Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сафин Факил

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби тәхәллүсе – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

Факил кечкенәдән әдәбият-сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче сыйныфта укыганда, шигырьләр, дөресрәге, эпиграммаларга тартым тезмәләр яза башлый.

Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли: йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һ.б. хезмәтләр башкара. Ул Күбәк урта мәктәбен тәмамлап, Минзәләдә шоферлыкка укып кайткач, колхозда механизатор булып та эшләп ала. Ф.Сафин 1972–1974 елларда Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә гаскәри хезмәттә була. Армиядән соң районның «Михайловка» совхозында – комсомол оешмасы секретаре, бераз соңрак Иске Карамалы авылында Мәдәният йорты директоры булып эшли. Ләкин югары белем алу теләге озакламый аны Казанга алып килә. Ул, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, шактый гомерен мәгариф эшенә багышлый: әүвәл Мөслим төбәгендәге Октябрь авылында, аннары туган авылы Әмәкәйдә, Татар Бүләре урта мәктәпләрендә татар әдәбияты, тарих укытучысы һәм мәктәп директоры (Октябрь, Татар Бүләре авылларында) хезмәтендә була.

1984 елдан Факил Сафин гаиләсе белән Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. 1988 елга кадәр ул КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда, слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли.

1988 елда Чаллы шәһәренең Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф.Сафинны янәдән укытучы эшенә чакырып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта, шул җөмләдән шәһәр мәктәпләрендә беренче буларак рус телле балаларга «Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияте» дигән яңа предметтан дәресләр бирә башлый.

Узган гасырның туксанынчы еллары башында Ф.Сафин Чаллыда «Таң йолдызы» исемле газетада – баш мөхәррир урынбасары, КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясендә һәм 1991 елның августыннан яңа оешкан «Аргамак» журналының проза һәм шигърият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1993 елның көзеннән әлеге журналның сәркәтибе итеп билгеләнә. Шушы чорда әүвәл Чаллы көндәлек матбугатында, соңга таба Казандагы газета-журнал битләрендә «Факил Әмәк» тәхәллүсе белән аның күп кенә шигырьләре һәм хикәяләре дөнья күрә. 1992 елда исә «КамАЗ» нәшриятында хикәяләре һәм бер повесте тупланган «Соңгы көз» исемле проза китабы, ә тагын ике елдан Казанда «Тузганак чәчәге» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия көллиятенә укыту эшенә күчә. Укыту-тәрбия өлкәсендә яңа технологияләр, яңа методик алымнар куллану ихтыяҗыннан шәһәр мәгарифе җитәкчеләрен Чаллыда фәнни-методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Ф.Сафинга йөкләнеп, 1996 елның октябрь аеннан «Фән һәм мәктәп» дигән журнал чыга башлый. 2001 ел башында Чаллыда яңа иҗтимагый әдәби-нәфис журнал оештыру турында фикер тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе бу эшне башкарып чыгу мәшәкатьләрен янә Ф.Сафин өстенә йөкли. Нәтиҗәдә 2001 елның августыннан «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән айлык журнал чыга башлый. Журналның баш мөхәррире итеп Факил Сафин билгеләнә. 2005 елның июненә кадәр шул хезмәтендә була, ә Татарстан язучыларының ХV корылтаенда ( 2005, май ) ул Берлек идарәсенә әгъза һәм Берлек идарәсе рәисенең урынбасары итеп сайлап куела, 2006 елдан Рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли.

Ф.Сафин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән, беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап алган үзенчәлекле прозаикларның берсе. Ул – «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» романы (1999), «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе (2002), «Шәүлә» романы, күпсанлы хикәяләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграммалар, пародияләр һәм Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башка язучыларның иҗатларына багышланган фәнни-тәнкыйди мәкаләләр авторы.

Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты аппараты һәм «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында, аннары Чаллыда үзе оештырышкан «Тургай» җыр фестивалендә катнашып, җиңү яулаган лауреатларның берсе була.

