Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәгъди Габдрахман

Күренекле тел һәм әдәбият галиме, мәгариф эшлеклесе һәм тәҗрибәле педагог Габдрахман Сәгъди (Габдрахман Гайнан улы Сәгъдиев) 1889 елның 14 (иске стиль белән – 26) мартында элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Таими дигән татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1902–1906 елларда Троицк мәдрәсәсендә укый, анда гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә, Көнчыгыш халыклары тарихы, философиясе белән кызыксына.

Мәдрәсәне тәмамлагач, туган якларында ике ел мөгаллимлек итә. 1908–1911 елларда Истанбул дарелмөгаллимендә (укытучылар әзерләү институтында) укып кайткач, озак еллар Урта Азия һәм Россия шәһәрләрендә (Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург, Бөгелмә һ.б.) балалар укыта. Әдәби-педагогик иҗат эшчәнлеген дә ул шул чорда башлап җибәрә. 1910 елда «Шура» журналында яшь мөгаллимнең «Әдәбиятыбызны мәдрәсәләрдә укыту» исемле беренче методик мәкаләсе дөнья күрә. 1911 елда Уфада «Кавагыйде әдәбият» («Әдәбият кагыйдәләре»), 1912 елда Оренбургта «Әдәбият ысуллары» дигән хезмәтләре аерым китап булып басылып чыга.

Авторның татар телен өйрәнү һәм укытуга караган «Татар сарфы» («Татар теле морфологиясе», Казан, 1913), «Телебезнең нәхүе» («Телебезнең синтаксисы», Казан, 1914), «Мөкәммәл сарыф вә нәхү» (Казан, 1915) исемле хезмәтләре һәм 1912–1915 елларда «Шура» журналында басылган күпсанлы мәкаләләре дә үз вакытында зур кызыксыну уяталар.

1917 елгы Октябрь вакыйгаларын Г.Сәгъди Бөгелмә шәһәрендә каршылый һәм совет хакимиятенең беренче көннәреннән үк яңа ачылган татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү эшенә якыннан катнаша башлый: Бөгелмәдәге дүртьеллык татар-башкорт педагогия курсларында мөдир, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, «Якты юл» исемле төбәк газетасына актив языша.

1921–1925 елларда Г.Сәгъди Ташкентта яши һәм төрки халыклар өчен ачылган Шәрык мәгариф институтында, рабфакларда һәм Урта Азия дәүләт университетында тел-әдәбият укыта. Бер үк вакытта ул үзбәк, казакъ, төрекмән һәм татар телләрендә чыга торган газета-журналларда төрки әдәбиятлар тарихына караган күпсанлы әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. Шундыйлардан аның 1923 елда Казанда «Безнең юл» журналының 3 санында басылган «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» исемле зур мәкаләсен күрсәтеп үтәргә мөмкин.

1925 елда Татарстан Мәгариф комиссариаты Г.Сәгъдине Казанга чакырып ала. 1925–1930 еллар арасында ул башта Татар коммунистлар университетында, аннары Көнчыгыш педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укыта, доцент (1927), профессор (1929) дәрәҗәсе ала. Нәкъ шул елларда тәнкыйтьче-галимнең әдәбият тарихын һәм агымдагы әдәби күренешләрне марксизм методологиясе нигезләренә куеп тикшергән «Татар әдәбияты тарихы» (1926), «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930), «Символизм турында» (1932) исемле аерым китаплары һәм «Октябрьнең сигез елы эчендә татар әдәбияты» (1925), «Татар театр әдәбияты һәм аның үсү тарихы» (1926), «Әдәбиятны җәмгыять белеме белән баглау» (1926), «Әдәбият укыту тәҗрибәсе» (1926), «Фатих Әмирхан» (1926), «Сәгыйть Рәмиев нинди вәзеннәрдә һәм ничек язды» (1927), «Безнең юл»да әдәби-гыйльми тикшеренүләр, тәнкыйтьләр» (1927), «Татар пролетариатының беренче әдибе – Г.Коләхмәтев» (1927), «Кандалый турында», «Борынгы дәвер татар әдәбиятыннан яңа материаллар» (Мәүла Колый турында, 1927), «Бездә әдәби тәнкыйть» (1927), «Галимҗан Ибраһимов һәм аның әдәби иҗаты» (1928) кебек күләмле мәкаләләре басылып чыга. Бу хезмәтләр үзләренең бай фактик материалы, иҗтимагый-әдәби процессларга, аерым язучыларның иҗатларына бирелгән тәфсилле анализлары һәм, ниһаять, теоретик яктан шактый нигезле нәтиҗәләре белән әле дә әһәмиятләрен югалтмыйлар һәм татар әдәбияты тарихчылары өчен кыйммәтле чыганак ролен үтиләр.

Егерменче елларның ахырларында солтангалиевчеләр эше белән бәйле рәвештә татар зыялыларын сәяси эзәрлекләүләр һәм сәбәпсез-нисез кулга алулар башлангач, Г.Сәгъди 1930 елда яңадан Үзбәкстанга күчеп китә һәм 1933 елдан башлап Сәмәрканд университетында укыта. 1949 елда ул «Нәвои иҗаты – үзбәк классик әдәбиятының югары этабы» исемле зур хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклый. Галим-профессорның бу еллардагы әдәби-гыйльми эшчәнлеге башлыча үзбәк әдәбияты тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә бара. Фән һәм педагогика өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1946 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Габдрахман Сәгъди 1956 елның ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңа һәм җиңел тәртиптә телебезнең сарыфы. – Казан (?), 1913. – 72 б.

Яңа һәм җиңел тәртиптә телебезнең нәхүе. – Казан (?), 1914. – 38 б.

Үз телебезгә мөкәммәл сарыф-нәхү. – Казан (?), 1915. – 80 б.

Гамәли һәм нәзари әдәбият дәресләре: урта мәктәп өчен дәреслек. – 2 басма. – Ташкент: Үзбәк. дәүл. нәшр., 1925. – 212 б. – 4000 д.

Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре. – Казан: Татгиз, 1926. – 247 б. – 5000 д.

Татар әдәбияты тарихы: дәреслек-кулланма. – Казан: Татгиз, 1926. – 300 б. – 6000 д.

Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. – Казан: Татиздат, 1930. – 207 б.

Символизм турында. – М.: Центриздат, 1932. – 135 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Я ф а р о в Л. Күренекле галим һәм педагог // Сов. мәктәбе. – 1969. – № 4. – 61–63 б.

Ф ә й з у л л и н а З. Г.Сәгъдинең методика һәм методлар нәзариясе // Гыйльми язмалар. – 1998. – № 5. – 112–121 б.

И с л а м о в Ф. Татар-үзбәк халыкларының уртак галиме // Татар иле. – 1999. – № 10–11 (март).

М ө к и м о в Р. Габдрахман Сәгъди – өлкән галим вә мәгърифәтче / тәрҗ. үзбәкчәдән Л.Хәмидуллин // Мәдәни җомга. – 1999. – 12 март.

Г ы й л ә җ е в а Ч. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» турында Г.Сәгъди һәм бүгенге әдәби-гыйльми фикер // Фәнни Татарстан. – 2004. – № 4. – 72–83 б.


Язучылар