Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнуллин Фәрваз

Әдәбият тәнкыйтьчесе, язучы-тәрҗемәче Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Ишнарат авылында игенче гаиләсендә туа. 1950 елга кадәр үз авылларындагы башлангыч һәм күрше Носы авылындагы җидееллык мәктәптә укый, аннан Арча педагогия училищесында (1950–1954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954–1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961–1964 елларда Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда янә «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977–1984 елларда ул –Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре һәм 1978 елдан идарә рәисенең урынбасары, ә 1984–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире һәм 1989 елдан гомеренең ахырына кадәр нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара.

Ф.Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыклы, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белә торган сәләтле әдәбиятчы итеп таныта. Соңга таба ул татар әдәбиятының җанлы агымы-хәрәкәтендә даими катнашучы, аның үсеш тенденцияләре, ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйтүче актив тәнкыйтьчеләрнең берсенә әверелә.

Ф.Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г.Бәширов, И.Гази, М.Әмир, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Әпсәләмовларның иҗатын яки аерым әсәрләрен анализлаган мәкаләләре, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Ә.Баян, М.Мәһдиев, В.Нуруллин, М.Юныс кебек урта буын язучыларының иҗат портретлары, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән күзәтү-обзор характерындагы мәкаләләре теоретик гомумиләштерүләре, заманча актуаль проблемаларны күтәрүләре, оригиналь фикерләре белән кызыклы. Тәнкыйтьченең поэзия, шагыйрьләр турында язган һәм классик әдипләр иҗатына багышланган хезмәтләре дә бар. «Җыр йөрәктә туа» (Хәсән Туфан), «Чишмәләргә юл ачып…» (Сибгат Хәким), «Узаман» (Галимҗан Ибраһимов) кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.

Ф.Миңнуллин – «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1983), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» (1990), «Балта явызлар кулында» (1994) исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклар авторы.

Ф.Миңнуллин гомуми белем мәктәпләре өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр төзү һәм тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Аерым алганда, аның тәрҗемәсендә Г.Уэллсның «Күренмәс кеше» (1979), «Галәмнәр сугышы» (1987) һәм Дж. Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары татарча басылып чыга.

1984 елда Ф.Миңнуллин «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул каты авырудан соң 1994 елның 11 декабрендә вафат була һәм туган авылы Ишнарат зиратында җирләнә.

Ф.Миңнуллин – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин