Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чыгътай

Дин эшлеклесе, язучы Чыгътай (Галиәсгар Мөгыйн улы Гафуров) Русиянең Казан губернасы (вилаяте) Чистай өязе Чәтрән (хәзерге исеме – Иске Ибрай) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылда ала, 1883–1891 елларда Чистай мәдрәсәсендә укый, дини һәм дөньяви фәннәр белән бергә гарәп һәм фарсы телләрен шунда үзләштерә. Мәдрәсәне тәмамлагач, туган төбәге авылларында мөгаллимлек итә, 1899 елдан Бозаулык шәһәрендә мулла булып тора, анда ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ача. Шул елларда кулына каләм алып, «Тәрҗеман» газетасы битләрендә мәкаләләре, әдәби парчалары белән катнаша башлый.

Язучы буларак, ике кисәктән торган «Тутам» исемле хатын-кыз хокукларын яклап язган әхлакый хикәя-повесте белән таныла. Әсәрдәге укымышлы, үзе турында гына түгел, бәлки башкалар турында да кайгырткан, аларның хокукларын даулап көрәшкә чыккан алдынгы карашлы татар хатын-кызы образы Галимә аша автор җәмгыятьтәге иске тәртипләрне фаш итә, уку-укыту эшләрен, гаиләдә бала тәрбиясен, дини схоластикадан арындырып, заманга ярашлы итеп үзгәртеп кору кирәклеген алга сөрә. Әсәренең беренче кисәге 1905 елны Оренбургта, икенче кисәге 1906 елны Җаек шәһәрендә нәшер ителгән «Әлгасрелҗәдит» газетасында дөнья күреп, укучылар арасында тирән кызыксыну уята, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да хуплап каршы алына. Шунлыктан 1908 елны әсәр, ике кисәге бер китапка тупланып, кабат басылып чыга.

Чыгътайның 1909 елда нәшер ителгән «Исабәт» («Дөреслеккә юл») исемле публицистик китабы да матбугатта шау-шулар тудыра. Кайбер схоластик дини догмаларны тәнкыйть иткән ирекле фикерләре өчен авторга каршы барлык кадимчеләр күтәрелә. Чыгътай хәтта, Уфадагы Диния нәзарәтенә барып, казыйлар алдында фикерләреннән тәүбә итәргә мәҗбүр була, бары шулай гына үзенең муллалык вазифасын саклап кала.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында Чыгътай күренекле замандашлары Фатих Әмирхан, Заһид Нуркин, Зәкәрия Садретдиновлар белән бергә Казанда чыга торган «Кояш» газетасы идарәсендә эшли, ә 1916 елда Уфага күчеп, Закир Кадыйриның «Тормыш» газетасында хезмәт итә. Революциядән соң Мәскәүдә СССР халыкларының Үзәк нәшриятында, аннан соң сигез ел дәвамында Мәскәүдә чыга торган «Фән һәм дин» журналында мөхәррирлек вазифаларын башкара. Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан туган якларына кайтып, 1942 елның 22 августында вафат була. Кабере . туган авылы Иске Ибрай зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тутам. – 2 җөзьэ. – Казан, 1908.

Мәче илә Төлке: әкият. – Казан, 1908.

Исабәт: публицистика. – Казан, 1909.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 123–135 б.


Язучылар