Әдип, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал (Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал) элекке Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан (Биләгүр) авылында таза хәлле зыялы гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Оренбург Каргалысы мәдрәсәләрендә, аннан Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904–1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый, бер үк вакытта гарәп газеталарында мәкаләләр яза башлый. 1908 елларда Мисырдан кайткач, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат органнары белән хезмәттәшлек итә, әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән таныла. 1910–1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.
Г.Баттал чит илгә 1920 елның августында чыгып китә. Башта Финляндиядә, 1925 елдан Төркиядә яши. Ул чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда языша, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра.
Г.Баттал 1969 елда Истанбул шәһәрендә вафат була.