Язучы гына түгел, бәхетлеләр исәбендә әлеге китапларның авторлары да бар, билгеле. Быел «Рухият» программасы барысы 10 басма – Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзалның «Язбикә», Фоат Садриевның «Көлке көлә килә», Гөлчирә Ибәтуллинаның «Сагына бөдрә таллар…», Җәлил поселогындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Лилия Гәрәеваның «Серләремне айга сөйлим», Александр Дорофеевның «Лесные сказки» җыентыклары, рус телендә иҗат итүче 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән Индус Сирматовның «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, шулай ук Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег Кульпин. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясеннән «Адиб Маликов – записки солдата эпохи» мемуарлар китабын тәкъдим итте. Әлеге китапларның язмышлары да алдан язылган. Ел саен «Татнефть» тарафыннан нәшер ителгән басмалар Татарстандагы китапханәләргә, уку йортларына, музейларга, балалар йортларына, картлар йортларына, шулай ук Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрелә.
Яктылыкка юл сузучы
«Татнефть»нең «Рухият» программасының ел дәвамында башкарган эшләре бу гына түгел, билгеле. Татарстанның мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате үсешенә ярдәм итү, сәләтле балаларны ачыклау, сәләтле яшьләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтү, аларны, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләү максатыннан, махсус уку йортларында белем алырга кызыксындыру, моннан тыш, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бәйгеләр уздыру, алар нәтиҗәләре буенча премияләрне гамәлгә кую һәм тапшыру – «Рухият» каршына максат итеп куелган файдалы гамәлләрнең берничәсе генә әле бу.
Әйтик, 2006 елда «Татнефть» танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырды. Ел саен Татарстан Язучылар берлегенең алты әгъзасына акчалата премия тапшыралар, шулай ук әдәби эшчәнлектә үзләрен күрсәткән 10 студент әлеге премия стипендиаты була.
Бары лаеклыларга гына бирелә торган әдәби премияне юктан гына искә алмадык. «Рухият»- тә очраклы китаплар һәм авторлар, гомумән, юк. «Татнефть» канаты астында инде 1997 елдан бирле эшләп килүче әлеге программа басмалары турында әнә шулай диләр. Билгеле бер авторны укучы белән таныштырырга карар кылсалар, аның әсәрләре берничә «иләк»тән уза икән. Бүгенгә кадәр һәрберсе махсус оештырылган экспертлар комиссиясе әгъзалары биргән хәер-фатиха белән генә дөнья күргән.
Китаплар «Шәхесләребез», «Татар шигърияте мәшһүрләре», «Милли җәүһәрләр», «Дебют», «Балалар өчен китаплар» һәм башка серияләр дә тәкъдим ителә. Моннан тыш, алар – буклет, фотоальбомнар, музыкаль һәм энциклопедик әдәбиятка караучы басмаларга да «җан өрүче». 1998 елдан башлап, яңа басмаларны тәкъдим итү тантаналы рәвештә, дәрәҗәле кунаклар һәм язучы-шагыйрьләр катнашында башкарыла.
«Гуманитар проектларга ярдәм өчен зур рәхмәт!»
Быел исә китапларны «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә тәкъдим иттеләр. Чарага чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм
милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та бар иде.
– Мин Әлмәткә һәрвакыт зур теләк һәм үзгә бер өмет хисе белән киләм. Сез нефть каласында гына түгел, республика мәдәниятен, тарихын, телләрен саклау һәм үстерү өчен күп
эшләр кылына торган көчле шәһәрдә яшисез. «Татнефть» компаниясе әдәбиятның, сәнгатьнең һәм, гомумән, рухи кыйммәтләрнең җәмгыятьтәге ролен яхшы аңлый. Компаниянең генераль директоры Наил Мәгановка гуманитар проектларга ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт! Бүген тәкъдим ителгән китапларның исә үз укучысын табуын һәм озын гомерле булуын телик, – дип сөйләде ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен сак лау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов исеменә рәхмәт сүзләрен сәхнәдән депутат, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов җиткерде. «Милли мәдәниятебезне сак лау һәм үстерүгә керткән зур хезмәтегез өчен Сезгә һәм Сез җитәкләгән коллективка рәхмәтемне белдерәм. Мәдәни мирасыбызны халыкка җиткерү, туган телебезне саклауда «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы зур эш башкара. Комиссия белән берлектә тормышка ашырылган проектлар да шул хакта сөйли. Хезмәттәшлегебез алга таба да дәвам итәр дип ышанам. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын, фидакарь хезмәтегезнең нәти җәләре куандырсын!» – диелгән Рәхмәт хатында.
«Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сүзләренчә, ел саен уздырылучы әлеге чара, чыннан да, зур әһәмияткә ия.
– Бер елны шушындый тантанага мәрхүм Туфан ага Миңнуллин да килгән иде. Аның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. «Менә без – язучылар, шагыйрьләрнең китапларын кайда
да бастыралар инде. Хәтта эзләп йөрисе дә түгел – күп вакыт арттан йөриләр. Ә бит яшьләр читтә кала! Алар шундый талантлыдыр, ә без белми калырга мөмкин. «Татнефть»нең бу
эшкә алынуы – бик тә дөрес гамәл», – дигән иде ул. Мин дә аның сүзләре белән тулысынча килешәм, һәм аларны һәрвакыт кабатларга тырышам, – диде ул.
«Китапны күргәч, күземә яшьләр килде…»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, «Татнефть» башкарган эшләрне без әле бәяләп бетерә алмыйбыз да кебек.
– «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы чын мәгънәсендә зур эшләр башкара. Бәлки, без аларны әле бәяләп бетермибездер. 25 ел эчендә, җиз иләктән уздырып, бөртекләп сайлап, 200дән артык китап нәшер иткән алар. Бу басмалар, әлбәттә, гади китаплар гына түгел. Бу китаплар – безнең татар халкының менталитетын үзгәртергә сәләтле булган, милли үзаңны күтәрә торган әсәрләр. Әле танылырга өлгермәгән, әмма өмет уяткан яшьләргә игътибар булу да куанычлы. Дөрес, алар алдында ниндидер киртәләр бар, дип әйтәсем килми. Без болай да яшьләребезгә һәрь яклап киң юл ачарга тырышабыз, яшел ут кабызабыз. Әмма бу эштә иң беренче нәүбәттә «Рухият» тырыша. Бу эшне ул башлап җибәрде дисәм, бер дә ялгыш булмас. Бәлки, яшь язучы яки шагыйрь бөек әсәр язгандыр. Сез хәерхаһ лы булмасагыз, без моны белә дә алмас идек. Шушы еллар эчендә сезнең ярдәм белән татар әдәбиятында горурланырлык исемнәр шактый барлыкка килде, – дип сөйләде ул кичәдә.
Чарада китапларның авторлары да катнашты. «Лесные сказки» җыентыгы авторы, Лаешта гомер итүче Александр Дорофеев исә сәхнәдә күз яшьләрен тыя алмады.
– «Лесные сказки» җыентыгының тарихы шактый кызыклы. Мин язучы түгел, шуннан башларга кирәктер. Моннан берничә ел элек оныгыма әкият язып карадым. Урманда яшәүчеләр турында иде ул. Оныгым аны шундый кызыксынып тыңлады! Шуннан мин тагын берничә әкият яздым. Аннан тагын. Ә бүген менә минем әкиятләрдән төзелгән җыентыкны шушындый зур сәхнәдән тәкъдим итәләр. Күзләр ничек яшьләнмәсен инде! – диде ул.
Лилия ГЫЙМАЗОВА