Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юныс Әхмәт

Әхмәт Юныс (Әхмәт Юныс улы Юнысов) 1916 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Әсән Елга авылында туа. 1931 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген башлый: башлангыч мәктәптә балалар укыта, мөдир булып эшли, 1935–1937 елларда Чиләбе өлкәсендә – укытучы, Донбасс шахтерлары арасында пропагандист була. Шул чорда эшчеләр тормышына багышланган беренче шигырьләрен яза. 1937 елда Ә.Юныс Казанга килә һәм Татарстан китап нәшриятында – редактор, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда фин сугышы башлангач, үзе теләп армия сафына баса һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1940 елда демобилизацияләнеп кайткач, Ә.Юныс янәдән «Яшь сталинчы» газетасындагы эшен дәвам иттерә. Бу елларда яшь шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Тантана» (1939) һәм «Әсән-елга» (1941) исемле ике җыентыгы басылып чыга.

Ватан сугышы елларында Ә.Юныс башта Апас районының Чүрибураш МТСы политбүлегендә эшли, аннары, армия сафларына китә, 1942–1943 елларда «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасы редакциясендә үзхәбәрче булып хезмәт итә.

1945–1949 елларда Ә.Юныс Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аны тәмамлагач, «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә – әдәби хезмәткәр, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналы редакциясендә – җаваплы секретарь (1951–1954) һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясенең мөдире (1957–1958) вазифаларын башкара.

Ә.Юныс – дистәгә якын шигырь китаплары авторы. Үзенең әсәрләрендә ул үзе яшәгән чорның героикасын, совет кешеләренең хезмәттәге һәм фронттагы батырлыгын, милләтләр арасындагы дуслык хисләрен чагылдырырга омтыла. Ул шулай ук тәрҗемәче булып эшли. К.Чуковский, С.Маршак, А.Бартоларның аерым әсәрләрен татар балалары хәзергәчә Ә.Юныс тәрҗемәсендә укыйлар.

Әдип, озакка сузылган каты авырудан соң, 1976 елның июлендә Казанда вафат була.

Ә.Юныс – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тантана: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 140 б. – 6000 д.

Әсәнелга: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 104 б. – 3075 д.

Кырларга сәяхәт: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 68 б. – 6000 д.

Булдырасың болай син генә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 48 б. – 6000 д.

Канатлана күңел: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 56 б. – 3500 д.

Туган җирем, сиңа җырым: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 215 б. – 5000 д.

Бәхет: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 128 б. – 3000 д.

Үземнең язым: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 144 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә й р и Х. Тормыш поэзиясе // Х.Хәйри. Әдәбият һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1953. – 136–151 б.

Ш а к и р С. Туган җиргә гашыйк // Соц. Татарстан. – 1976. – 15 окт.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин