Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Уразаев-Курмаши Әхмәт

(18551883)

          Шагыйрь Әхмәт Уразаев-Курмаши Казан артының Әтнә районы Күшәр авылында мулла гаиләсендә туа (икенче бер риваятьтә ул әтисе Кызылъяр каласына күчкәч туган дип бәян ителә). Ул ромнтик сюжетлы, көйле «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» поэмалары авторы. «Бүз егет» кыйссасы – 1874 елда, «Таһир илә Зөһрә»се 1876 елда Казанда басылып чыга. Бу ике китап аннан соңгы елларда һаман саен басылып килә. Казан дәүләт университеты китапханәсендә «Бүз Егет»нең – 19, «Таһир илә Зөһрә»нең 13 төрле басмасы саклана.

          «Таһир илә Зөһрә»нең борынгы бер варианты «Дастан Бабахан» (Бабахан – Зөһрәнең атасы) исеме белән йөртелә һәм XV йөздә яшәгән Клыч бине Сәйяди исемле төрки-татар шагыйренең әсәре дип билгеле. Курмашиның «Таһир илә Зөһрә»се казакъ теле йогынтысында акыннар телендә йөргән варианттан файдаланып язылган дип уйланыла.

          «Таһир илә Зөһрә» кыйссасы озак заманнар китап яраткан татар гаиләсендә кулдан төшмәгән, аны җыелышып укыганнар, тыңлаганнар, әсәрләнеп елаганнар.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүз егет: кыйсса. – Казан (?), 1874.

Таһир илә Зөһрә: кыйсса. – Казан (?), 1876.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Татар әдәбияты. XIX йөз: дәреслек хрестоматия. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 284–339 б.

Г а й н е т д и н о в М. Әхмәт Уразаев-Курмаши // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 431–440 б.

Татар поэзиясе антологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 360–364 б.


Язучылар