Ул шулай ук Чаллыда балалар иҗат түгәрәкләре, балалар өчен «Көмеш кыңгырау» исемле газета оештыру эшен дә башлап йөри. Ф.Сафин балалар язучысы буларак та билгеле. Аның балалар психологиясен тирәнтен тоеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басыла килә.

1994 елда курчак театрлары өчен Ю.Чеповецкидан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» спектаклен яшь тамашачылар яратып кабул итәләр. Үз вакытында Чаллы Язучылар оешмасы рәисе урынбасары, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999–2002) буларак та Ф.Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләү эшенә үзеннән зур өлеш кертә.

Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (1999), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), филология фәннәре кандидаты (2007).

Ф.Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Соңгы көз: повесть, хикәяләр. – Чаллы: КамАЗ, 1992. – 112 б. – 7000 д.

Тузганак чәчәге: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 1994. – 96 б. – 10000 д.

Гөлҗиһан: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 288 б. – 3000 д.

Биек тауның башларында: роман. – Казан: Идел-Пресс, 1998. – 240 б. – 5000 д.

Сәфәр: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 168 б. – 1000 д.

Саташып аткан таң: роман-трилогия / кереш сүз авт. Н.Гамбәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 527 б. – 5000 д.

Ләлә белән Арслан: балалар өчен хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 40 б. – 2000 д.

Шәүлә: роман, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 288 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә г ъ л ә м о в М. Шигъри әнкә баласыдыр // Шәһри Казан. – 1993. – 10 июнь.

В ә л и е в М. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр // Казан утлары. – 1994. – № 1. – 168-176 б.

М ө с л и м о в а Ф. Уч тулы талант // Сабантуй. – 1994. – 2 июнь.

С а ф у а н о в И. Үз тавышы, үз моңы // Шәһри Казан. – 1995. – 18 март.

С и б а т Р. Кеше оясы кайда? // Шәһри Казан. – 1995. – 28 июнь.

Җ а м а л е т д и н о в а Ф. Өлешемне өстәү тиеш // Таң йолдызы. – 1997. – 29 март.

Ә ш р ә ф җ а н о в Х. Гөлҗиһан ядкәре // Мәдәни җомга. – 1998. – 18 дек.

Б ә й р ә м о в а Г. Шәфкать һәм вәхшәт // Казан утлары. – 1999. – № 5. – 181-182 б.

З а һ и д у л л и н а Д. Кызгана белгән игелек кыла // Ватаным Татарстан. – 2002. – 2 авг.

Б ә ш ә р Р. Кояшлы иҗат // Шәһри Чаллы. – 2003. – 31 дек.

Г а л и е в а Г. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга. – 2004. – 23 гыйнв.

С а д р и е в Ф. Йолдыз нуры // Казан утлары. – 2004. – № 1. – 148-150 б.

Х ө с н е т д и н о в а Л. Таңнар саташып атмый… // Мәйдан. – 2004. – № 1. – 22-28 б.

С а б ы р Р. Телләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан. – 2004. – 6 февр.

Г а л и е в а Г. Колачлы иҗат // Шәһри Казан. – 2004. – 27 февр.

М о с т а ф и н Р. Таң да саташып ата микәнни? // Шәһри Казан. – 2004. – 28 май.

Ш ә р ә ф и е в Р. Бәндәләр хатасы – бәндәгә сабак // Казан утлары. – 2004. – №9. – 178-181 б.

И с л а м о в Ф. Шомлы заман әрнүләре // Мәйдан. – 2004. – № 9. – 86-93 б.

Х ә л и м А. Сез беләмсез кая барганны? // Казан утлары. – 2005. – № 1. – 109-136 б.; № 2. – 96-120 б.

Җ ә л и л о в а Г. Зыялылар күп сөйләшми мәллә? // Шәһри Казан. – 2005. – 26 авг.


Язучылар