Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир-текстолог Рәис Нәүширван улы Даутов Татарстанның хәзерге Мамадыш (элеккеге Тәкәнеш) районы Шәмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Егерменче елларның ахырына таба авыл халкын көчләп күмәкләштерү хәрәкәте башланып, гаилә башы Нәүширван ага яңа хакимият каршында «ышанычсыз сыйныф вәкиле» буларак Архангельск өлкәсенә «хезмәт белән төзәтү» сөргененә җибәрелгәч, дүрт бала белән берүзе калган әни кешенең тормыш хәле бик мөшкелләнә, шунлыктан ул 1937 елның җәендә әле яңа беренче сыйныфны тәмамлаган тугыз яшьлек кече улы Рәисне үзләреннән кырык чакрым ераклыктагы Көчек (Кечек; 1940 елдан – Биектау) авылында ялгыз яшәүче ире белән бертуган апасы янына илтеп куя.
Рәис шунда алты ел тора, икенче-бишенче һәм җиденче сыйныфларны шул авыл мәктәбендә укып тәмамлый, сугыш башланган елны гына, инде сөргеннән котылып, Казанда төпләнеп яши башлаган әти-әниләре янына кайтып кушыла. Казанда Яңа бистәдәге 13 нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында бер ел укыгач, җиденчене ул янәдән Биектауга кайтып бетереп килә. Сугыш чорының иң авыр еллары булуга да карамастан, Рәис укуын ташламый, 1943-1946 елларда СССР Хәрби Һава Көчләренең Казандагы 9 нчы номерлы махсус рус урта мәктәбендә сигезенче сыйныфтан башлап белем алуын дәвам иттерә, аны мәктәпләр тормышына әле яңа кертелгән өлгергәнлек аттестаты алып тәмамлагач, 1946-1948 елларда Казан укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Институтны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Санитария-эпидемиология станциясендә медстатистик булып эшләгәннән соң, Р.Даутов 1949 елның августында армиягә алына һәм 1952 елның ноябренә кадәр аерым гаскәри төзүчеләр батальоны составында Мәскәү тирәли торгызыла торган хәрби саклагыч объектлары төзелешендә рота писаре һәм төзелеш участогы нормировщигы булып хезмәт итә.
1953 елның февраленнән ул – Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир, мөдир, өлкән мөхәррир, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 1963 елда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Р.Даутовның иҗат эшчәнлеге төп өч өлкәгә карый: әдәби тәрҗемә, мөхәррирлек-текстология эше һәм әдәбият тарихы өлкәсе. Тәрҗемәче буларак, аның беренче күләмле хезмәте – «Янки король Артур сараенда» исемле Марк Твен романы 1958 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап Көнбатыш һәм рус язучыларыннан, башка милли әдәбиятлардан аның сәнгатьле-иҗади тәрҗемәсендә дистәдән артык китабы дөнья күрә. Алар арасында Ф.Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы, А.Купринның «Атышу», «Олеся», «Гранат кашлы беләзек», «Молох» кебек повестьлары, Ф.Куперның «Соңгы могикан» романы, О.Генри, Э.Хемингуэйларның новелла һәм хикәяләре, күренекле татар язучысы М.Галәүнең 1936 елда кулга алынуы вакытында оригиналы югалып, фәкать русча тәрҗемә басмасы гына сакланып калган мәшһүр «Мөһаҗирләр» романының кабат татарчага тәрҗемәсе, һ.б. бар.
Текстология һәм мөхәррирлек өлкәсендә борынгы әдәби ядкәрләрдән һәм татар әдәбияты классикасыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдъяр поэмалары, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Акмулла, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмалары, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Ибраһимовларның күптомлыклары, Садри Максуди, Зәки Вәлиди-Туган, Исмәгыйль Рәмиләрнең аерым хезмәтләре басмага Р.Даутов тарафыннан яки аның турыдан-туры якын катнашы һәм гамәли ярдәме белән әзерләнәләр. Татар әдәбияты классиклары әсәрләрен дөньяга чыгаруда, Г.Исхакый иҗатын халыкка кайтаруда күрсәткән иҗади һәм мөхәррирлек хезмәтләре өчен 1993 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.
Йөзләрчә әдәби әсәрләргә, китапларга фатиха биргән тәҗрибәле нәшрият мөхәррире вазифасыннан һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендәге казанышларыннан тыш, Р.Даутов татар әдәбияты тарихын, аның үткәндәге һәм бүгенге иҗат көчләрен барлау, язучылар турында мәгълүматлар җыю һәм матбугат аша аларны пропагандалау юнәлешендә күп еллардан бирле даими эзләнүләр алып бара һәм туплаган материалларын газета-журнал, еллык календарь битләрендә әледән-әле бастыра килә. Аның 1986 елда басылып чыккан һәм Татарстанның егерменче йөздәге өч йөз дә кырык тугыз язучысының биографик мәгълүматларын һәм кыскача иҗат характеристикаларын үз эченә алган күләмле белешмәлек хезмәте инде менә дистәләгән еллар буена әдәбият-сәнгать, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре өчен өстәл китабы булып хезмәт итә. Язучы, журналаист һәм матбугат тарихы белгече Исмәгыйль Рәмиевнең (1895–1969) революциягә кадәрге чорда татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән тирән эз калдырган шәхесләргә, аерым тарихи-мәдәни вакыйгаларга багышлап төзелгән, әмма үз вакытында совет идеологиясе киртәләрен уза алмыйча, басылмыйча калган кулъязма «Әдәби сүзлеге»нең яңабаштан редакцияләнеп, яңа материаллар белән тулыландырылып һәм баетылып дөньяга чыгуы шулай ук Р.Даутовның фидакарьлегенә кайтып кала. Язучының 2002-2005 еллар арасында хәзерге туксанлап татар язучысының иҗат биографияләрен яктырткан һәм «Мәгариф» нәшриятында өч аерым китап булып басылып чыккан «Балачак әдипләре» дигән тупланмалар да әдәбият белеменең шул мөһим тармагына карый.
Кырык елга якын берөзлексез Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләп, 1989 елда пенсиягә чыккач та Рәис Даутовка үз иркендә генә иҗади эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмиләр: туксанынчы еллар башында аны, тәҗрибәле һәм киң белемле мөхәррир буларак, яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. 1993-2003 елларда ул институтның татар тексты төркемен җитәкли, татарча беренче фәнни энциклопедик басманы әзерләүдә, аның методик кагыйдәләрен, принципларын, терминологиясен эшләүдә, лөгатьлеген, шәхесләр исемлеген төзүдә һәм турыдан-туры «Энциклопедия сүзлеге» текстларын язу һәм редакцияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Консультант сыйфатында ул 2005 ел ахырынача институт белән хезмәттәшлеген дәвам иттерә. Русча һәм татарча «Татар энциклопедия сүзлеге»н басмага әзерләүдә куйган гыйльми хезмәтләре өчен аңа бер төркем институт галимнәре белән берлектә (барлыгы җиде кеше) Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2005 ел, 8 декабрь Указы белән фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә.
Р.Даутов республика язучыларының VIII, IХ, Х корылтайларында Язучылар берлегенең Ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана, 1972-1989 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясендә әгъза-секретарь булып эшли. Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен 1978 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, 1986 елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнә.
2007 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.
Р.Даутов – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.