Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәймиев «Ядәч! Истә!» фильмы турында: Бу — Татарстан киносы өчен яңа һәм мөһим адым

Казанның «Корстон» кинотеатрында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кинорежиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» («Бери да помни») фильмын карады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.Картинаны караганнан соң, сәясәтче аның гадәти булмаган сюжетын һәм тирән мәгънәсен бәяләде, Байбулат Батуллага «күңел түренә кадәр үтеп керә торган искиткеч фильм өчен» рәхмәт белдерде. Минтимер Шәймиев фикеренчә, бу — Татарстан киносы өчен яңа һәм мөһим адым.

«Мин фильмны кинематографист буларак бәяли алмыйм, ләкин тамашачы буларак әйтә алам: кинода яңгыраган музыка өчен рәхмәт; оператор һәм рәссам хезмәте мине гүя үзем үскән Әнәк авылына алып кайтты — шуның өчен рәхмәт. Фильм шунда төшерелгән кебек тоелды»,— дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Фильмны күрсәтү чарасында Минтимер Шәймиев белән бергә аның режиссеры Байбулат Батулла, төп рольләрнең берсен башкаручы — язучы Рабит Батулла һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты.

Upd. (23.04): Киноны караганнан соң, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе аның режиссеры белән фильмның үзәк моментларының берсе булган ядәч уенын уйнады.

«Ядәч! Истә!» («Бери да помни») фильмы Татарстанның Балык Бистәсе районында төшерелгән. Аның ике варианты бар: берсе татар телендә һәм рус теленә субтитрлар белән, икенчесе — рус телендә (актерлар үзләре дубляжлаган). Бу — Байбулат Батулланың беренче тулыметражлы картинасы. Август аенда ул «Короче» Бөтенроссия кинофестиваленең төп призына лаек була. Тасма Bosfor Pictures студия-җитештерүчесе (Мәскәү) акчасына төшерелгән.

Татарстан башкаласында фильм 9 сентябрьдә Казан Мөселман киносы фестивалендә күрсәтелде. Россия башкаласында ике премьера узды: Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Музыка йортында һәм «Художественный» кинотеатрында.

14 сентябрьдән «Ядәч! Истә!» фильмын илнең бөтен кинотеатрларында күрергә мөмкин.

tatar-inform.tatar


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров