Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әблиев Мөхәммәт

Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Даныш авылында крәстиян гаиләсендә туып үсә. Кече яшьтән үк, авыл мәдрәсәсендә уку белән бергә, төрле яллы эшләрдә көнлекче булып эшли. 1915 елда Казанга килеп, 1917 елга кадәр бай йортларында хезмәт итә. Хакимият башына большевиклар менгәч, заводта ташчы, туку фабрикасында эрләүче һөнәрен үзләштерә. 1920–1921 елларда партия-совет мәктәбендә укып, аны тәмамлагач, берникадәр вакыт янәдән туку фабрикасында яшьләр арасында укыту-тәрбия эшләре алып бара. 1921 елда большевиклар партиясенә әгъза булып кереп, үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм 1922 елда тарихта басмачылар дип йөртелгән, асылда Урта Азиядәге милли азатлык хәрәкәте тарафдарларына каршы юнәлтелгән сугышларда катнаша, соңыннан Төньяк Кавказдагы гаскәри берәмлектә элемтә буенча партия вәкиле булып хезмәт итә. 1923–1928 елларда М.Әблиев әүвәл Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбен, аннары Мәскәүдә ике еллык хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. Шуннан соң аны янә Урта Азиягә җибәрәләр. Ул анда рота политругы һәм рота командиры булып хезмәт итә, басмачыларның актык көчләрен юк итү операцияләрендә актив катнаша.
1932–1936 елларда М.Әблиев – Ленинградтагы Хәрби-сәяси академия курсанты. Аны уңышлы тәмамлагач, ул Казандагы укчылар полкында инструктор һәм хәрби комиссар сыйфатында гаскәри хезмәтен дәвам иттерә, 1939–1940 елларда исә СССР җитәкчелеге провакация юлы белән башлаган совет-фин сугышы хәрәкәтләрендә катнаша.
М.Әблиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк укчы дивизиянең сәяси бүлек комиссары сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша һәм, күп тә үтми, дошман пулясыннан һәлак була.
Каләм иясе буларак М.Әблиев егерменче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында көчен сынап карый: «Минем дустым сугышта» исемле хикәя, «Ком улы», «Итекче кызы» исемле повестьларын иҗат итә. Соңга таба драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Аның 1923–1925 елларда язылган «Ике туй» пьесасы 1925 елда Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенең драма түгәрәге тарафыннан сәхнәгә куелып, матбугатта уңай бәя ала. Шулай да М.Әблиевне драматург итеп таныткан әсәр – «Шәмсекамәр» драмасыдыр. Унтугызынчы гасырның икенче яртысындагы татар авылы тормышын, андагы социаль тигезсезлек, дини фанатизм шартларында тирән хисле, яшь, чибәр крәстиян хатынының фаҗигале язмышка дучар ителүен оста итеп, җанлы картиналарда сурәтләгән бу драма 1937–1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып зур уңыш казана һәм аннан соң да озак еллар буе профессиональ һәм үзешчән театр сәхнәләреннән төшми уйналып килә. Дөрес, утызынчы елларның урталарында – авылны күмәкләштерү, кулакларны сөргенгә сөрү, дингә, дин әһелләренә каршы репрессияләр көчәйгән чорда язылып, укучы һәм тамашачы күңелендә сыйнфый күралмаучылык тойгысын уятуны максат итеп куйган бу әсәрнең халыкны диннән биздерүдә, аңарда дини нигилизм, рухи ярлылык тәрбияләүдә тискәре бер роль уйнавын да бу урында әйтеп үтәргә кирәктер.
Ватан сугышы алды елларында М.Әблиев «Лейтенант» исемле яңа пьеса яза башлый, ләкин ул аны ахыргача эшләп бетерә алмый.
М.Әблиев – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучылар