлештә без Татарстан Язучылар берлеге кебек иҗтимагый берлектә фикердәш таптык. Без бергә бәйгеләр дә уздырабыз. Эшебезнең нәтиҗәле булуын телим», – диде Умида Гапарова.

Пленар утырышта күренекле иҗат әһелләре — шагыйрь Рәдиф Гаташ, язучы Вахит Имамов, берлекнең рус әдәбияте буенча консультанты Галина Зәйнуллина, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүсә Закирова яшьләргә теләкләрен ирештерделәр.

Хәзерге вакытта семинар секцияләргә бүленеп дәвам итә. Секция утырышларын күренекле язучылар алып бара.

Семинарда 34 яшь язучы катнаша.

(“Татар-информ”. Рузилә Мөхәммәтова)

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина