Моннан бер ай элек Казанда Россия язучылар берлеге вәкилләре булып киткән иде. Татарстан язучылары бүген, киң итеп әйткәндә, башка төбәкләрдәге иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек турында фикер алышты, ә җыйнак кына итеп әйтсәк, Россия язучылар берлеге тәкъдиме турында фикерләрен республика җитәкчелегенә җиткерделәр.
Россия язучылар берлегенең Татарстан язучылар берлеге белән кызыксынуы артында нәрсә ята? Татарстан язучылар берлеге бу берләшүләрдән отам-оттырамы — бүген язучылар шул мәсьәләне уртага салып сөйләште.
Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзалары белән очрашырга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килгән иде. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, министрлыкның иҗат берлекләре белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Берлек аппараты һәм идарә әгъзалары катнашты.
Утырышны ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул Казанга Россия язучылар берлеге вәкилләре килгәндә, авыру сәбәпле, алар белән очраша алмаган иде. Кунаклар Казанда иҗат кичәсе үткәрделәр, түгәрәк өстәл утырышы узды, иң мөһиме — алар мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Очрашуда хезмәттәшлек турында фикер алыштык. Кунаклар Казан визитыннан бик канәгать иде — соңыннан безгә Иванов исеменнән рәхмәт хаты килде. Очрашу вакытында Казанда Россия язучылар берлеге бүлекчәсен булдыру теләге дә яңгырады».
2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлегенең рус язучылары секциясен җитәкләгән язучы Алексей Остудин Россия язучылар берлегенә керүнең зур бәхет булачагын аңлатырга тырышты. Сүз уңаеннан, ул вакыттагы идарә рәисе Данил Салихов та үзе рәислек иткән чорда беркем белән киңәшми-нитми Мәскәүгә барып, Россия язучылар берлеге рәисе Иванов белән очрашып кайткан иде.
Алексей Остудин: «Мин 2013 елда Путинның иҗади интеллигенция белән очрашуында булган идем. Ул аерым гына кайсыдыр берлек белән эшләргә теләмәде: „Берләшегез. Бер берлек булса, булышырмын“, диде. Чөнки берсенә булышса, икенчесе үпкәли. Хәзер алар юридик яктан язучылар һәм наширләр ассоциациясен төзеделәр, литфонд урынына Кайгыртучылар советы төзелде. Бу финанс ярдәме — финанс мендәре.
Язучыларның акчасы барлыкка киләчәк. Хакимияттән теләнеп йөрисе булмый — акча булачак! Кайсы берлеккә керсәк тә ярый, аермасы юк — чөнки алар бер ассоциациягә берләшкән. Аларның региональ берлекләрне үзләренә аласы килүнең дә бер начарлыгы да юк. Аларга күбрәк булу гына кирәк. Берлеккә керү — ассоциациягә эләгүнең җиңел юлы. Аның кайсысына керүдән аерма юк. Бергә булу начармыни? Бу безгә мөстәкыйльлек бирә. Безне үз оешмаларына керергә чакырган „Союз писателей России“ үз мәнфәгатьләрен кайгыртмый, аларга масса гына кирәк».
Рус телле язучы, Татарстан язучылар берлеге аппараты хезмәткәре Галина Зәйнуллина Россия язучылар берлегенең икенчесен — Союз российских писателей дигәнен өстен күрүче язучылар булуын искәртте.
Галина Зәйнуллина: «Безнең күп язучылар болай да Россия язучылар берлегендә бит. Миңа Эдуард Учаров әйтүенчә, бу ике оешма үзара конкурентлар. Союз российских писателей үз әгъзаларын бик кайгырта. Безнең Язучылар берлеге Союз Писателей Россиига керсә, бер өлеш әгъзаларыбыз Татарстан язучылар берлегеннән китәчәк. Кушылып без көчле язучыларыбызны югалтырга мөмкинбез».
Әхәт Мушинский: «Россия язучылар берлегенә керсәк, без андагы туксан берлекнең туксан беренчесе булачакбыз. Ә кергән кеше анда болай да керә ала. Хезмәттәшлек итсәк, ассоциация белән генә эш итик».
Марат Әхмәтов рус язучыларына: «Татарстан язучылар берлеге эчендә сезгә никадәр комфорт?»
Алексей Остудин: »Бер дә комфорт түгел».
Марат Әхмәтов: »Россия берлегенә керергә теләүчеләр җыелса, андыйларны анда алалармы?»
Алексей Остудин: «Алар бөтенесен ала. Без Россия язучылары ассоциациясенә керергә телибез икән, аңа Россия берлеге аша керү җиңелрәк».
Марат Әхмәтов: «Иң мөһиме — тере аралашу булсын. Россия язучылар берлеге эчендә булу файдалы булса — финанс ресурслары булса, таяныч, статус, авторитет булса, бер хәл. Ә инде бу хәлдә бераз шик уята шул».
Алексей Остудин: «Финанс ярдәме вәгъдә ителгән. Дәүләт нәшрияты һәм дәүләт китап кибетләре турында сүз бара».
Ркаил Зәйдулла: «Кем вәгъдә итте?»
Алексей Остудин: «Путин».
Ркаил Зәйдулла: »Кайчан?»
Алексей Остудин: «2013 елда».