Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Идиятуллин Рим

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Идиятуллин Рим Зиннәтулла улы 1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә ханым колхозда көн-төн эшләп сабыйларны аякка бастырырга тырыша.

           Төпчек малай Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага килеп, 15 нче татар урта мәктәбенә (Г.Ибраһимов, Х.Туфан, Ш.Бабичлар укыган элекке «Галия» мәдрәсәсе) укырга керә.

           Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә имтиханнар тапшыра. Өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, 1965 елда республикада татар телле бердәнбер матбугат басмасы «Кызыл таң» газетасы редакциясенә кече әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1987-1992 елларда башкорт телендә чыккан «Һәнәк» көлке журналы белән хезмәттәшлек итә. Аннары кабат «Кызыл таң»га кайтып бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елдан профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

           Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук беренче өйрәнчек шигырьләрен яза башлый. Уфага күчкәч, язмаларын төрле басмаларга җибәрә, заводта эшләгән чорларда «Кызыл таң» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев 1962 елда аңа «Хәерле юл!» кереш сүзе белән бер шәлкем шигырьләрен «Кызыл таң»да бастыра. Шул еллардан башлап Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриятләрендә чыккан газета-журналларда, күмәк җыентыкларда («Йәш көстәр», Өфө, 1967; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1969) даими басыла килә. Ул – Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыккан ике шигъри җыентык авторы. 1996 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

           Р.Идиятуллин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2018 елда вафат булды.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле көн: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1997. – 143 б.

Хәерле кич!: шигырьләр, кечкенә драмалар, хикәяләр // соңгы сүз авт. һәм төз.

Р.Миңнуллин; кереш сүз авт. Н.Нәҗми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 271 б. – 1500 д.

* * *

Хәерле иртә: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1983. – 52 б. (Башкорт телендә.)

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә л и м А. «Тышаулы ат ерак китмәс.» // Мәдәни җомга. – 1998. – 10 апр.

Г о м ә р е в а Г. Рим Идиятуллин иҗаты. – Өфө: Мәгърифәт китапханәсе, 2000.

Г а т а ш Р. «Тормыш – хуш исле бер чәчкә.» // Казан утлары. – 2000. – №2. – 134-137 б.

Д ә ү л ә т ш и н К. Туган як шигърияте: уку әсбабы. – Өфө: Китап, 2002.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин