Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гарифуллин Дамир

Язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшыбай авылында туа. Яхшыбай, Әнәк авылы мәктәпләрендә – башлангыч, Иске Кәшер урта мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, 1953-1957 елларда Югары Ослан районындагы Ключище җир төзү һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумнарында укып, җир төзүче инженер һөнәренә ия була. Иске Кәшер МТСында һәм Сарман районы авыл хуҗалыгы инспекциясендә үз белгечлеге буенча ике елга якын эшләгәннән соң, армиягә алынып, 1958-1961 елларда КГБның чик буе гаскәрләре сафында хәрби хезмәт мөддәтен уза. 1963-1969 елларда ул, читтән торып укып, Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

Дамир Гарифуллинның армиядән соңгы хезмәт юлы, нигездә, партия-хуҗалык эшләре һәм журналистика белән бәйле. Сарман районының Рангазар авылында партком секретаре һәм колхоз рәисе урынбасары (1964-1967), Сарман район газетасы «Ленинчы»да бүлек мөдире (1967-1970), КПССның Сарман район комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире (1970-1991), «Социалистик Татарстан» газетасының Әлмәт, Зәй, Сарман төбәкләре буенча махсус хәбәрче (1991-1993), «Сарман» район газетасының җаваплы мөхәррире (1993-1997) – әдип хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары менә шулар.

Район һәм республика матбугатында Д.Гарифуллин узган гасырның алтмышынчы елларыннан катнаша башлый: мәкаләләр, очерклар, әдәби язмалар бастыра; районның җаваплы хезмәткәре буларак, сәнгать осталары катнашында авылларда сәяси-мәдәни чаралар үткәрүгә, очрашулар, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыруга җитәкчелек итә.

Әдәби иҗатында исә Д.Гарифуллин иң әүвәл балалар шагыйре буларак танылды. 1984-1990 еллар арасында аның мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язган, нәниләргә аңлаешлы шигъри образлар аша аларны эш яратып үсәргә, табигатькә һәм хайваннарга карата мәрхәмәтле һәм сакбулырга өндәгән «Тылсымлы шакмаклар» (1984), «Кикринур» (1985), «Бакакак» (1988) һәм «Ишегалды» (1990) исемле дүрт җыентыгы дөнья күрә.

Аерым шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, дәрестән тыш уку әсбапларына кертелә.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең буеннан-буена Дамир Гарифуллин өлкәннәр өчен дә шигырьләр, җырлар яза, күңелендә туган уй-хисләрен Шәрекъ поэзиясенең борынгы лирик төре – робагый жанры кысасында гәүдәләндерү юнәлешендә иҗади тәҗрибәләр алып бара. Аның сан ягыннан шактый җыелган бу төр иҗат җимешләре 2001 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында һәм Чаллының хосусый нәшриятларында нәшер ителгән «Мең дә бер робагый» исемле җыентыкларында һәм 2003 елда Чаллыда басылып чыккан «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән күләмле китабында урын ала.

Дамир Гарифуллин әдәби җәмәгатьчелеккә һәм кызыксынучан укучыларга борынгы язма истәлекләрне эзләүче һәм өйрәнүче, тарихи шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрендәге ак тапларны ачыклаучы, аерым мәшһүр затларның нәсел-нәсәп агачын – шәҗәрәләрен төзүче һәвәскәр тарихчы һәм археограф буларак та билгеле. Аның Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сөббух Рәфыйков, Мулланур Вахитов, Фатих Сәйфи-Казанлы, Вәдүт Мифтахов, Шакирҗан Таһири, Риза Фәхретдин, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыгол, Морад Рәмзи, Акмулла, Фазыл һәм Кәбир Туйкәләр турындагы язмалары, «Мәшһүр исеме Тайсуган» (Әлмәт, 2001), «Шәҗәрәләр» (Әлмәт, 2002) дигән китаплары, «Сарман энциклопедиясе»ндәге (Чаллы, 2000) мәкаләләре нәкъ менә шушы юлдагы эзләнү-тикшеренүләренең мөһим нәтиҗәсе булып тора.

Д.Гарифуллин – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе.

Д.Гарифуллин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучылар