Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәмзин Алмаз

Алмаз Наил улы Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килә, Совет Армиясе сафларына алынганга кадәр берничә ел авыл хуҗалыгы һәм инженер-төзүчеләр институтында укый. Армиядән кайткач, 1977 елда, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Студент елларында Рифкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамблендә җырчы буларак чыгышлар ясый. Шушы вакытта филармония җитәкчеләре аны үзләренә эшкә чакыралар. Ул бер еллап Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимоваларның иҗат төркемнәре белән СССРның төрле почмакларында гастрольләрдә йөри.

А.Хәмзин сәнгати оешмаларда төрле вазифалар башкара: Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда – директор урынбасары, «Комсомолец» клубында – директор, Казан телевидениесендә – алып баручы һәм сценарийлар авторы, филармониядә – режиссер… Бу еллар эчендә ул күпсанлы тапшырулар башлап җибәрә («Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» һ.б.), йөзләгән концертларның алып баручысы була.

1977 елны татар мәдәнияте өлкәсендәге казанышлары өчен Алмаз Хәмзингә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Бүгенге көндә А.Хәмзин – Казан театр училищесында татар эстрада бүлеге җитәкчесе.

Соңгы елларда А.Хәмзин җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» һ.б.), эстрада өчен юмористик хикәяләр, пьесалар иҗат итә. Аерым басмаларда үзенең рубрикаларын да булдырды («Татарстан яшьләре»ндә – «Алмаз бөртекләре», «Безнең гәҗит»тә – «Аз-маз Хәмзетдин», «Шәһри Казан»да – «Юмор баганасы»). Ул көндәлек матбугатка публицистик мәкаләләр дә яза. 2000 елда А.Хәмзиннең «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә…» дигән китаплары басылып чыга.

2008 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә аңа татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

А.Хәмзин – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәктәп балалары өчен җырлар. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 103 б. – 2000 д.

Озак яшисегез килсә…  Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 175 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә р ә ф и е в а Р. Татар сәхнәсенең Алмазы // Идел. – 1997. – № 2. – 30–31 б.

С и б г а т у л л и н а Р. Әйткән сүз  аткан ук, кемгә дә булса барып тия // Мәдәни җомга. – 2002. – Нояб.

С и б г а т у л л и н а Р. Үзеннән көлә белгән халык  бөек халык ул // Мәдәни җомга. – 2003. – Гыйнв.

М ө б ә р ә к ш и н а З. «Минем менә дигән Алмаз исемем бар» // Татарстан дулкынында. – 2003. – Апр.

Г а н и е в а Р. Сәхнәбезнең Алмазы // Мәгърифәт. – 2003. – Март.

Х ә б и б у л л и н а Л. «Кабат җыр тудыра башламый булмас…» // Шәһри Казан. – 2004. – Авг.

Б о р һ а н и е в а Р. Иҗат ябыктыра // Иң шәп гәҗит. – 2006. – Дек.

В ә л и е в Р. Мин алкышлар шавы белән яшим // Р.Вәлиев. Җанга уелган уйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 673–684 б.

Берлекнең яңа әгъзасы // Казан утлары. – 2008. – № 12. – 171 б.


Язучылар