Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәйрәмова Гөлзада

Шагыйрә Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмова 1963 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. 1970–1974 елларда әлеге авылның башлангыч мәктәбендә, 1974–1980 елларда Олы Шыңар урта мәктәбендә белем ала. 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шигырьләре, кыска-кыска язмалары белән мәктәптә укыганда ук район һәм республика газеталарында катнашып килә.
1987–1989 елларда милли китапханәдә, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли. Шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә, укучылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан яратып кабул ителә.
Г.Бәйрәмованың иҗатына тирән фикерләү, образлы сурәтләү хас, шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсенә тупланган гамьле дә, моңлы да булган хакыйкать ята. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый, матбугатта хикәяләре күренә башлау шуны раслый.
Г.Бәйрәмова – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар