Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рысаев Рәфгать

    Рәфгать Шәмгун улы Рысаев, 1939 елның 1 ноябрендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылында  колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфада  радистлар курсында белем алып, хезмәт юлын туган авылы радиоузелында башлап җибәрә.  «Дөрес сайлаган юл» исемле очеркы белән район гәзитендә үткәрелгән конкурста икенче урынны яулый. Бу чорда мәкаләләр язып кына калмый, көчен әдәбият өлкәсендә дә сыный. Нәтиҗәдә  эшче һәм авыл хәбәрчеләренең Уфада үткән республика съездында катнашу бәхетенә ирешә.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда әдәби түгәрәккә йөри. Дүртенче һәм бишенче курсларда түгәрәккә үзе җитәкчелек итеп, республика гәзитләре редакцияләре белән элемтәгә керә. Институтта күренекле язучылар һәм шагыйрьләр катнашында әдәби кичәләр, түгәрәк әгъзаларының радио һәм телевидение аша чыгышларын оештыра, гәзитләрдә әдәби битләр бастырып чыга. Аны бигрәк тә «Кызыл таң» үз күрә һәм бишенче курста авыл хуҗалыгы бүлегенә кече әдәби хезмәткәр итеп эшкә ала.  Ләкин ярты елдан институт тәмамлап, бер ел ветврач булып эшләмичә диплом бирелми дигән канунга буйсынып үз районына кайта, ветеринария врачы булып эшли.

Бүген Рәфгать Рысаев 9 китап авторы.

Р.Рысаев – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

“Йөгерә – атлап”. Шигырьләр. Тиражы – 500 данә. 2001 ел.

“Шигъри моңнар балкышы”. 2001 ел. 500 данә.

“Төнлә балкыган кояш”. Ике повесть, ун хикәя. 2002 ел. 500 данә.

“Гомерләр”. Нәсерләр, мәкаләләр. 2002 ел. 250 данә.

“Җырда мәйдан тотар чак”. Шигырьләр. 2004 ел. 500 данә.

“Шигъри йөрәк хисләре”. Шигырьләр. 2004 ел. 500 данә.

“Күңел көзгеләре” җыентыгында “Кунак сыйлар икмәгем”. “Китап” нәшрияты, Уфа – 2008. Тираҗы – 2000.

“Сират күпере аша”. Шул исемендәге повесть һәм ун хикәя. 2011. 500 данә.

“Язма гөл чәчәкләре”. Стәрлебаш иҗатчыларының сайланма әсәрләре. 2006 елда беренче, 2009 елда икенче китап. 500 данә.


Язучылар