Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Литвин Алексей

Алексей Литвин (Алтер Львович Литвин) 1931 елның 18 декабрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1950 елда Казан шәһәрендә эшче яшьләр мәктәбен тәмамлап, 1955 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта автогараж җиһазлары заводында аккумуляторчы хезмәтендә була. Аннан соң Казан шәһәренең 75 һәм 99 нчы мәктәпләрендә тарих укыта һәм китапханәче вазифаларын үти, Татарстанның Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. 1962 елдан Казан шәһәре югары уку йортларында Россия тарихын укыта.

А.Литвин көндәлек матбугатта 1955 елдан тарихи темаларга язылган «Первый бурятинский ученый» (Д.Банзаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан), «Связи Адама Мицкевича с Казанским университетом» исемле очерклары белән күренә башлый. Шул вакыттан бирле аның әдәби эшчәнлегендә тарихи публицистика төп урынны алып тора. «В.В.Маяковский в «Колоссе», «М.Горький в Казани» һ.б. очерклары да газета битләрендә урын ала. Ул Гражданнар сугышы тарихына, сәяси террор мәсьәләләре, тарих белеме үсешенә һәм тарихи чыганакларны өйрәнүгә багышланган күп хезмәтләр авторы.

А.Литвин – тарих фәннәре докторы (1976), Казан дәүләт университеты профессоры (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1991), Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның фән-техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты (1997).

А.Литвин – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гирш Олькеницкий: очерк. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 78 с. – 8000 экз.

Дело сдать в архив…: историческая публицистика. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 200 с. – 1100 экз.

Рассказы о родном крае: учебная книга для 4-го класса / соавт. Б.Султанбеков. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 88 с. – 50000 экз.

Другого пути нет: роман-хроника в трех книгах / соавт. А.Гилязов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 541 с. – 50000 экз.

Запрет на жизнь: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 224 с. – 25000 экз.

Без права на мысль: историки в эпоху Большого Террора. Очерки судеб. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 192 с. – 10000 экз.

Ельцины в Казани: очерк. – Казань: Айбат, 2004. – 92 с. – 1000 экз.

* * *

Алтынчы августка кадәр: роман-хроника / соавт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 350 б. – 24000 д. (Татар телендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Российская еврейская энциклопедия. – Т. 2. – Москва: Эпос, 1995. – С. 187.

Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Ин-т Татар. энцикл., 1999. – С. 325.

Казанский университет 1804-2004: библиографический словарь. – Т. 2. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2004. – С. 673-674.


Язучылар