Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабиров Ирек

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында белем ала.

Студент елларында институтның «Кировец» исемле газетасын җитәкләүче һәм актив язышучыларыннан берсе булып таныла, республика көндәлек матбугатында да катнаша башлый.

Институтны тәмамлагач, Ирек Сабировны Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә урнашкан «Сигнал-Полимер» дип аталган хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Биредә ул гади мастердан алып баш инженер дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы уза.

Ирек Сабиров, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, узган гасырның туксанынчы елларында Еманжелинск шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәген оештыра, озак кына еллар аның җитәкчесе вазифаларын башкара. 2003 елдан ул – Еманжелинск шәһәр башлыгының икътисад, сәнәгать сәясәте, сәүдә, инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасары хезмәтендә.

1997–2002 елларда Урал төбәге нәшриятларында Ирек Сабировның поэзия һәм проза жанрларында берничә китабы – татар телендә «Яшим!», «Аваз», рус телендә «Люблю и верю», «Сезон клубники и зарниц» һәм «Апрель» исемле китаплары дөнья күрә. 2004 елда исә Казанда шагыйрьнең «Манзара» исемендә яңа шигырьләр җыентыгы басыла.

Ул Россия Федерациясенең II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.

И.Сабиров – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Аваз: хикәяләр, шигырьләр. – Еманжелинск: Еманжелинск типогр., 1999. – 60 б. – 500 д.

Манзара: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 111 б. – 1000 д.

* * *

Сезон клубники и зарниц: стихи. – Еманжелинск: Околица, 1998. – 120 с. – 1000 экз.

Апрель: стихи, переводы, мысли и наблюдения. – Еманжелинск: Дом печати, 2000. – 203 с. – 1000 экз.


Язучылар